ТЕЛ БЕЛГӘН - ИЛ ГИЗГӘН яки ЧИТ ТЕЛЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ЛАЙФХАКЛАР
Бик беләсегез килсә, дөньяда җиде меңгә якын тел бар! Татар теле исә – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор, килешәсездер?
Тел турында болай гына сүз кузгалтмадык, дуслар. Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм котлы булсын! Әлеге дата уңаеннан без дә телләр һәм аларны өйрәнү ысуллары турында сөйләшеп алырга булдык. Бу җаваплы эштә безгә татар телен популярлаштыручылар, полиглотлар ярдәмгә килде!
Булат Шәйми, магистратурада тел белемен (лингвистика) өйрәнүче, блогер:
– Нинди генә телне өйрәнсәң дә, әлбәттә, кызыксыну булырга тиеш. Әгәр телне өйрәнү кызык түгел икән, теләгегез тиз сүрелергә мөмкин. Иң беренче эш итеп, төрле татарча контент җитештерүчеләргә язылырга, татар материаллары тупланган чыганаклар табарга киңәш итәм. Әгәр тирәгездә татарлар юк икән, бүгенге көндә бу мохитне онлайн тудырып була.
Татар теле материалларына килгәндә, күп кенә проектлар эшләп килә бүгенге көндә. Мәсәлән, «Әйдә! Онлайн» төрле дәрәҗәдә өйрәнүчеләр өчен татарча материаллар чыгарып бара, шул исәптән минем «Easy Tatar» сериясе. Танылган полиглот Дмитрий Петров та YouTube'ка үзенең татар теле курсын чыгарды. Безнең телеграмда Татар теле каналы бар – анда барлык тапкан файдалы материалларны җибәреп торабыз.
Өйрәнергә теләгән кеше өчен, чыганаклар бүгенге көндә күп.
Теләкне, мотивацияне югалтмас өчен, әлбәттә, сөйләшү практикасы кирәк. Оффлайн яисә онлайн дуслар табарга киңәш итәм (Tandem дип аталган платформа аша, мәсәлән). Шулай ук YouTube'та Bulat Shaymi каналын карап барыгыз, әлбәттә.
Үзем исә өч телдә камил сөйләшәм: татарча, инглизчә, русча. Аннары тагын уртачадан бераз яхшырак белгән телем – алманча, уртача белгәне – төрекчә. Ә казакъ, үзбәк, кыргыз, ногай, кырымтатар кебек телләрне татарчага якынлыкларына һәм үзем еш кына төрле төрки халыклар белән аралашып торганга күрә яхшы аңлыйм, Башкортчаны инде әйтеп тә торасы түгелдер, аны 100% аңлыйм, кирәк булса, сөйләшә дә алам. Игътибар белән карасак, алар бер-берсенә күпкә якын. Кайбер аваз күчешләрен белсәң, бигрәк тә җиңел. Мәсәлән, башкорт телендә с хәрефе кулланылса, татар телендә ул ч була: сәс – чәч. Ә казакъча инде ш була – шаш. Мондый аваз күчешләре берничә, һәм аларны истә тотсаң, күпчелек сүзләрне аңлап була, беренче карашка таныш түгел кебек тоелса да. Берничә төрки телне белгән саен, күбрәк төрки телне аңлый башлыйсың.
Татар теле, башка төрки телләр кебек, агглютинатив тел, ягъни төрле мәгънәләр бер сүзгә берничә кушымча өстәп ясала. Һәм бу агглютинатив булмаган телләрдә сөйләшүче кешеләр өчен авырлык тудырырга мөмкин. Мәсәлән, шул ук инглиз яисә урыс телендә «канәгатьләндерелмәгәнлектән» сүзен берничә сүз белән генә әйтеп була, бездәге кебек бер сүз белән генә түгел. Бу чит милләт кешеләре өчен бөтенләй башка система...
Әмма шул ук вакытта татар теле бик мантыйклы, кагыйдәләрдән чыгармалар булмый диярлек, мәсәлән, урыс теленнән аермалы буларак. Һәм татар телендә җенес категориясе, ягъни, род юк. Бу эшне күпкә җиңеләйтә. Шуңа күрә татар теле иң авыр тел түгел. Бөтенләй башка язу кулланыла торган һәм күп тоннар белән Кытай теле яисә 15 килеше булган фин теле түгел инде һәрхәлдә.
Эльза Нәбиуллина, филолог, укытучы:
– Бүгенге көндә татар теле, бер караганда, кулланылыш ягыннан үсеш кичерә дип уйлыйм. Соңгы елда үзенең теле белән кызыксынган, милли үзаңы үскән һәм татар телен өйрәнергә теләүче кешеләрнең саны артты. Ана телебезнең куллану даирәсе дә киңәйде. Төрле заманча форматта медиа, Интернет киңлекләрендә, рекламада еш очратырга мөмкин, мәсәлән. Ләкин шул ук вакытта фәнни яктан, мәктәпләрдә укытылуы ягыннан аның кулланылышы кими һәм фәнни тел юкка чыгып бара, чөнки татар телендә хезмәтләр язылмый, фәнни мәкаләләрнең дә күбесе татар теле һәм әдәбияты белән бәйлеләре генә бастырыла...
Дүрт ел «БИМ-радио»да татар телен өйрәтә торган сәхифә алып бардым. Әлбәттә, без аның кысаларында халыкка зур мәгърифәт тараттык дип әйтә алмыйм, ләкин проектның төп максаты – татар теленә карата кызыксыну һәм аны өйрәнүгә мотивация уяту, аны өйрәнүне реаль итеп күрсәтү, аны без болай да беләбез икәнлекне исбатлау иде. Чөнки күпләр «Ой, мин “прям ноль”, мин бер ни дә белмим», – диләр иде, ләкин тырышсаң, аларның сүз запасында якынча 200 сүз табарга була. Ягъни кешеләрнең булган тәҗрибәсенә нигезләнеп, белем өстәү һәм кешеләргә кызыклы булган тема, сфера буенча телне өйрәтү шулай ук мөһим факторларның берсе. Бу бөтен өлкәдә эшләүчеләргә дә кагыла. Иң мөһиме – ачык, позитив булу. Бездә еш кына «Син бит шәһәрдә үскән! Син юньләп татарча сөйләшә дә белмисең, акцентың бар» – дип кешене бетереп ташлыйлар. Һәркем телне өйрәнүгә лаек, һәр кешенең хакы бар! Тел кемнеңдер шәхси милке түгел. Шуңа күрә тел өйрәнгәндә әлеге психологик ысулны да куллана идек, «Синдә ул белемнәр бар, тырышырга гына кирәк» – дип көч биреп тора идек.
Яңа телне өйрәнә башлаганда яшь үзенчәлеге дә роль уйнамый калмый. Яшьрәк булган саен синең хәтер яхшырак, тормышта бурычларың азрак, шуңа күрә буш вакытың да күбрәк. Беренче эш итеп, әлбәттә, тел белү дәрәҗәсен билгеләүдән башларга, үзеңдә булган база белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, чынлап та «0» икән, алфавиттан башларга киңәш итәм.
Иң җиңел тел, мөгаен, инглиз теледер. Монда методиканың алга китүе дә зур роль уйный. Чөнки инглиз телен өйрәтү методикасы, ялгышмасам, 18 гасырда ук барлыкка килә, ә татар телен өйрәтү методикасына даими рәвештә аяк чалынган. Үсеп кенә китә – комачаулыйлар, кызганыч, бу күренеш хәзер дә бара... Татар теле бик төгәл тел, аны программистлар яхшы үзләштерә дип уйлыйм, чөнки биредә төгәл кагыйдәләр бар һәм шул рәвешле грамматиканы аңларга була. Әгәр кеше татар икән, ул үз телен белмичә менталитетны аңлый алмаячак, кешенең фаразлары белән генә йөриячәк. Аерым сүзләрдә, фразаларда халыкның фәлсәфәсе, менталитеты, характеры сакланган!
Талия Хафизова, композитор:
– Мин җиде тел беләм: инглиз, француз, татар, рус, алман, төрек, япон телләре. Француз һәм инглиз телен кечкенәдән өйрәндем, мәктәп вакытында ук. Француз мәдәнияте белән кызыксына идем. «Әгәр мәдәниятне, кешеләрне яратсаң, телгә дә мәхәббәт уяна», ди минем дустым, ул шулай ук полиглот. Телләр өйрәнгән чакта кешенең, беренче чиратта, теләге, вакыты, дисциплинасы һәм аз гына булса да сәләте булырга тиеш, минемчә. Аллаһ Тәгаләгә мин бик рәхмәтле, чөнки телләр өйрәнү сәләтем бар. Мәсәлән, математика, физика миңа бик кыен бирелә, әмма телләрне өйрәнү миңа җиңел һәм рәхәт!
Күп телләрне онлайн рәвештә өйрәндем, менә хәзер дә япон теленнән онлайн-дәресләр алам. Әлбәттә, телләр белән мин болай гына кызыксынмыйм, үземә кирәк булганлыктан өйрәнәм. Эш буенча проектларым бар, шуңа күрә япон телен өйрәнә башладым, җырларны да шушы телдә язып карадым. Аллаһка шөкер, акцент юк (көлә). Иҗади эшемдә төрле телләрдәге проектларым минем «изюминка»м дип уйлыйм.
Тел өйрәнгәндә иң мөһиме – практика! Теге яки бу телне шомартып тормасаң, кыен булачак, онытылачак. Шулай ук өйрәнә торган телдә китаплар укырга, җырлар тыңларга киңәш итәм. Авыр булмаган, аңлашыла торган китаплар ярдәмендә дә чит телләрне шомартып була. Син биредә сүзләрнең, җөмләләрнең дөрес язылышын, төзелешен күреп истә калдырачаксың. Җырлар исә дөрес сөйләмне формалаштыра.
Энҗе Хабибуллина, стюардесса:
– Мин өч телә камил аралашам: татарча, русча һәм инглизчә. Шулай ук испан һәм гарәп телләрен дә беләм, әле дә өйрәнәм. Дубайда торганга һәм эшем дә шушы телдә барганлыктан, иң күп сөйләшкән тел – инглиз теле, татар теле, кызганыч, икенче урынга калып бара, чөнки туганнарым, әти-әниләрем белән генә аралашам бу телдә.
Төрле телләргә мәктәптән үк гашыйк идем, олимпиадаларга да йөрдем. Инглиз теле мәктәптә теория рәвешендә генә барды, ә практика Америкага һәм Австралиягә студентлар алмашу проекты буенча укырга киткәч башланды, сөйләм һәм академик телем шунда ачылды. Шуңа күрә 100 % ышаныч белән әйтәм: чит телдә сөйләшү өчен шушы тел мохите кирәк.
Халыкара компаниядә эшләгәч, төрле ил вәкилләре белән аралашырга туры килә. Һөнәремдә телләр белү иң кирәкле факторларның берсе.
Телне тиз үзләштерү өчен комплекслы алымнар кирәк: өйрәнгәнне кабатларга, белгән сүзләреңне лексиконга кертеп җибәрергә һәм кулланырга. Телләр өйрәнгәндә шулай ук төрле кушымталар да ярдәмгә килә, чит телдә музыка, радио тыңларга һәм китаплар да укырга киңәш итәм. Хәзер чикләрсез чорда яшибез, телләр белү һәрвакыт актуаль һәм кирәк. Шуңа күрә телләрне өйрәнегез, төрле проектларда катнашыгыз! Уңышлар!
Эльнар Байназаров, журналист:
– Телләргә килгәндә, мин «беләм» түгел, «сөйләшәм» фигылен куллану яклы. Үзем татар, рус, инглиз, төрек, алман һәм гарәп телләрендә сөйләшәм, бу телләрне әле дә өйрәнәм. Телне үзләштерү процессы гомер буе дәвам итә, белемнәреңне гел «җылы» рәвештә тотарга кирәк.
Татар, рус телләре – туган телләрем, мин ул телләрдә фикерлим. Төрек телен мин Әлмәт лицеенда өйрәндем, гарәп телен – Казан университетында. Алман телен Лейпциг шәһәрендә практика вакытында һәм быел Берлинда яшәгәндә өйрәндем.
Телләрне үзләштерү теләге, гадәттә, телнең иленә, халкына булган зур сокланудан туа. Инглиз, төрек, гарәп телләрен хәзер эшемдә кулланам. Һөнәрем текст белән бәйле, шунлыктан телләрне белү мәҗбури. Хәзер мин Төркия, Финляндия, Һиндстан яңалыклар сайтлары өчен инглиз телендә мәкаләләр язам, бу телне хәзер үземнең төп эш коралым, дип саныйм.
Тел үзләштергәндә иң мөһиме – бу телнең сиңа ни өчен кирәклеген аңлау. АКШда йә Алманиядә эшлим, дигән максатың бар икән, телне үзләштерү дә тиз бара.
Икенчедән, күбрәк сөйләшергә кирәк. Яңа сүзләрне сөйләмеңә кертергә тырыш («бүген мин иртәнге Frühstück вакытында каһвә һәм кыздырылган Eie ашадым»). Теге данлыклы мемдагы «смотря какой фабрик, очень аффордабл прайсыс» дигән сатучы апа кебек яңгыраудан курыкма – нәкъ шулай яңа сүзләр өйрәнелә дә.
Өченчедән (бу инглиз телен инде белүче, «алдынгылар» өчен киңәш). Financial Times, Bloomberg, Reuters ише гәҗитләрне укыгыз, яңа сүзләрне телефонда аерым бер заметкага туплап барыгыз. Аннары бу «акыллы» кәлимәләрне сүз уңаеннан гына сөйләмегезгә кыстыра башлагыз. Алар яңа тәм өстәр. Мәсәлән, андый акыллы сүзтезмәләрдән: watershed moment (хәлиткеч, бик мөһим нокта).
Кайбер сүзләр мем аша тизрәк өйрәнелә. Мәсәлән, шул ук «аффордабл» апа. Мин һәр сүзгә үз ассоциациясен табарга тырышам. Ләкин кайбер сүзләр үзләре үк бик кызык. Мәсәлән, хөрмә алман телендә Kaki була. Тиз истә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Дерес бит. Татар телне шомартып тормасаң, кыен булачак, онытылачак.
0
0