Логотип Идель
Бу – тема!

ВИТАМИННАР, ДӨРЕС ТУКЛАНУ ҺӘМ ЯХШЫ ЙОКЫ: ЧӘЧЛӘРНЕ ТӘРБИЯЛӘҮ БУЕНЧА КИҢӘШЛӘР

Стресс, экология тәэсире, дөрес тукланмау, еш кына фен белән киптерү – болар барысы да чәчкә зыян китерә. Аларны сәламәт итеп үстерү өчен шуны истә калдыру мөһим: төрле чәч төрле тәрбия таләп итә. Бу әңгәмәдә чәч тәрбияләү мастеры Гөлнара Газизова әлеге теманың серләрен ачыклый, косметика төрләре турында сөйли, еш ясала торган хаталарны билгели һәм сезонлы тәрбия буенча киңәшләр бирә.

– Әлеге һөнәрне сайлауга сезне нәрсә этәрде? Ничә ел бу өлкәдә хезмәт куясыз?

– Мин бу өлкәдә инде 4 ел эшлим. Кечкенә чагымда мин әниемнең, әбиемнең озын чәчләренә кызыгып хыялланып йөри идем. Алар инде минем, күбрәк көндәлек куллана торган маскалар ясатып, чәчләрне үстерергә тырышалар иде. Аллага шөкер, чәчләр үсте. Хәзер инде алар да сокланып, сөенеп йөриләр минем өчен.

– Чәчне тәрбияләү, матур итеп саклау һәр хатын-кыз өчен мөһим мәсьәлә. Ничә яшьтән алып чәчләргә игътибар бирә башларга кирәк?

– Минемчә, чәчләргә инде кыз баланың туган чагыннан ук игътибар бирергә кирәк. Юкка гына түгел, безнең Ислам динендә шундый әйбер бар: бала тугач, чәчен кисәләр. Һәм шуннан соң чәчләр тагын да яхшырак үсә, дигән сүз бар. Аның турында бик күп кеше ишеткәндер инде. Шуңа күрә, кечкенә чактан ук игътибар бирергә кирәк, дип уйлыйм.

 Сезнеңчә, чәч юар өчен суның температурасы нинди булырга тиеш?

–  Бу сорау бик җитди дип уйлыйм. Ни өчен? Чөнки күп кызлар яки салкын яки бик кайнар су белән юалар. Чәч юар өчен температура җылымса булырга тиеш. Әгәр дә салкын су белән юсак, без бөтен җыелган пычракларны, силиконнарны юып бетерә алмыйбыз. Әгәр дә инде кайнар су белән юсак, бу безнең баш тиресенә бик зур зыян китерә.

Шампуньны ничек дөрес сайларга?

– Хәзерге көндә бик күп бюджетлы профессиональ косметика бар. Һәм иң мөһим момент: шампунь составында йомшак сульфатлар булырга тиеш.

–  Шампуньнан тыш нәрсәләр кулланырга тәкъдим итәсез? Һәм нинди тәртиптә?

–  Шампунь белән юдык та, бетте, дигән сүз түгел! Чөнки без шампунь белән юганда чәчебезнең структурасын ачабыз. Һәм безгә аны ни белән булса да капларга кирәк. Шампуньнан соң без бальзам кулланабыз. 2-3 минут тотып, юып төшерәбез. Шуннан соң атнага бер маскалар кулланабыз. Маскаларны 15-20 минут тотабыз. Һәм фен белән киптерер алдыннан термозащита кулланабыз. Шулай ук чәчнең очларына без махсус майлар сылыйбыз.

–  Кызлар арасында төрле караш бар: кемдер көн саен чәч юарга кирәк ди, кемдер атнага бер юу да җитә, дип фаразлый. Сезнеңчә, кайсы караш дөрес?

–  Минемчә, әгәр дә кыз кешегә көн дә юу нормаль күренеш икән, бер куркыныч та юк. Тик кемдер чәч юу процедурасын минимальләштерергә тырыша икән, алар өчен махсус продуктлар бар. Детокс, пилинг –  шундый продуктларны кулланырга мөмкин.

–  Баш тиресен тырнак белән түгел, бармак башы белән генә ышкырга ярый дигән сүз дөресме?

–  Бу сүз бик дөрес. Чөнки хәзер безнең кызларның тырнаклары бик озын, бик матур. Әгәр дә тырнак белән чәчне юсак, баш тиресен бик нык тырныйбыз – бу бик зур зыян китерә. Шуңа күрә без бармак башы белән, массажлы хәрәкәтләре белән генә чәчнең тиресен һәм тулаем башны юабыз.

–  Ай саен чәч кистерергә йөрүчеләр бик күп. Чәчне еш кистерү кирәкме?

–  Минемчә, ай саен ук булмаса да, 3 айга бер чәчне кистереп торырга кирәк. Ни өчен? Чөнки күбебез шәһәр җирендә тора, безнең чәчкә бик күп тузан, пычрак утыра. Нәкъ шуңа күрә чәчләрне әз-әзләп, 1 см.лап булса да кистереп торырга кирәк.

–  Ә чәч коелмасын өчен нишләргә?

–  Чәч коелмасын өчен... Бу сорауга төп моментларны әйтеп китәсем килә. Безнең йокы дөрес булырга тиеш. Ашау темасы да бик катлаулы. Хәзер безнең шундый тормыш: ашарга вакыт юк, йокларга да вакыт юк, ял юк. Шуңа күрә стрессны минимальләштерергә кирәк. Дөрес туклану бик мөһим. Табиблар белән киңәшләшеп, төрле витаминнар, микроэлементлар эчәргә кирәк дип уйлыйм.

–  Кышын түбән температура тәэсиреннән ничек сакланырга?

–  Кызлар үз матурлыкларын ел әйләнәсе күрсәтергә тели. Тик кояш та, салкын да безнең чәчләргә бик нык зыян китерә. Шуңа салкын көннәрдә мин чәчләрне күбрәк башлык, шәл, куртка белән яшерергә тәкъдим итәм.

–  Чәч үсеше өчен нинди витаминнар һәм микроэлементлар мөһим?

–  Иң төп витаминнар һәм микроэлементлар, минемчә, цинк, Е витамины, В витаминнары төркеме (В1, В6, В12), һәм тимер. Тик аларны эчкәнче, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

–  Сезнең чәчегез бик озын һәм матур. Егетләр игътибар итәме? Чәчегезгә карата комплиментларны еш ишетәсезме?

–  Чәчләремә карата егетләр генә түгел, хатын-кызлар да, кечкенә балалар да бик күп комплиментлар ясый. Бер вакыйга истә калды: көллияттә укыган чакта мин урамнан барганда, артымнан кечкенә генә сабый кыз әнисе белән бара иде. Һәм ул: «Әни, үскәч минем чәчем шундый озын матур булса иде!» – диде. Ул сүзләрдән күңелемә бик рәхәт булды. Егетләр дә кызларның чәченә бик нык игътибар итә. Элек-электән безнең патшаларга хатын сайлаганда чәчләргә игътибар зур булган. Чөнки кызның толымнары озын матур булса, бу хатын-кыз сәламәт дигәнне аңлаткан икән. Шуңа күрә кызларны мин чәчләрне дөрес тәрбияләргә өндим.

Зөһрә Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев