Логотип Идель
Бу – тема!

Ә СИН НИНДИ СТУДЕНТ?

Игътибар иткәнең булса, һәрбер студентлар төркемендә дә бер-берсенә охшаш типажлар бар. Бу язмада без аларның иң киң таралганнарын тупларга булдык. Син нинди студент икән?

Күңел ачарга яратучы

Бу студент шәһәрдә булган бөтен күңел ачу җирләрен дә белә. Ул хәтта төнлә торып та, берәр төрле кичәгә китәргә мөмкин. Ә университетка ул бары тик дуслар, танышлар белән аралашыр өчен генә йөри. Сессия җиткәндә, әз генә борчылган кебек була, тик имтиханнарга беркайчан да әзерләнми. Сессиядә очраклы рәвештә генә аңа бәхет елмая. Гадәттә, ул укытучылар белән уртак телне бик тиз таба. Мондый студент – шаулы компаниянең җаны.

Белгеч

Бу студент исә барлык фәннәрне дә укытучылардан да яхшырак белә, дәресләрдә күп итеп сораулар бирә һәм дәреслекләр белән бәхәсләшергә ярата. Берәүгә дә сер түгел: ул төркемдәшләренең ачуын чыгара. Һәрбер дәрескә 100 % әзерлек белән килә. Өстәвенә, ул һәрвакыт үз-үзенә ышана, башкалардан үзен акыллырак дип саный. Укытучылар алдында ялагайлана белә. Белгеч укуда алдынгы урыннарны яуласа да, тормышы аның бер дә кызыгырлык түгел, шуңа күрә төркемдәшләре арасында дуслары да юк. Гадәттә, ул үзе кебек белгечләр белән генә аралаша. Еш кына ул төркемдәшләренә карата эмоциональ салкынлык кичерә, кайчагында сарказмга күчәргә мөмкин.

Бизнесмен

Ул һәрвакыт ниндидер җитди эшләр белән мәшгуль. Костюм, галстуктан  портфель тотып йөри, башкалардан үзенең фикерләве белән аерылып тора. Укырга барырга, әлбәттә, аның вакыты юк. Даими рәвештә дәресләргә йөрмәсә дә, имтиханнарны еш кына яхшы билгеләр белән тапшыра. Иң кызыгы: аның нәрсә белән шөгыльләнеп йөрүен берәү дә белми. Җитди кыяфәт ясап, ярты елга бер университет ишекләрен ачарга мөмкин инде ул. Аның өчен вакыт – акча, ягъни вакытыңны азрак бушка уздырсаң, акчаң күбрәк булачак.   

Фәрештә

Ә бу студент һәрвакыт  конпекстларын, өй эшләрен күчерергә, ручка биреп торырга әзер. Өстәвенә, берәрсенә кирәге чыгар дип, ул берничә ручка белән маркерлар да йөртә. Чын фәрештә инде, ә! Төркемдәшләре белән һәрчак ачык йөзле, гел елмаеп тора. Хәтере яхшы булганлыктан, дәрестәге мәгълүматне бик тиз үзләштерә. Еш кына социаль эшләр белән актив шөгыльләнеп, үзе укыган төркемнең вазыйфаларын үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев