Бу – тема!
СӘЕР ХАЙВАН - КӨНГЕРӘ
Урамда тамчылар тама башласа да, җылы, кояшлы көннәргә кадәр әле ерак. Шуңа күрә әйдә бергәләп җылынып алабыз. Моның өчен Австралиягә барып кайтырга тәкъдим итәбез, тагын да төгәлрәге – шунда яшәүче көнгерәләр һәм алар турында кызыклы фактлар белән танышырга чакырабыз. ;-)
Көнгерәнең гәүдә төзелеше бик сәер: көчле арт аяклар, зур койрык, тар җилкә, кеше кулларына охшаган алгы тәпиләр, бөтен корсагын диярлек каплап алган тирән тире катламы, ягъни сумка. Көнгерәнең төрләре бик күп: зур җирән көнгерә, тау көнгерәсе, агач көнгерәсе, алып көнгерә, куаклык көнгерәсе, җирән көнгерә, соры көнгерә, урман көнгерәсе һ.б.
Зур җирән көнгерәнең авырлыгы 90 кг. Алар Австралия далаларында зур көтү булып яши. Зур җирән көнгерә тырнаклы алгы тәпиләре белән үзе туклана торган тамыр һәм бүлбеләрне бик җиңел казып чыгара. Ә арткы аяклары белән сугыша: кинәт кенә үзенең бөтен гәүдә авырлыгын койрыгына күчерә дә, бушап калган ике арткы аягы белән өстән аска таба бер хәрәкәт ясап, дошманына коточкыч җәрәхәтләр ясый. Аның арткы аякларында дүрт кенә бармак булса да, тырнаклары пычак кебек үткен була. Ә инде дошманыннан качканда, ул, көчле арткы аяклары белән этелеп, озынлыкка 13 м га, биеклеккә 3 м га кадәр гаять зур сикереш ясап чаба.
Көнгерәнең баласы сукыр, шәрә һәм бик кечкенә булып туа. Зур җирән көнгерәнең озынлыгы (койрыгы белән бергә) 2 метрдан артып китә, ә баласының озынлыгы нибары 2 см була. Шуңа күрә кайчагында анасы, дошманыннан качканда, сумкадагы баласын ташлап калдыра. Әмма бу рәхимсезлек түгел. Сумкадан төшеп калгач, көнгерә баласы үзе дә качып котыла ала. Югыйсә, анасы да, баласы да һәлак булырга мөмкин. Нәни көнгерә бер елга кадәр сумка эчендә әнисенең сөте белән туклана. Әмма баштагы чорда ул бик көчсез һәм зәгыйфь була, хәтта мөстәкыйль рәвеште имә дә алмый. Сөт аңа махсус мускуллар ярдәмендә килә.
1. Дөньяда көнгерәнең 60 төре бар.
2. Көнгерә койрыгында торган килеш арткы тәпиләре белән дошманына суга.
3. 56 км/сәг кә кадәр тизлек җыя ала.
4. Көнгерә 9 м биеклеккә кадәр сикерә ала.
5. Көнгерәләр бары тик алга таба гына сикерә.
6. Австралиядә 50 млн көнгерә яши.
7. Көнгерәләр уртача 8-16 ел яши.
8. Австралиядәге көнгерәләр андагы халык саныннан 3 тапкыр күбрәк.
9. Зур көнгерәнең авырлыгы уртача 80 кг га җитә.
Зилә САБИТОВА әзерләде

Каратист Көнгерә

Бу кызык!
Капитан Кук 1770 елда Австралия ярында гаҗәеп сәер хайван күрә һәм шунда яшәүче бер кешедән: “Бу хайванның исеме ничек?” – дип сорый. Теге кеше Кукның телен аңламый һәм: “Кен-гу-ру”, - дип җавап бирә. Бу сүз “мин аңламыйм” дигән мәгънәне аңлата. Шул көннән башлап әлеге хайван кенгуру (көнгерә) дип йөртелә башлый.
Көнгерә ник баласын сумкасыннан ташлап калдыра?
Көнгерәнең баласы сукыр, шәрә һәм бик кечкенә булып туа. Зур җирән көнгерәнең озынлыгы (койрыгы белән бергә) 2 метрдан артып китә, ә баласының озынлыгы нибары 2 см була. Шуңа күрә кайчагында анасы, дошманыннан качканда, сумкадагы баласын ташлап калдыра. Әмма бу рәхимсезлек түгел. Сумкадан төшеп калгач, көнгерә баласы үзе дә качып котыла ала. Югыйсә, анасы да, баласы да һәлак булырга мөмкин. Нәни көнгерә бер елга кадәр сумка эчендә әнисенең сөте белән туклана. Әмма баштагы чорда ул бик көчсез һәм зәгыйфь була, хәтта мөстәкыйль рәвеште имә дә алмый. Сөт аңа махсус мускуллар ярдәмендә килә.
Фактлар:
1. Дөньяда көнгерәнең 60 төре бар.
2. Көнгерә койрыгында торган килеш арткы тәпиләре белән дошманына суга.
3. 56 км/сәг кә кадәр тизлек җыя ала.
4. Көнгерә 9 м биеклеккә кадәр сикерә ала.
5. Көнгерәләр бары тик алга таба гына сикерә.
6. Австралиядә 50 млн көнгерә яши.
7. Көнгерәләр уртача 8-16 ел яши.
8. Австралиядәге көнгерәләр андагы халык саныннан 3 тапкыр күбрәк.
9. Зур көнгерәнең авырлыгы уртача 80 кг га җитә.
Зилә САБИТОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев