Логотип Идель
Бу – тема!

РУМИЛ ХАҖИЕВ: «100 БАЛЛ КӨТКӘН ИДЕМ»

Актанышның «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» укучысы Румил Хаҗиев математикадан БДИны 100 баллга тапшырган. Ул бу нәтиҗәгә ирешүдә иртә башланган әзерлек, хаталарны җентекләп анализлау һәм укытучылар ярдәме зур роль уйнаганын әйтә. Румил безгә математикага мәхәббәте, имтихан алдыннан дулкынлану, әзерлек режимы һәм киләчәк планнары турында сөйләде.

– Үзең турында сөйләп кит әле.

Мин – Хаҗиев Румил Рөстәм улы. Миңа 18 яшь. Актанышның ГАОУ «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ында укыйм.

100 балл нәтиҗәсен күргән мизгелдә башыңа беренче булып нинди уй килде?

Мин 100 балл көткән идем, шуңа күрә нәтиҗәне күргәч, бик сөендем.

Күпләр өчен математика – куркыныч фән. Синең өчен ул нәрсә?

Мин 4 нче сыйныфтан ук математика фәненнән олимпиадаларга йөрим. Шуңа күрә математика минем өчен иң яраткан фәннәрнең берсе.

Синең әзерлек системаң нинди иде? Бер көнлек әзерлек режимыңны сөйләп бир әле.

– Мәктәптән кайткач, башта бер сәгать ял итә идем. Аннары һәр фәннән ике сәгать укыдым. Араларында 15-30 минутлык тәнәфесләр ясый идем. Әзерлек вакытында күбрәк укытучыларга таяндым.

Хаталар белән ничек эшләдең? Гади генә «карап чыктым»мы, әллә махсус анализ ясадыңмы? 100 балл җыяр өчен нинди темаларны «авыр булса да, барыбер җиңәргә кирәк» дип саныйсың?

– Хаталар өстендә махсус анализ ясадым. Минемчә, 100 балл алу өчен 18 нче биремне җиңәргә кирәк, чөнки ул иң катлаулы биремнәрнең берсе.

БДИ алдыннан курку булдымы? Аны ничек җиңдең?

– Рус теле имтиханы алдыннан борчылу булды, чөнки ул минем беренче бирәсе фәнем иде. Ләкин биремнәрне эшли башлагач, дулкынлану бетте. Математикада исә борчылу бөтенләй булмады.

Синең нәтиҗәңдә мәктәпнең роле нинди булды? Яхшы укытучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсың?

– Мәктәп миңа юлымда һәрвакыт ярдәм итте. Мин район үзәгендәге иң көчле мәктәпләрдә укыдым: башта Актанышның 1 нче мәктәбендә, аннан соң Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә. Математика дөньясына алып кереп киткән беренче укытучым Илиза Энгелевнага, югары сыйныфларда укыткан һәр укытучыма бик рәхмәтлемен. Ә 10-11 нче сыйныфларда мине математикадан БДИга әзерләгән укытучым – Регина Равилевна. Ул мине дөрес юнәлештә әзерләде, кирәкле киңәшләрен биреп торды. Минемчә, укытучы белемле, төгәл, таләпчән булырга һәм балаларны яратырга тиеш.

– Хәзер әзерләнә башлаган 10-11 нче сыйныф укучысына иң беренче нәрсә эшләргә киңәш итәр идең? Нинди хаталардан сакланырга кирәк?

– Һәр кеше индивидуаль, шуңа күрә төгәл генә киңәш бирүе кыен. Шулай да югары баллар алу өчен әзерлекне иртәрәк башларга кирәк. Иң зур хата – соң әзерләнә башлау.

Имтиханга бер ай калганда нәрсә эшләргә кирәк, ә нәрсә эшләмәскә?

– Вакытында йокларга ятарга кирәк. Төнгә кадәр утырып әзерләнү дөрес түгел.

Нинди юнәлештә һәм кайда укырга телисең? Университет сайлаганда синең өчен нәрсә мөһимрәк: исем, мохит, мөмкинлекләр, укытучылар, шәһәрме?

– Мин КФУның «Цифрлы аналитика һәм мәгълүматлар инженериясе» юнәлешенә укырга керергә телим. Университет сайлаганда минем өчен иң мөһиме – мөмкинлекләр һәм шәһәр.

Киләчәктә туган ягыңа кайтып эшләү турында уйлыйсыңмы? Синең өчен уңышлы киләчәк нинди булырга тиеш?

– Әлегә туган ягыма кайтып эшләү турында уйламыйм. Минемчә, уңышлы киләчәк – дөньяларның имин, яраткан эшемнең булуы һәм гаиләмнең сау-сәламәт яшәве.

Фәрдиева Регина Равил кызы, Актаныш районы «Сәләтле балалар очен гуманитар гимназия-интернат»ның математика укытучысы:

БДИда укучым Румилнең 100 балл алуын белгәч, мин, әлбәттә, бик сөендем, чөнки Румил – 100 баллга лаек укучы. Имтиханнан ул: «Регина Равилевна, барысын да эшли алдым!» – дип шатланып чыкты. Шул вакытта инде күңелгә: «100 балл булмас микән?» – дигән фикер кереп калган иде. Шулай да мин: «Булдырдың, ләкин бик өметләнеп бетмә әле. Тикшерү вакытында, дөрес эшләнгән булса да, критерийга туры килмәү сәбәпле, баллар киселү очраклары еш күзәтелә», – дип әйтеп куйдым.

Әгәр азга өметләнеп, күп булса, кабул итүе җиңел. Ә күпкә өметләнеп, аз балл җыюны кабул итү бик авыр. Шуңа күрә мин укучыларымда имтиханнан соң, баллар билгеле булганчыга кадәр, зур балларга өмет тудырырга тырышмыйм. Ә уку дәверендә: «Әйдә, тырышыйк, тырышсаң, син 100 балл аласың!» – дип еш әйтәм.

Минем эш стажым – 14 ел. Шул 14 ел эчендә 6 нчы тапкыр математикадан профильле БДИ чыгардым. 90, 92 балл алган укучыларым бар иде, ә 100 балл алган укучым булганы юк иде. Бу уку елында укучыларымның 94, 95, 99, 100 баллга тапшыруы, үзем аларның сыйныф җитәкчесе дә булгач, минем өчен зур җиңү булды.

10-11 нче сыйныфларда инде 4 ел рәттән гимназиядә технология сыйныфлары ачыла. Бу сыйныфларда укучыларның кайсы фәннәрне күбрәк сайлавына карап, математика һәм физика, яки математика һәм информатика тирәнтен үзләштерелә, ягъни бу фәннәрне укытуга сәгатьләр күбрәк бүленеп бирелә. 2024-2025 уку елында миңа шундый сыйныфны алу бәхете тәтеде. Бу инде укытучы алдында зур җаваплылык.

Гимназиянең 2025-2026 уку елында профильле математика имтиханы нәтиҗәләре минем эшне ничек оештыруыма, ничек әзерләвемә бәйле булачагын аңлап, мин бу эшкә алындым.

Имтиханнарга әзерлекне 10 нчы сыйныфтан ук ныклап башлап җибәрдек. 10 нчы сыйныфта имтиханның беренче өлеш биремнәренә, шулай ук 13, 14, 15 нче биремнәргә басым ясадым. Аларны эшләп чыккан очракта, укучы 84 балл җыя ала. Шулай ук 10 нчы сыйныфтан ук сынау имтиханнары үткәрдем. Укучылар үзләренә кайсы биремнәрне ныгытырга кирәклеген шунда аңлап калалар иде.

11 нче сыйныфта, 10 нчыда өйрәнгәннәрне кабатлаганнан соң, көн дә бер вариант эшләп бардык һәм әле үтелмәгән темаларга басым ясадык. Югары нәтиҗә алу өчен ныклап әзерләнергә, бар көчеңне бирергә кирәк. Ә инде кышкы каникулдан соң һәр укучы белән индивидуаль эшләргә тырыштым, чөнки укучыларның үзләштерү сәләтләре төрле.

Аерым игътибарны эшләрнең рәсмиләштерелешенә дә юнәлттем. Нәкъ БДИдагыча тикшерергә тырыштым: әз генә җитешсезлек булса да, ул эшкә балл куймадым. Бу эшне башкаруда миңа РЦМКО тарафыннан экспертлар өчен уздырыла торган курслар да ярдәм итте. Мин үзем ОГЭ эксперты, безне ЕГЭ эшләрен тикшерергә дә өйрәтәләр.

11 укучымның 10 сы 80+ балл, ягъни югары балл җыюын мин дөрес эшчәнлек оештыруым, укучыларның зур тырышлыгы, әти-әниләр белән бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшләү нәтиҗәсе дип кабул итәм.

Имтихан дүшәмбегә туры килде, ә без хәтта Сабантуй көне булуына карамастан, якшәмбе көнне дә имтиханга әзерләндек. Аллага шөкер, тырышлыгыбыз юкка китмәде.

Инде җыйган баллары укучыларыма үзләре теләгән уку йортларына керергә, хыялларында йөрткән һөнәрне үзләштерергә ярдәм итсен иде.

Фотолар: Румил Хаҗиевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев