Логотип Идель
Бу – тема!

УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ: "ЯЛКЫН" АРХИВЫ ТӘКЪДИМ ИТӘ

Бүген 100дән артык дәүләт Бөтендөнья укытучылар көнен бәйрәм итә!

Әлеге һөнәр ияләренең авыр да, шул ук вакытта бик җаваплы да хезмәте бәяләп бетергесез. Еллар узган саен катлаулана барган укытучы эше зур сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Бала күңеленә салган белем орлыклары шытып, үсеп, җимешләрен биргәнче күпме көч түгәргә туры килә аларга.

Нинди генә һөнәр иясе булсак та, без сезгә – хөрмәтле укытучыларыбызга - бурычлы. Үгет-нәсихәтләрегез безне еллар дәвамында озата бара, төпле киңәшләрегез һәрчак ярдәм итә. Көн саен үзгәреп торган тормыш алдыгызга бик күп бурычлар куя. Шуларны үтәп, камиллеккә омтылып, сез  киләчәккә йөз тоткан, заманга ярашлы буын тәрбиялисез.

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сезнең белән күпме еллар тыгыз элемтәдә эшләп килүче "Ялкын" журналы редакциясе һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрикли. Укытучы исемен горур йөртүче һәр мәгариф хезмәткәренә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз. Эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне телибез!

Сезне хөрмәт итеп һәм баш иеп, яраткан "Ялкын" журналыгыз!


Шул уңайдан бүген без сезгә "Ялкын" журналы архивыннан фотолар тәкъдим итәргә булдык. Әлеге фотоларда бөтенләй башка вакыт - без әле укытучы һөнәренә зур хөрмәт һәм ихтирам белән карый белгән чак, каршы дәшү турында сүз дә булырга мөмкин түгел - киресенчә, һәр бала өчен үз мөгаллиме - зур авторитет, гомерлек үрнәк. Бу фотолар турында безгә бик аз билгеле, шулай да алар безгә бик ошый. Әгәр "Ялкын"ның өлкәнрәк укучылары бу фотолардагы кешеләрне танып безгә язса -
без бик шат булыр идек.














Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев