Логотип Идель
Бу – тема!

ВИТАМИННАР ҺӘМ ТАБИГЫЙ ПРОДУКТЛАР БЕЛӘН ИММУНИТЕТЫҢНЫ НЫГЫТ

Көз җитү белән табигать шактый үзгәрә. Әлеге үзенчәлекле чор сәламәтлегебез өчен төрле сынаулар китерә. Без, табигать балалары, тирә-юньдәге үзгәрешләргә бик сизгер, шуңа да безнең организм һава торышына бәйле. Көзен сәламәтлекне ничек кайгыртырга – шул турыда сөйләшербез.

Көннәр салкынайткач, һәрберебез авырый башлый, иммунитет зәгыйфьләнә һәм мондый вакытларда үз сәламәтлегеңә аеруча игътибар итү мөһим. Моның өчен билгеле бер витаминнар эчәргә кирәк, чөнки алар иммунитетны ныгыта.

«Көз көне нинди витаминнар эчәргә кирәк?» дигән сорауга провизор Чернова Наталья Михайловна шулай җавап бирә:

– Көз көне балаларга, өлкәннәргә комплекслы һәм аерым витаминнар эчү бик мөһим. Анда А, В, С, D группалы витаминнар, Магний микроэлементлары да булырга тиеш.

Төп витаминнарга тукталып китик.

А витамины организмга инфекцияләрдән каршы торырга ярдәм итә.

В төркеме витаминнары нерв системасын саклый, стресс һәм укудагы кыенлыкларны җинәргә булыша.

С витамины куәтле антиоксидант, иммун системасын ныгытуда әһәмиятле роль уйный. Ул организмны вируслардан һәм инфекцияләрдән азат итә, шулай ук гомуми эмоциональ халәтне яхшырта.

D витамины сөяк һәм тешләрнең дөрес үсеше өчен җавап бирә. Көзге чорда, кояш яктысы җитми башлагач, D витамины дәрәҗәсе дә кимергә мөмкин.

E витамины ашказаны-эчәк трактының һәм сулыш органнарының нормаль эшләвенә ярдәм итә, күзәнәкләрне зарарланудан саклый.

Магний микроэлементы мускулларның һәм нерв системасының нормаль эшләве өчен кирәк, стресс һәм арыганлыкны җиңә.

 

Шулай ук көзге чорда сәламәтлекне саклау өчен кирәкле витаминнарга бай табигый продуктларга игътибар итәргә кирәк. Сарымсак һәм суган микробка каршы үзлекләргә ия, бал – табигый иммуномодулятор, ә кишер һәм кабакта каротиноидлар бар, алар күрү өчен файдалы. Цитруслар һәм җиләкләр антиоксидантларның бик яхшы чыганаклары булып тора.

Витаминлы комплекслар сайлаганда «азрак – яхшырак» дигән кагыйдәне истә тоту мөһим. Бер препаратта витаминнар һәм микроэлементларның артык күп булуы организмның аларны үзләштерүен киметергә мөмкин. Терапевтик эффект күрсәтә алырлык адекват дозировкалы, баланслы комплекслар сайлау яхшырак.

Көзен дөрес витаминнар һәм продуктлар сайлап, сәламәтлегебез турында уйлыйк, дуслар! Бу безгә һәрчак энергияле һәм гел күтәренке кәеф белән йөрергә ярдәм итәчәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев