ТЕСТ: КАЙСЫ СПОРТ ТӨРЕ СИҢА ТУРЫ КИЛӘ?
Бу тест үзеңнең кызыксынуларыңа, көчле якларыңа һәм физик әзерлегеңә карап, сиңа иң әйбәт туры килгән спорт төрен билгеләргә ярдәм итәчәк. Һәр сораудан бер җавапны сайла. Ахырда сине нәтиҗә көтә.
1) Спорт белән шөгыльләнүдән син барыннан да бигрәк нәрсә алырга телисең?
а) күңел ачу һәм аралашу;
ә) тынычлану һәм кәефнең күтәрелүен;
б) физик формамны яхшырту һәм яңа рекордларга ирешү;
в) үз-үземне белдерү һәм иҗат;
г) җиңү һәм танылу.
2) Синең өчен нинди һава торышы уңайлырак?
а) җылы һәм кояшлы;
ә) салкынча һәм саф;
б) теләсә нинди, иң мөһиме – күнегүләр ясау мөмкинлеге;
в) теләсә нинди, иң мөһиме – музыка булсын;
г) теләсә нинди, иң мөһиме – ярыш өчен шартлар булсын.
3) Буш вакытта сиңа нәрсә эшләү ошый?
а) дуслар белән вакыт уздыру, аралашу;
ә) табигатьне күзәтү, саф һавада йөрү, үз-үзем белән калу;
б) ярышларда катнашу, адреналин кичерү;
в) үземне иҗади яктан белдерү: бию, музыка тыңлау;
г) яңалыкка омтылу, башваткычлар чишү, куелган максатларга ирешү.
4) Тәнеңнең кайсы өлешен көчле дип саныйсың?
а) кул;
ә) аяк;
б) бөтен тәнем;
в) җилкәләр;
г) баш мие.
5) Кайсы мәкаль сиңа күбрәк туры килә?
а) Хәрәкәттә – бәрәкәт;
ә) Үзең кабалансаң, атың да абына;
б) Замана – көчленеке;
в) Тавис каурые белән матур,
Сандугач сайравы белән матур.
г) Беләкле берне егар,
Белемле меңне егар.
6) Физик яктан нинди күнекмәләрең бар?
а) мин бик җитез;
ә) ашыктырмасалар, барысын да булдырам;
б) 5 км араны армыйча йөгерә алам;
в) сыгылмалылыкка күнегүләрне шәп башкарам (шпагатка утыра алам диярлек);
г) физик күнегүләр эшләү начаррак бирелә, аңа карамастан, баш әйбәт эшли.
7) Кайсы спортчыларның уңышлары турында ишеткәнең бар? (берсен дә белмәсәң, күңелеңә хуш килгәнен сайла)
а) Вольвич Артём, Майкл Джордан, Килиан Мбаппе;
ә) Наталья Соболева, Марк Спитц, Юлия Ефимова;
б) Райан Сэндс, Ксения Жукова, Жанна Россари;
в) Евгения Медведева, Владислав Дикиджи, Алия Мостафина;
г) Даниил Медведев, Александр Алехин, Станислав Поздняков.
Ә хәзер нәтиҗәләрне барлыйк. Беренче итеп, кайсы хәрефне (а, ә, б, в, г) күбрәк сайлагансың, шуны ачыкла. Шуңа карап, түбәндәге җаваплардан үзеңә туры килгәнен сайла.
«а» җавабы күбрәк булган очракта: сиңа футбол, волейбол, баскетбол кебек командалы спорт төрләре туры киләчәк. Алар сиңа аралашу, команда белән эшләү һәм бергәләп максатларга ирешү ихтыяҗын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
«ә» җавабы күбрәк булган очракта: сиңа йөзү, чаңгы, сноуборд, йога, фитнес кебек тыныч спорт төрләре туры киләчәк. Алар сиңа ял итәргә, кәефеңне күтәрергә һәм табигатьтән ләззәт алырга булышачак.
«б» җавабы күбрәк булган очракта: сиңа авыр атлетика, көрәш, озын дистанцияләргә йөгерү кебек көч һәм чыдамлык таләп итә торган спорт төрләре туры киләчәк. Алар сиңа югары нәтиҗәләргә ирешергә, физик формаңны яхшыртырга һәм җиңүләрең белән горурланырга ярдәм итәчәк.
«в» җавабы күбрәк булган очракта: сиңа бию, нәфис гимнастика, фигуралы шуу, акробатика кебек координация һәм иҗат белән бәйле спорт төрләре туры киләчәк. Алар сиңа үзеңне белдерергә, сыгылмалылыкны һәм грацияне үстерергә ярдәм итәчәк.
«г» җавабы күбрәк булган очракта: сиңа шахмат, теннис, фехтование кебек тактика һәм лидерлык таләп итә торган спорт төрләре туры киләчәк. Алар сиңа стратегик фикерләүне үстерергә, игътибарлылыкны, концентрацияңне арттырырга булышачак.
Шунысы мөһим: бу тест сиңа бары тик юнәлеш кенә бирә. Үз-үзеңне сынарга курыкма! Шул вакытта гына син күңелеңә хуш килгән һәм бары тик яхшы эмоцияләр генә китерә торган спорт төрен таба алачаксың. Барысы да синең кулында!
Фото: Freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев