Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛГЫШЫРГА ХАКЫМ БАРМЫ?

Юк! Иң беренче башыма килгән җавап бу. Әмма бу сорауның мәгънәсен тирәннәнрәк эзли башласам... Тукта, башта ни өчен кистереп кенә «юк» диюемне аңлатып китми булмас.

Мин гаиләбездә – иң өлкән бала, мәктәптә – алдынгы укучылар сафында, бер генә бәйге-ярышны да калдырмыйм, дусларым алдында – яхшы иптәш, туганнарым өчен, гомумән, миннән дә «камил»рәк кыз бала юк... Кыскасы, мин һәрвакыт үрнәк булырга тиеш, җилбәзәк һәм уйламаган адымнарга бару һич акланмый, якланмый. Ярамый, килешми, дөрес түгел... Аңлыйм, минем өчен бары яхшыга гына болар, тик бу «кысалардан» шундый арыдым мин...

Заман белән бергә атларга тырышабыз бит инде хәзер. Югарыда саналганнар, минемчә, бүгенге көнгә бик туры килеп бетми. «Син алай эшләргә тиеш түгел», «сиңа алай әйтү килешми» кебек сүзләр әнә шул мәктәп диварлары кысалары өчен генә ул. Ә тормыш ул кирәк чакта тәкәббер, үткен-чая, усал булганнарга, бар яклап яраклашканнарга колачын киңрәк җәя түгелме соң?

 «Акыл тартып бара хисләр тулы йөрәк арбасын», дип язган шагыйрь. Минем очракта да шулайрак. Бөтен мәсьәләне акыл белән хәл итәргә тырышам, адымымны ясар алдыннан, булырга мөмкин нәтиҗәләрне мең кат башымда әйләндерәм, чөнки аз гына ялгышсам да миңа кырын караячаклар, йә булмаса бармак төртеп көләчәкләр. Сыман. Шулай тоела. Ә дөреслектә... Ни өчен әле мин башкалар өчен яхшырак, кулайрак булсын өчен тырышырга тиеш?!

Уйладым-уйладым да, үзем өчен нәтиҗә ясадым: күңелем ничек куша, йөрәгем ничек тели – шундый булачакмын! Әллә нинди ахмак адымнарга барсам барам, тик үзем булып калам! Ясалма «мин» түгел, чын, ихлас «мин»! Сөйләсеннәр, көлсеннәр, тикшерсеннәр, гаеп итсеннәр – анысы алар эше. Берәү дә минем өчен яшәми, мин үзем үз тормышыма сукмак салам. Ялгышсам, сабак, тәҗрибә туплармын. Абынсам, яңадан торып, ныклы һәм ышанычлырак адымнар белән атлармын! Бу – минем тормыш һәм минем ялгышырга хакым бар!

Шуңа күрә, дусларым, әйтәсем килгән сүзем шул: бер мөмкинлекне дә кулыгыздан ычкындырмагыз, кеше нәрсә уйлар инде, дип тә борчылмагыз, башыгызны югары күтәреп, максатларыгызны күз уңында тотып, юлыгыздан тайпылмый, атлагыз да атлагыз... Атлагыз да атлагыз… Яңалыктан куркып, аны «дәү әни сандыгы»на салып куярга беркайчан ашыкмагыз!

Тормыш. Бары тик. Синеке. Син. Ирекле. Киртләп куярга онытмаска кирәк моны. Тулаем инану өчен тагын бер кат кабатлыйм әле, сез дә яхшырак сеңдерерсез. Тормыш бары тик синеке! Син – ирекле! Ялгышларың да, җиңүләрең дә үзеңнеке!

Хмм... Минем мондый сүзләр әйтә алуыма аптырадыгызмы? Ярый инде, ярый, тынычланыгыз, чик-чама хисен беркайчан да онытмаячагымны мин бит яхшы беләм.

Югарыда әйтелгәннәрдән, сездә, мине «менә мин генә барысын да беләм, кеше сүзе миңа гомумән кирәкми» дип уйлый дигән фикер туарга мөмкин. Алай дип нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Чөнки ничек кенә булмасын, заманалар, реактив самолетлар күк, тиз һәм җитез үзгәреп торуга карамастан, бездән күпкә өлкән яшьтәгеләрнең сүзенә колак салмый калырга һич кенә дә ярамый. Аларның безнең белән, ягъни яшь буын белән чагыштырганда тормыш тәҗрибәләре – зуррак, уй-фикерләре – тирәнрәк. Һәм ниндидер юнәлешләрдә алардан да яхшырак киңәшчеләр юктыр, мөгаен.

Мин кечкенәдән вокал белән шөгыльләнергә хыялландым. Тик әйләнә-тирәмдәгеләр миңа «нәрсәгә инде ул сиңа», «анда кадәр мәшәкатьләнеп йөрергә», «барыбер җырчы була алмыйсын» – дип, минем бу хыялымның җайлап-җайлап ниндидер бер әкияти, чынга ашмас уйга әйләнүенә йогынты ясыйлар иде. Тик мин теләк белдерүемнән туктамадым. Һәм 5 нче сыйныфта, соң булса да уң булсын дип, әти-әнием ярдәме белән мин тәүге тапкыр вокал түгәрәгенә бардым. Миннән да бәхетле кеше юк иде ул мизгелдә! Башлаган эшем нәтиҗәле булды : мин 5 ел белем алдым һәм кызыл аттестатка лаек булдым. Киләчәктә миңа бу белемнәрем кирәк булырмы-юкмы, белмим, минем тормыш юлым әле башланып кына килә. Ә хәзер исә, мин үземне журналистика юнәлешендә сыныйм, тормышымны шул һөнәр белән бәйләргә хыялланам. Һәм әлбәттә монда да «ул һөнәрне сайлап, әллә ни еракка китә алмаячаксың» диючеләр байтак. Ә мин, хыялымны чынга ашыра алуыма чын күңелдән өметләнәм. Минем тирәмдә миңа ярдәм итүче һәм минем югары үрләргә ирешәчәгемә ышанучылар булуы миңа тагын да дәрт өсти.

Нинди дә булса яңа эшкә тотынганда сезне кирегә борырга теләучеләр, «ул сиңа кирәкми» дип артка сөйрәүчеләр һәрвакыт булыр. Тик бернигә карамастан, үз хыялларыгызга, максатларыгызга беркайчан омтылудан туктамагыз. Ә сезгә ярдәм итергә теләүчеләр, сезне хуплаучылар һәрвакыт табылыр.

Айгөл ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев