Бу – тема!
ҖЫЛЫ СҮЗ ҖАН ЭРЕТӘ
«Афәрин!», «Булдырасың!», «Син шундый акыллы!» – бу сүзләрне кем генә ишетергә теләми икән. Якын кешеләр тарафыннан әйтелсә, син үзеңне бер башка югары тоя башлыйсың. Әмма, ни кызганыч, соңгы вакытта безнең сөйләмебездә мондый сүзләрнең саны кими бара. Моңа мин яшьтәшләремнең Инстаграмдагы аккаунтларын карап чыкканнан соң төшендем...
Сөйләм телебез бик ярлы! Көндәлек тормышта кулланыла торган матур сүзләр «афәрин», «шәпский», «матурка» һәм күп санлы смайллар белән чикләнә. Соңгылары күбрәк хәтта. Димәк, без хәзер сүзләргә караганда сурәтләргә күбрәк игътибар итәбез, әйтәсе фикерләребезне дә ниндидер җансыз смайллар аша җиткерергә тырышабыз икән.
Үземне борчыган сорауларга тагын да нигезлерәк җавап табу өчен, яшьләр арасында сораштыру үткәрдем. Тикшерү шуны күрсәтә: катнашучыларның барысы да мактау сүзләрен кулланалар. 23 кеше (77 %) – мактау сүзен чын күңелдән, 7се (23 %) әдәп саклау йөзеннән генә әйтә. Күңелне борчыганы шул: 30 кешенең 8е (13 %) генә «мин мактау сүзләрен еш ишетәм» ди, 27 % катнашучыга мактау сүзләре бик сирәк юллана, ә 13% кешегә бөтенләй дә мактау сүзләре әйтмиләр икән.
«Мактау сүзләрен күбрәк кемнән ишетер идең?» дигән сорауга 67 % катнашучы – әти-әнидән, 17 %ы – дусларыннан, 13 %ы – укытучылардан, 3%ы сөйгән кешемнән, дип яза.
Нәтиҗәләр куанырлык түгел. Мактау сүзләренә булган дефицит гаиләгә барып тоташа түгелме соң? Димәк, бүгенге яшь буынга әти-әни тарафыннан игътибар гына түгел, җылы караш, ягымлы сүз дә җитми. Шул ук хәл мәктәптә дә дәвам итә. Укытучылар тарафыннан да бары тик коры «Молодец!» сүзе генә әйтелә. Үзе мактау сүзе ишетеп тәрбияләнмәгән бала кемгәдер мактау әйтү турында уйлап тормас яки «Молодец!» сүзеннән ары китмәс, билгеле.
Икенче сәбәп, мөгаен, татарның менталитеты белән бәйледер. Әби-бабаларыбыз мактауны чама белән генә кулланырга кушканнар, шулай ук кешегә матурлыгы яки башка сыйфаты турында «өстенә әйтмә, күз тияр» дип тә куркытканнар.
Өченче сәбәп: Интернетта татарча мактау гыйбарәләре яки татарча сүзле смайллар юк. Ә мин аны эшләргә тәкъдим итәр идем. Нишләп безгә аларның татарча вариантларын ясамаска? Уңайлы да, заманча да.
Дүртенче сәбәп – яшь буынның китаптан шактый ерак булуы. Моның өчен нәрсә эшләргә соң? Әлбәттә, укырга! Классик әсәрләр – безнең телебезне, уй-фикерләребезне баетуның төп чарасы.
Әлеге проблемадан чыгу өчен, мин мактау сүзләре язылган гыйбарәләрне халык еш була торган урыннарга, тагын әле шоколад, конфет кәгазьләренә урнаштырыр идем. Әйтик, чәчтарашханәләргә Г.Тукайның «Матурларның матурыннан матурсың!» дигән шигырь юлларын урнаштырырга мөмкин. Теш табибы бүлмәсенә – «Сезгә елмаю килешә», китапханәләргә – «Сез иң акыллысы!» яки «Сез бик тәрбияле!»; җәмәгать транспортына – «Сез бик ихтирамлы!» һ.б.; конфет кәгазьләренә – «Мин сезгә сокланам!», «Сез гаҗәеп!» һ.б. Минемчә, мондый язуларны уку күпләрнең кәефен күтәрер иде.
Мактау – әңгәмәдәшкә психологик йогынты ясауның бер алымы да бит әле ул. Иң мөһиме, әйтелгән сүзләр ихлас булсын. Мактап җибәрсәләр, кеше үзенең мактауга лаек булуына ышана башлый. Моның чыннан да шулай икәнлегенә ышанасыгыз килсә, тикшереп карагыз.

Сез бүген ничә кешене мактадыгыз? Нинди матур сүзләр белән башкаларның кәефен күтәрә алдыгыз? Бу эшкә бүген үк тотыныгыз, иртәгә калдырмагыз!
Талия Төхфәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев