Логотип Идель
Бу – тема!

РЕГИНА КАГАРОВА: «ТАТАРСТАНГА БУЛГАН ЯРАТУ ИҖАТКА ЭТӘРӘ»

Рената Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә белем ала. 8нче сыйныф укучысы. Яхшы укый, рус теле һәм әдәбиятын ярата. Химия белән кызыксына, җитди шөгыльләнә. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенын уйный (әйтергә кирәк: бик оста уйный!). Ә мәктәптән кайткач, Рената... киемнәр тегә. Алар гади генә түгел, татарча язулар, милли символикалар төшерелгән киемнәр!

Олимпиадага әзерлек...

«Бу хезмәт фәненнән олимпиадага әзерлек эше, иҗади проект иде. Ләкин, үзем дә сизмәстән, проектым ярату тулы бер иҗатка әйләнде. Проект кына булып калуын теләмәдем. Татарча язулы, символикалы киемнәр булдырасым килде, һәм... булдырдым», – ди Рената. Мерч дөнья күргәннән соң, иҗатыма карата шулкадәр күп уңай фикерләр ишетергә туры килде. Аптырашта калдым. Милли мерч яшьләрдә кызыксыну уята аладыр дип һич тә уйламаган идем. «Ни өчен мерч Татарстанга багышланган, мәгънәсе нидә?» –  дип сораучылар да булды. Мин – Татарстанга баш-аягым белән гашыйк кеше. Республикабызда башка беркайда да була алмый торган уникаль атмосфера. Яратам! Шуңа күрә дә мерчның асылында – Татарстан. Ә мәгънәгә килгәндә... Бөтен нәрсәдән дә яшерен мәгънә эзләү кирәкме икән?! Татарстанга булган ярату иҗатка этәрә, калганы мөһим түгел».

Кешене ышаныч йөртә

«Проектны тормышка ашырудагы иң зур ярдәмне хезмәт укытучысы Людмила Михайловна Родионова күрсәтте. Чиксез рәхмәтлемен аңа! Дусларым, гаиләм дә көчле терәк. Янәшәмдә миңа ышанып көч биреп торучылар булмаса, проектны тормышка ашыру бик авыр булыр иде.

Дөрес, авырлыклар җитәрлек булды. Үзем уйлап чыгарган кием моделен ничек күзалласам, шулай тегеп чыгасым килде. Бер детальнең үзгәрүе дә проектның сихри ягын җимерер төсле иде. Татарстанга, татар мәдәниятенә карата булган яратуны күрсәтәсе һәм шул ук вакытта яшьләргә ошый торган заманча кием дә тегәсе килде. Хыял-теләгем тормышка ашты кебек».

«Һәр көннән тәм табып яшисе иде...»

«Бөтен киемнәрне дә өйдә тегәм. Бер модельне булдыру өчен шактый күп вакыт һәм көч кирәк. Хәзерге вакытта берничә әзер эшем бар. Алар үзләренең хуҗаларын көтәләр. Уку беренче урында торганга, сату-алу эшенә вакыт җитеп бетми. Киләчәктә әлеге мерч зур бизнес булып үсәр, дигән өметем бар.

Бүген мин бәхетле! Киләчәктә дә һәр көннән тәм табып яшисе иде...»

«Гомумән, мин бик күп нәрсә белән кызыксынам. Төрле өлкәләрдә үземне сынап карарга, сәләтләремне барларга тырышам. Русларда «найти себя» дигән сүзләр бар. Минем үземне югалтканым да юк, ә менә гомерлек һөнәр булырдай эш-шөгыль эзлим. Шуңа күрә төрле юнәлешләрдә камилләшергә тырышам».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев