Логотип Идель
Бу – тема!

РУХИ БАЙЛЫК ЧЫГАНАГЫ

Балалар тормышында компьютер, телевидение һәм башка күп төрле гаджетлар көн-көн зуррак урын ала бара. Экраннардан бирелгән әзер мәгълүмат балаларны стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Көн арты көн шушы хәлне күреп торгач, ихтиярсыз рухи кыйммәтләр турында уйлана башлыйсың.

Рухи кыйммәтләрне кайдан эзләргә? Яшәешнең үзеннән, аны чагылдырган әдәби әсәрләрдәндер, мөгаен. Шагыйрьләрне мин кайчак Күктән Җиргә җибәрелгән пәйгамбәрләр, гаделлек җепләрен бәйләү өчен көрәшчеләр дип күз алдына китерәм. Тарихның хәлиткеч көннәрендә дә иң кирәкле сүзне шагыйрьләр әйтә, халкы исеменнән, аның намусы, җан авазы булып сөйли. Йөз меңнәрчә кеше тарафыннан зур горурлык, илаһи мәхәббәт белән телгә алынучы Габдулла Тукай – шундыйлардан. Еллар үткән саен биеккәрәк күтәрелә бара, татар галәмендә халыкка хезмәт итү ягыннан маяк булып балкый. Ул үзе исән чагында ук халкыбызның тарихи язмышын үз башыннан кичерде һәм иҗатын да шул язмышка багышлады. Мин, Тукаебыз иҗатын өйрәнеп, аннан тәрбия алган буын вәкиле буларак, шагыйрьнең рухи үлемсезлеге турында еш уйланам. Шагыйрь калдырган мирасны саклап калуда, әхлак тәрбиясе бирүдә музейларның әһәмиятен күрәм.

Халкымның тарихы язмышын үз башыннан кичереп, иҗатын да шуңа багышлаган Тукаебыз милләтне бөтен һәм нык итеп тора. Рухи-мәдәни күгебездә Тукай йолдызының бер генә мизгелгә дә сүнеп-сүрелгәне юк.

Үз-үзләрен белә башлаганнан балаларым Тукай исемен янәшә йөртте. Ятимлек ачысын үз җилкәсендә бик яшьли татуын тыңлау үзәкләрен өзә иде.

Дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, Тукайны кабат-кабат укыйк. Ул бүген безгә бигрәк тә кирәк. Ана теленә куркыныч янаган мизгелләрдә дә без Тукайга килик. Тормыш юлын өйрәнү, иҗатын күрсәтү максатыннан ачылган  Тукай-Кырлай, Казан әдәби музейларына сәяхәт кылуны дәвам итик. Тукаебыз биографиясе белән бәйле истәлекле урыннар яңартылыр, киләчәк буыннарның рухына, иманына куәт өстәп, балкып торыр дип өметләнәм.

Әйе, эш системасы, ысуллары күп төрле. Аларның нәтиҗәсе яшь буын өчен, гомумән, халкыбыз өчен файдалы, үтемле, кирәкле генә булсын. Тарих – гыйбрәт, тарих – акыл, тарих – хәтер ул. Тарих аша без үткәннәрне генә түгел, бүгенгебезне дә ныграк аңлыйбыз, киләчәккә дә күз ташлый алабыз. Эзләнергә генә кирәк. Ә эшнең үзәгендә – кеше, бүгенге һәм киләчәк буын, аның әдәбе, әхлагы!

Мостафина Әлфия Вахит кызы,
Казан шәһәре Совет районы 175нче урта гомуми белем мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев