Логотип Идель
Бу – тема!

НЕЙРОН ЧЕЛТӘРЕ: КИЛӘЧӘКТӘ БЕЗНЕ НИ КӨТӘ?

Кайчандыр фәнни-фантастик романнарда гына яшәгән ясалма интеллект хәзер безнең көндәлек тормышыбызга ныклап кереп урнашты. Сез, бәлки, нейрон челтәрләренең ни рәвешле эшләвен белмисездер дә, ләкин алар безнең көндәлек тормышта еш очрый. Тавыш ярдәмчеләре һәм автоматик тәрҗемәчеләр, махсус реклама, йөзне тану ярдәмендә түләү яки смартфон камерасында фотоны яхшырту – болар барысы да ясалма интеллект ярдәмендә эшли. Һәм шунысы кызык, нейрочелтәрләр хәзер сәнгать өлкәсенә дә үтеп керә башлады. Көн саен диярлек, социаль челтәрләрдә компьютерларның музыка язарга өйрәнүләре һәм тиздән танылган музыкантларны алыштырачаклары турында сөйлиләр. Чыннан да, музыка өлкәсен нинди язмыш көтә икән? Ничек уйлыйсыз? Бу язмада мин әлеге сорауларга җавап табарга тырыштым һәм нейрон челтәрләре ярдәмендә үз кулларым белән төрле көйләр язып карадым!

Башта нейрон челтәрләренең нидән гыйбарәт икәнлеген ачыклыйк.

Нейрочелтәрләр баш миенең «нейрон» бәйләнешләре принцибы буенча эшли, ягъни кулланучыларның катлаулы сорауларын берничә мөстәкыйль мәгълүмат эшкәртү алгоритмнары аша үткәрәләр, аннары бу алгоритмнарның нәтиҗәләре бергә кушыла һәм ниндидер соңгы версия рәвешендә күренә. Һәм бу барысы да 5-10 секунд эчендә эшләнә. Бу бит могҗиза! Килешәсезме?

КИЛӘЧӘК МУЗЫКАСЫ

Музыка даими рәвештә үзгәрә, бу җәмгыятьтәге процессларга, кешеләрнең кызыксынулары үзгәреп торуга бәйле. Һичшиксез, музыка алга таба да үзгәрәчәк. Без хәзер тыңлаган җырлар модадан чыгачак, нәрсәдер классикага әвереләчәк, ә нәрсәдер онытылачак. Кайбер галимнәр киләчәктә музыканы нейрон челтәрләре язачак дигән фикердә.

Музыка язучы нейрон челтәрләре:

1. Mubert. Бу платформада гади һәм аңлаешлы интерфейс ярдәмендә сез социаль челтәрләрегез яки Youtube видеосына өстәр өчен треклар яза аласыз.

2. Jukebox. Ул төрле жанрларда һәм стильләрдә музыка тудыра, шулай ук трекларга мәгънәле текстлы вокал да өсти.

3. MuseNet. Бу кушымта ун төрле инструмент кулланып 4 минутлык музыкаль композицияләр тудыра. Нейрон челтәренең тагын бер уникаль ягы – ул Моцарт кебек танылган композиторларга һәм хәзерге музыкантларга охшатып язарга тырыша.

Миңа калса, бу кушымталар ярдәмендә төрле кызыклы экспериментлар ясап була, сынап карарга кирәк!

 Без бик күп сөйләшеп, эксперимент турында оныттык бит! Әйдәгез, кызыклы тәҗрибәбезгә күчик. Мин интернет тирәнлекләрендә Beatoven дип аталган нейрочелтәр таптым. Эшне башлап җибәрер өчен безгә  аккаунт ясарга кирәк. Теркәлгәннән соң, шунда ук аңлаешлы һәм уңайлы интерфейс ачыла. «New treak» дигән символга басабыз һәм кирәкле мәгълүматны кертәбез – безнең булачак көйнең исеме, озынлыгы, темп. Шуннан соң нейрочелтәр әзер көйләрне бирә. Бу интерфейста сез үз җырыгызның аерым урыннарны кисеп яки бөтенләй башка жанрга үзгәртә аласыз. Әйе, барысы да гади һәм уңайлы. Ә сез нәрсә көткән идегез? «Ой, менә хә биш сәгать көтәсе була, ә минем бик күп эшләрем бар...» дип уйладыгызмы?  Юк, юк бу бит «нейросеть»! Минем бу нейрочелтәр ярдәмендә язган җырны тыңлап карарга телисең икән, рәхим ит!

Хәзергә нейрочелтәр бары тик үзе өйрәнгән (интернет киңлекләрендә булган музыкаль архив) музыкада булган эмоцияләрне генә «имитацияли» белә. Әмма нейрон челтәре музыкантның яхшы ярдәмчесе була ала, шул ук вакытта, кеше үз эшен күпкә яхшырак эшли. Ә сез көндәлек тормышта нейрон челтәрләре кулланасызмы?

Сөмбел ЙОСЫПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев