Логотип Идель
Бу – тема!

«ОЗЫН-ОЗАК БАЛАЧАК»: КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА КҮҢЕЛ ТӘРӘЗӘЛӘРЕ АЧЫЛА.

10-11 октябрь көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан  татар дәүләт  яшь тамашачы театрында Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Озын-озак балачак» спектакленең премьерасы булып узды. Аны сәхнәгә Ш.Бабич исемендәге Башкорстан республикасы Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев куйды. Спектакльнең рәссамы –Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты .

Әлеге спектакль Кариев театры өчен генә түгел, гомумән, татар театры өчен яңа сулыш булды. Сәхнә бизәлешендә, артистларның киемнәрендә соры, коңгырт, ак, кара төсләр өстенлек итә. Әйтерсең, синең каршыңда Мостай Кәримнең битләре саргая башлаган китабы ята. Һәм син ашыкмыйча гына әсәрне укырга керешәсең... Иске фотосурәтләрне кулланып, каркастан эшләнгән персонажлар гүя китаптагы иллюстрация.

Тамаша башланырга берничә минут калганда сәхнәгә бер-бер артлы артистлар аяк басты. Спектакль төп герой Кендекнең (Булат Гатауллин) автор тарафыннан әсәргә язылган кереш сүзеннән башланып китә. Каркастан эшләнгән персонажларга артистлар тарафыннан «җан өрелә». Гади генә материаллардан эшләнгән бу каркас «курчаклар» бер дә гади түгел. Персонажның гәүдәсендә урнашкан «күңел тәрәзәләре» ачылып, анда бөтенләй башка дөнья «барлыкка килә».  Мәсәлән, Кара Йомаголның (Рәис Әхмәтзакиров) Кендеккә сөйләгән тарихы тамашачыга әнә шул «тәрәзә» аша җанлы итеп җиткерелде. «Тәрәзә» эчендә әсәрдә телгә алынган «Урал дигән биек тау», «тау түбәсендә адәм үтмәслек кара урман», «урман эчендә түп-түгәрәк аклан», «түп-түгәрәк аклан эчендә түп-түгәрәк күл», «алтын яллы, көмеш тояклы Акбүз ат» күренде.

Акйолдыз (Альбина Гайзуллина) белән Мәрәхимнең (Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев) мәхәббәт тарихын чагылдырган өлеш тә күпләрнең күңеленә хуш килде. Бу очракта да каркас «курчаклар»ның «күңел тәрәзәләре» ачылды. Ә анда, читлек эчендә, чып-чын тутый кошлар утыра иде! Гомумән, спектакльдә кызыклы детальләр күп булды: Олы Инәйнең (Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина) Кендекнең һәм аның дусларының кулын юдырту күренеше дә игътибарга лаек. Малайлар сугышып, каралып беткән кулларын, бер-бер артлы килеп, Олы Инәй салып торган чиста су белән ышкып юа һәм ап-ак сөлгегә сөртә.  Олы Инәй аларның кулларын су белән чистартса, күңелләрен үгет-нәсыйхәт аша агарта дигән тирән мәгънә тамашачы өчен шушы гади күренештә ачыла да бетә.

Людмила (Алсу Шакирова) һәм Кендек арасындагы мөнәсәбәтләр дә бик җылы итеп тасвирланды. Артистларның алдан яздырылган диалогы, биюләр, шигырь аша тулы бер мәхәббәт тарихының шаһите булдык. Булат Гатауллин белән Алсу Шакирова тандемына биюдә тиңнәр юк сыман!

Классик әсәрне спектакль буларак тамашачыга нәкъ менә бу форматта тәкъдим итү кыю һәм дөрес адым. Китапка мөкиббән китеп укучылар сирәк булган заманда затлы әсәрләребезгә карата игътибар җәлеп итү аеруча кирәк. «Озын-озак балачак» спектакле озын гомерле булсын иде!

Премьера белән сезне, кариевлылар!  

Гүзәл Сәгыйтова, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, театрның директоры: Тамашачы тарафыннан төрле фикерләр ишетелә. Кемдер аңлый, кемгәдер бу ят форма. «Артистка үсү мөмкинлеге юк», дигән фикер дә булды, мин килешмим. Нәкъ менә төрле формаларда эшләп карап, формалаша да инде актёр. Нинди генә фикерләр булмасын, минем өчен иң кыйммәтлесе – тамашачының кабул итүе. Күрәм, залда елап утыручылар да булды. Димәк, аңлыйлар, димәк, күңелләргә барып җитә.

Әлбәттә, башта мин традицион спектакль теләгән идем. Өлкән артистларыбызга рольләр булыр дип уйладым. Әмма иҗат кешесенең үз юлы, үз карашы, һәм мин моны кабул иттем. Илсур Казакбаевка бу тәҗрибә өчен бик рәхмәтлемен. Хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын иде. 

Ләйсән Фәизова, әдәби бүлек мөдире: Театрыбызда иң нәни тамашачыларыбыз өчен «бэби театр» юнәлеше эшләп килә. Спектакльнең рәссамы Альберт Нестеров исә «Озын-озак балачак» спектаклен «өлкәннәр өчен бэби театр» дип атады. Курчак театры белән чагыштыручылар да булды. Премьераны без зур дулкынлану белән көттек. Аллаһка шөкер, бик җылы кабул иттеләр. Спектакль тәмамлангач, тамашачыларның килеп рәхмәт әйтүләре үзе генә дә ни тора?!

Булат Гатауллин, артист: Тамашачыга Мостай абыйның әсәрен бу төр формада җиткерү җиңел булмады. Без бит сәхнәгә образ булып чыгарга ияләшкән, ә монда алтын урталыкны табу бурычы куелды. Син – актёр да, ягъни Булат булып сәхнәгә чыгасың, персонаж булып бетәргә дә тиеш түгелсең, шул ук вакытта автор тарафыннан сөйләнелгән вакыйгалар, геройлар турында тамашачыга җиткерергә дә кирәк. Артист һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Яңа алым белән эшләү катлаулырак булса да, безнең өчен тәҗрибә мәктәбе булды.  

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев