Логотип Идель
Бу – тема!

«ОЛИМПИАДНИК КӨНДӘЛЕГЕ»: ҖИҢҮ ТӘТЕРМЕ?

Олимпиадаларга әзерләнү синнән нәрсә генә таләп итми итми шул: иртәдән кичкә кадәр мәктәптә уку, китап тулы киштә-өстәлләр әйләнәсендә “яшәү”, күпме борчылу, йокысыз төннәр... Әле җитмәсә бер ярыштан кайтып керергә дә өлгермисең, икенчесенә чыгып китәр вакыт килә дә җитә! Йә, сиңа да танышмы бу хәл? Алайса олимпиада биремнәре чишеп “каткан” башыңны бераз “йомшартып” җибәрергә тәкъдим итәм!

Әле алай гына да түгел, сер итеп кенә бер “олимпиадник” көндәлеген укытам, янәшәсендә калдырылган киңәшләргә дә колак салмыйча үтә күрмә.

04.10.2019 ел

Мәктәп олимпиадалары әйбәт кенә узып китте, киләсе атнада көтеп алган район туры да башлана инде. Әзерлек тулы куәтенә бара, димәк җиңүгә өметләр бар!

Дөрес! Әлеге эштә гел илһамланып, рухланып тору кирәк. Моннан кала, син әзерлекне кызыклы гамәлгә әверелдереп, аннан рәхәтлек тә алырга тиеш, юкса күңелсез эштән хәтта организм да баш тартарга мөмкин. Әле һәр ирешелгән зур максатың өчен үзеңне ничек тә булса сөендерү дә комачауламас иде.

Олимпиада синең мәктәп программасыннан тыш белемнәреңне тикшерүгә, гадәти булмаган мәсьәләләрне чишә белүгә юнәлтелгәнен онытма. Яшьтәшләрең белән уку йортныда өйрәнгәнне син инде яхшы белеп, алда үтәселәрне дә үзләштереп барырга киңәш ителә. Тик гел авыр мәсьәләләр чишүдән тыш, арасында гади интеллектуаль уеннар яки ребуслар чишүдән дә бары тик файдага гына булыр.

15.12.2019 ел

Ура, район этаплары да тәмам, ниһаять! Кирәк бит, бер дә үтмәс тоелган  тур да җиңел генә җиңелеп куйды бит үземә. Балларым шактый югары, шуңа күрә бүгеннән үк республика турына әзерләнә башлыйм!

Кеше тәүлекнең 24 сәгатен дә бер дәрәҗәдә продуктив итеп үткәрә алмый бит. Әйе, әйе, хәтта үзен бик нык чыныккан, дип уйлаганы да! Шунлыктан әзерлек арасында эшчәнлек алматштыруны да күздә тотарга кирәк.  Ә олимпиада турлары арасында, гомумән, 3-4 көн укудан баш тартып торырга киңәш ителә, эмоциональ ару гел янәшәдә йөргәнен дә оныту яхшыга китермәс.

27.12.2019 ел

Төнге өчтә кинәт уянып киттем, өстәл артында китаплар кочаклап  йокыга киткәнмен бүген. Уфф... арыдым! Әле әзерлеге дә берничә фәннән беррәттән бара бит!

Арыганлык хисе, эшеңә кызыксыну югалту – табигый күренеш, шуңа күрә моның өчен үзеңне кимсетү һәм орышуны читкә куеп торырга кирәк. Ял - бу очрактан иң яхшы чыгу юлы, үзеңә бары тик берничә көнлек тәнәфес игълан итү дә җитә. Шул ук вакытта, галимнәр фикеренчә, илһам чыганагын синең кебек олимпиадага әзерләнүчеләр белән аралашудан да алып була. Бер төрле шартларда булганлыктан, алар ярдәм итү ысулларын башкаларга караганда күпкә яхшырак белә.

Әгәр әзерлеккә мөстәкыйль рәвештә игътибар биреп булмый икән, ярдәмгә шактый популяр “помидор” методы килергә мөмкин. Тайм-менеджментның бу техникасы 80нче еллар ахырында уйлап чыгарылган, ә исеме помидор рәвешендә ясалган кухня таймерыннан алынган. Әлеге үзенчәлекле ысулның мәгънәсе шунда ки, 25 минут дәвамында өзлексез эшләргә, ә аннан соң 3-5 минутка тәнәфес ясарга кирәк. Һәр дүртенче «помидор» дан соң 15-30 минутлык ялга китү тәкъдим ителә.

13.01.2020 ел

Эх, озак көтүдән дә авыррагы юк икән, бүген үк барлык белгәннәремне язып, тизрәк котылыр идем! Уйлап карасаң, бәлки бөтенрәсәй куләмендә уздырылучысына да үтеп булыр... анысын инде тагын да күбрәк көтәсе, әзерлеге дә төплерәк кирәк...

Ничек кенә тырышсаң да, куркуны тулысынча юкка чыгару мөмкин түгелдер, әмма продуктивлыкны югалтмас өчен, бу халәт өстендә эшләргә кирәк. “Башта мин республика этабында чыгыш ясыйм, аннары белемнәрне ныгытып, олимпиаданың финалына узарга тырышам,” – дип уйлау мөһим, барысын да берьюлы тотып алып, ярышның йомгаклау этабы өчен алдан ук борчылуларны читкә кую зарур.

Барысын да берьюлы өйрәнеп һәм ятлап бетерү дә мөмкин түгел, шуңа күрә организм һәм баш мие алдан ук бер төрле күләмдәге мәгълүмат алуга ияләнергә тиеш.

Узган елдагы олимпиада биремнәрен чишеп, синнән нәрсә таләп ителгәнен дә иң элек карап кую киңәш ителә, әлеге ысул да купмедер дәрәҗәдә синең борчылуыңны киметер.

Барысы да гел син теләгәнчә дә бармас, әлбәттә, тик берүк шуны оныта күрмә: юл башындагы дистәләгән, йөзләгән катнашучы арасыннан алга таба үткәнсең икән, бирешмичә, Олимп тавының “иң югары ноктасына” менүеңне дәвам ит! Ә быел менеп җитү насыйп булмаган икән, “запаста” киләсе елың барлыгын онытма!

Рүзәл ШАРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев