«ТАТАР КЫЗЫ БУЛУ - УЛ ҖАВАПЛЫЛЫК ҺӘМ ЗУР ГОРУРЛЫК»
Һәр җиргә дә өлгерә торган, максатчан, уңышлы яшүсмерләр саны шактый. Шундыйларның берсе «Татар кызы. Татар егете – 2025» җиңүчесе, 200дән артык бәйгедә көч сынашучы, алып баручы, җырчы, һәр яктан үрнәк булган Әминә Әхмәтҗанова. Аның белән аралаштык һәм барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар таптык!
Татар кызы бәйгесе турында каян белдең?
Мәктәптәге укытучылар тәкъдим итте. Шулай ук биредә бик күп дусларым катнашты. Узган ел ук катнашу турында уйлана башлаган идем, әмма 8нче сыйныфта булгач, бәйгенең нигезләмәсе буенча катнаша алмый идем. Биредә көч сынашкан бөтен кызлар-егетләр – зур афәриннәр. Бик матур чыгыш ясадылар. Үзем исә алдагы елларда катнашкан егет-кызларның чыгышлары белән дә таныштым, үрнәк алдым. Ләкин барыбер индивидуальлекне саклап калырга тырыштым.
Әзерлек
Әзерлек ике айлап барды. Башта район бәйгесенә әзерләндек, анда гран-при алдым. Аннан бик тырышып шәһәр бәйгесенә әзерләнүне башладык. Кайвакыт репитицияләр төнге 11-12гә кадәр барды.
Бәйгенең этаплары
Визитка вакытында минем белән кечкенә Әминә чыгыш ясады. Мин аңа: «Син 200дән артык бәйгедә җиңүче булырсың. Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамларсың. Казан мэриясе стипендиаты булырсың», – дип әйттем. Хыялларның чынга ашуын да ассызыклап уздым. Теләк белән бергә үҗәтлек һәм тырышлык булса, теләсә нинди хыял чынга аша.
Кумир белән чыгыш ясаганда, мин Эльмира Калимуллинаны сайладым. Минем дә аның сыман халыкка хезмәт итеп, татар җырын бөтен дөньяга танытасым килә. Ул әле минем вокал буенча укытучым да! Туган илгә мәхәббәтне җыр аша аңлатырга нәкъ менә кумирым өйрәтте.
3 нче этапта Туфан Миңнуллинның «Дивана» әсәреннән өзек күрсәттек. Безнең өчен иң авыр этап нәкъ менә шул иде, чөнки безне ача торган пьесаны табу бик авыр булды.
«Татар кызы булу – ул җаваплылык һәм зур горурлык»
Иң беренче чиратта, бәйге бик күп дуслар бүләк итте. Яңа кешеләр белән таныштым. Бәйгедә бергә чыгыш ясаган партнерымны да икенче яктан ачтым. Татар кызы булу ул – җаваплылык һәм зур горурлык. Әйтеп бетерергә сүзләр җитми! Әлеге исемне йөртү миңа – шатлык, сөенеч.
Илһам чыганагы
Ул, әлбәттә, минем гаиләм, укытучыларым, дусларым. Алар мине яраталар, мин дә аларга карата шундый ук җылы хисләр кичерәм. Һәрдаим «Әминә, син булдырасың, афәрин», диләр. Минем илһам чыганагы – кешеләр. Туган илгә булган мәхәббәтне дә әйтеп узарга була.
Бүгенге чын татар кызы
Татар кызы, минемчә, үз телен камил дәрәҗәдә белгән, үз халкының гореф-гадәтләрен саклап килгән, креатив, матур, уңган-булган булырга тиеш. Мәсәлән, мин пешерергә бик яратам. Иң яратып пешергән ризыгым – бәлеш.
«Татар кызы. Татар егете – 2025»тә катнашуның төп максаты
Үз көчеңне сынап карау, чөнки биредә шәһәрнең афәрин, чибәр татар кызлары һәм егетләре көч сынаша. Җиңү, әлбәттә, зур шатлык. Тик ул иң мөһиме түгел.
Әминә турында кызыклы фактлар
- Ике телеканалда алып баручы
- Девизы – «Ярат, иҗат ит, елмай»
- Медицина сыйныфында укый
- «Хыял» төркемендә триода җырлый
- Рәсем ясарга һәм лимон ашарга ярата
- Сулагай
- Кечкенә вакытында нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
-
13 января 2026 - 15:23
РОССИЯ ҮЗӘК БАНКЫ ИКЪТИСАД ТУРЫНДА АУДИОПОДКАСТЛАР СЕРИЯСЕН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
Нет комментариев