ЯҢА ЕЛ АЛДЫННАН БУЛГАН АРГАНЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
Контроль эшләр, бәйрәмгә әзерлек, бүләкләр алу... Күп кеше Яңа ел алдыннан бик нык арый һәм зур стресс кичерә. Ничек уянырга? Медиклар фикеренчә, Яңа елга алдан әзерләнеп куйсаң яхшырак. Тагын нәрсәләрне истә тоту мөһим?
– Алдан планлаштырыгыз. Бөтен эшне соңгы көнгә калдырмагыз. Мисал өчен, кемгә нәрсә бүләк итәчәгегезне җәен үк планлаштырып куярга була. Бер дә булмаса, Яңа ел көнендә түгел, ә аңа бер атна кала планлаштырыгыз ;)
– Интернет-кибетләргә мөрәҗәгать итегез. Су буе хәтле чиратларда торасыгыз килмәсә, күп әйберне Интернет аша да алып була бит! Өегезгә үк китереп бирерләр.
– Вакытында ашарга онытмагыз. Алайса ашау турында оныту яки дөрес тукланмау да арганлыкка китерергә мөмкин.
– Витаминнар эчегез. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән тыш та витаминнар эчәргә кирәк. Эчәр алдыннан табиб белән киңәшләшү мөһим.
– Хәрәкәттә бәрәкәт. Бик нык арсагыз да, хәрәкәт турында онытмагыз. 15 минут урамда йөреп керү көчләрне яңартырга ярдәм итәр. Бераз күнегүләр ясап алу шоколад ашау яки каһвә эчүгә караганда файдалырак булыр.
– Кечкенә шатлыклар яңа максатларга юл ача. Яраткан фильмыңны карау, яңа кием алу, берәр тәмле әйбер ашап кую да энергияне арттыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев