РИФАТ ХӨСНИЯРОВНЫҢ ЯҢА КЛИБЫ НИ ТУРЫНДА?
12 ноябрь көнне «Ялкын»ның «Кәеф» студиясендә Рифат Хөснияров яңа клибын тәкъдим итте.
Ул чараны үзенең матур җыры белән башлап җибәрде. «Кәеф» лабораториясенә килгән яшьләр аның моңлы тавышы белән башкарылган берничә татар халык җырына кавер да тыңладылар. Рифат татарча гына түгел, хәтта инглиз һәм төрек телендәге каверларын да тыңлаучыларга башкарды. Яшьләргә үзенең иҗат юлы, яшәеше турында сөйләп узды, киләчәккә булган планнары белән бүлеште.
«Кавышырга кабат» исемле җырына Санкт-Петербургта төшерелгән клибын да күрсәтеп китте. Әлеге җырны ул күптәнге мәхәббәтен берничә елдан соң яңадан очрату сәбәпле чыгарган. «Аны (ошатып йөргән кешесен) күргәч, хисләрне кайда куярга белмәдем, һәм менә мондый җыр чыкты», – дип бүлеште ул.
«Кәеф» студиясенең мохите һәм яхшы акустикасы бу матур чара өчен менә дигән мәйданчык булды.
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев