1 июнь 2022 яңалыклары
-
ТАТАРСТАНДА ЯШЬ ГЕРОЙЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР
Татарстанның яшьләр эшләре министырлыгында Бөтенроссия «Горячее сердце» инициативасы җиңүчеләрен котладылар. 2022 елда герой исеменә Балтач районыннан 4 егет лаек булды. Алар, курыкмыйча, коткаручыларга янгын сүндерергә булышканнар -
«СОЮЗМУЛЬТПАРК»ТА «МУЛЬТФИЛЬМ ГЕРОЕ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БҮЛӘКЛӘНДЕ
Халыкара балаларны яклау көнендә «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары редакцияләре «Союзмультпарк» белән берлектә оештырылган «Мультфильм герое» балалар рәсемнәре бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казанның «Союзмультпарк» күңел ачу үзәгендә узды. -
ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕНДӘ ИРИНА ВОЛЫНЕЦ КОТЛАВЫ
Һәр кешенең иң якты, чиста һәм матур хәтирәләре аның бала чагына – дөньяның иксез-чиксез зур һәм күк йөзенең һәрвакыт зәңгәр, аяз булуына, сихри могҗизаларга чын күңелдән ышанып, һәр яңа туган көнгә сөенеп, шатланып яши торган вакытка бәйле. Еллар уза барган саен бу хисләр кими, әмма бала чакта кичергән хис-тойгылар гомер буена кала. -
QAYNAR ЛАБОРАТОРИЯСЕ НЕЙРОСЕТЬ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ КАЗАН ЯҢГЫРАШЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ
Төбәкләрнең туристик сыйфатларын өйрәнүче Platforma проекты махсус нейросеть булдырган. Ә ул исә шәһәрләрнең офык сызыгы, төзелеш тыгызлыгы һәм башка мәгълүматлар буенча шәһәр шавын язып бирә. Казан башкаручысы Рәдиф Кашапов һәм аның qaynar лабораториясе шул шауга саз, кларнет, скрипка кушып, тулы бер композиция иҗат иткән.