Бу – тема!
ЯҢА ЕЛНЫ ЯКЫНАЙТАБЫЗ
Сизәсеңме, Яңа ел исе килә? 2018 елга аяк басарга барлы-юклы 10 көн калып бара. Шушы 10 көнне файдалы һәм кызыклы итеп уздырасың килсә, әйдә, безгә кушыл!
1) Өеңне һаман да бизәмәгән булсаң, иң беренче эш итеп шушы эшне эшләп атабыз. Мишура һәм гирляндалар салкын йөрәкләрне дә эретергә сәләтле бит.
2) Кар бөртекләрен өеңә керт! Ничек инде алай булмасын?! Кәгазьдән кар бөртекләрен кис тә, тәрәзәгә ябыштыр.
3) Ә берәр көнне күү-ү-үү-үп итеп мандариннар ал да, аны гаиләң яки дусларың белән бергә туйганчы аша. Тик чамасын белеп, яме?
4) Тагынмы? Тагын өеңә чыршы ботагын алып кереп куярга мөмкин. Аның исееее...
5) Хәзер дус-туганнарга бүләк әзерлибез. Иң беренче, утырып исемлек төзе, аннан инде кибеткә юл тот яки үз кулларың белән яса.
6) Чит илдә туганнарың, йә булмаса дусларың бармы? Яңа ел белән котлап тәбрикләмә юлла!
7) Дусларыңны иярт тә, шугалакка юл тот!
8) Кошларга җимлек ясарга да онытма.
9) Яңа ел печеньесы пешер.
10) 10 көн эчендә берәр начар гадәтеңнән котыл, Яңа елда аларга урын юк.
11) Ел дәвамында синең белән булган мөһим вакыйгаларны барлап, кәгазьгә төшер, киләсе елга максатларыңны билгелә.

Якынлашып килүче Яңа ел котлы булсын, дустым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев