2021 елның июнь башында "Башка планета" дип исемләнгән халыкара онлайн экологик квест тәмамланды. Квест кысаларында студентлар әйләнә-тирә мохит белән бердәмлектә һәм аңа карата сакчыл булып яшәргә өйрәнделәр, экологик фикерләү нигезләрен үзләштерделәр, “яшел һөнәрләр” белән таныштылар, киләчәк тормышлары һәм карьералары өчен файдалы белем һәм күнекмәләр алдылар. Квестта дүрт илдән 217 команда составында 1900 дән артык кеше катнашты.