Логотип Идель
Бу – тема!

ЫРЫМНАРГА ЫШАНАСЫҢМЫ?

«Кара мәче юлыңны аркылы чыкса, эшең уңмый». Бу сүзләрне барыбызның да ишеткәне бар. Мин дә юлга мәче чыкса, урап уза идем, берәр кая барганда кире өйгә борылып керсәм, көзгегә карый идем. Ә мондый ырымнар каян килеп чыккан соң? Алар чынлап та дөресме? Әлеге мәкаләдә мин ырымнарның төбенә төшеп карарга тырышам.

«Кара мәче юлыңны аркылы чыкса, эшең уңмый» дигән ырымның асылында кара төс ята. Ә ул бакыйлык белән бәйле һәм кайгы төсе булып санала. Шулай ук мәче төн уртасында җеннәргә, пәриләргә, теге дөнья вәкилләренә әйләнә ала, ягъни әлеге мәче чын булмаска мөмкин. Шуңа күрә аңа карата бик сак булырга кирәк дип саналган.

«Ватык көзгегә карасаң, бәхетсез буласың». Көзге – борынгы бабаларыбыз өчен мифологик эчтәлеккә ия предмет. Көзге кешене күрсәтә, сурәтне чагылдыра. Бу борынгы кешеләр өчен могҗиза булып саналган. Ватык көзгегә карасаң, синең андагы чагылышың да «сынган» булып күренә һәм башка кешегә охшап кала. «Алисә могҗизалар илендә» әкиятендә дә көзге артында тагын нәрсәдер бар, көзгедәге сурәт син түгел, ә синең мифологик көчкә ия чагылышың дип аңлатыла.

Әбиләр бик еш «баш киеме белән уйнарга ярамый – башың авыртыр» дип әйтә. Бу ырымның берничә аңлатмасы бар. Салкында баш киемен кию урынына, аны кулыңа тотып уйнап йөрсәң, әлбәттә, баш авыртырга һәм, гомумән, салкын тияргә мөмкин. Ә фәнни яктан караганда, баш киемен әйләндереп уйнаганда ул электрлаша, шуңа күрә аны кигәч, чынлап та баш авырту ихтималы бар.

«Тоз чәчелү ызгышка китерә». Бу ышану хәзер дә бик популяр, аеруча олыларда. Әйе, элек тоз чәчелсә, өйдә тавыш чыккан, чөнки тоз бик кыйммәт торган һәм аны махсус кибетләрдән генә сатып алып булган, шуңа күрә тоз ызгышка һәм бәхетсезлеккә китергә дип санаганнар.

«Үрмәкүч алдыңа төшсә, яңа киемгә». Гомумән, үрмәкүчләргә бәйле ырымнар күп, һәм аларны өй иясе белән тиңлиләр. Үрмәкүчнең изгелеге мөселман мифологиясе белән дә аңлатыла. Мөхәммәт пәйгамбәрне дошманнары эзәрлекләгәндә, ул мәгарәгә кереп кача, һәм андагы үрмәкүч тиз генә пәрәвез үреп куя. Дошманнар: «Монда күптән кермәгәннәр», – дип китеп бара. Шуңа күрә үрмәкүчләрне җәберләргә, үтерергә ярамый дип санала.

Ә диннең ырым-ышануларга мөнәсәбәте ничек икән? Аларга ышанырга ярыймы?

Риназ хәзрәт Малихов: «Ислам динендә ырымнарга ышану юк! Алар күбесе безнең тормышта динне белмәү, кулланмау сәбәпле килеп чыккан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм: «Ырымнарга ышанучы бездән түгел», –  дип әйтә. Дин күзлегеннән караганда, мөселман кешесе Аллаһка ышанып, аның белән беррәттән амулетка да, сыннарга да табына алмый. Бу иң зур гафу ителми торган гөнаһларның берсе булып санала һәм ширек дип атала. Ырымнарга ышанып, аларны үз тормышыбызда кулланып, иманыбызны, динебезне генә югалтабыз. Ә менә булдырмау өчен динне өйрәнергә, аны белергә, аның белән гыйбадәт кылып яшәргә кирәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев