Логотип Идель
Бу – тема!

ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ: ТАРИХКА КҮЗ САЛЫЙК

Сәлам, сәлам! Бүген атна башы, дүшәмбе, ә без ил белән ял итәбез. Ә син беләсеңме соң үзеңнең ник бүген мәктәпкә бармыйча, өйдә “чилить” итеп ятканыңны? Бу бәйрәм турында берничә факт!

 

  1. Әлеге бәйрәмне барлыкка китергән вакыйгалар бик күптән булган. Бәйрәм болганчык еллар (Смутное время) тәмамлану белән бәйле, һәм халыкның бердәмлеген, авыр вакытларда бергә булуын символлаштыра. 1612 елның 22 октябрендә (яңа стиль буенча 4 ноябрьдә) земство старостасы Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән.
  2. Россиядә Минин һәм Пожарскийга 10 һәйкәл куелган: Мәскәү, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Суздаль, Пурехе, Зарайск, Борисоглебскида.
  3. Мәскәү азат ителгәннән соң патша итеп Михаил Федорович Романов сайлана, ул Россиянең яңа патша династиясенә нигез салучы була. Аның указы белән 22 октябрь (яңа стиль буенча 4 ноябрь) көне, Октябрь революциясенә кадәр, Россия һәм Мәскәүне поляклардан азат итү көне буларак билгеләп үтелгән.
  4. 100 елдан соң бу дата яңадан бәйрәм ителә башлады. Совет чоры елларында 4 ноябрь билгеләп үтелмәгән һәм ял көне булмаган. 1917 елгы революциядән соң Мәскәүне азат итүне бәйрәм итү традициясе беткән. Бәйрәм көне итеп 7 ноябрь – Бөек Октябрь революциясе көне саналган.
  5. Халыклар бердәмлеге көне – Россиядә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Ул 2005нче елда гына Дәүләт тарафыннан танылган.

Әлбәттә, тарих битләре һәркемгә дә кызык булмаска мөмкин. Шулай да, илкүләм бәйрәмнәрнең тарихын барыбыз да белергә тиеш.

 

Сурәт: «freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев