Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ РЕЙТИНГ СИСТЕМАСЫ: ЯХШЫМЫ/НАЧАРМЫ?

Алисә туташның мәктәп белән саубуллашканына инде менә бер ел була, әмма ул һаман студент тормышына күчеп бетә алмый әле. Бу мәкалә дә гимназиягә багышлап (үзем укыган чордагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» хәзер «Адымнар-Актаныш» күптелле мәктәп дип атала) язылды. Бүген мин сезгә Актаныш гимназиясенең балл системасы һәм укучылар арасындагы рейтинг турында сөйләмәкчемен.

Балл системасы гимназия тормышына 5 ел элек керде. Һәрбер балага ул аерым таблица форматында чыгарыла. Балларны төрле өлкәдәге бәйге\олимпиада\акцияләрдә катнашып алып була, ә файдасы билгеле инде: бу система яхшы билгеләргә укырга, спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә, тәртип бозмаска этәрә.

Рейтингның иң мөһим бүлекләренең берсе ВОШ (Всероссийская олимпиада школьников;). Бу бүлектә 9 төрле багана бар, димәк 9 төрле балл алып була.

Район күләмендәге олимпиадада:

Җиңүче 12 балл

Призёр 10 б.

Катнашу 5 б.

Республикакүләм олимпиада:

Җиңүче 20 б.

Призёр 15 б.

Катнашу 8 б.

Олимпиаданың йомгаклау этабы:

Җиңүче 40 б.

Призёр 30 б.

Катнашу 20 б.

Башка төрле олимпиадалар:

Дистанцион олимпиадалар:

Җиңүче 3 б.

Призёр 2 б.

Катнашу 1 б.

Конференцияләр:

Районкүләм б.

Җиңүче 3 б.

Призёр 2 б.

Катнашу 1 б.

Гимназиякүләмендә эшләп килүче проктларда катнашу 15 б.

Спорт һәм сәнгать бәйгеләре:

Районкүләмендә

Җиңүче 5 б.

Призёр 3 б.

Катнашу 1 б.

Республикакүләм

Җиңүче 10 б.

Призёр  8 б.

Катнашу 3 б.

Россиякүләм/Халыкара

Җиңүче 12 б.

Призёр 10 б.

Катнашу 4 б.

Мәктәп тормышында актив катнашу/тәрбия өлкәсендә түбәндәге бәяләмәләрдән чыгып сыйныф җитәкчесе 0-10 балл куя ала:

Өй эше эшләү

Укучылар белән аралашу

Тәрбиячеләр белән аралашу

Дәрестә катнашу

Мәктәпкүләм чараларда актив катнашу

Бу бүлекнең тагын бер баганасы әти-әниләрнең мәктәп тормышында катнашу/җыелышларга килүенә багышланган. Һәр чарага 2 балл бирелә.

Кире коиффициент (алда җыелган баллардан алына)

Алда әйтеп киткәнчә, начар билгеләр өчен балла алына:

Чиреккә чыккан һәр өчле өчен –3 балл.

Уставка каршы килү яки интернатта яшәү таләпләрен үтәмәү очракларында 10 балл киселә.

Яңа ел алдыннан бу ярты еллыкта иң күп балл җыйган 3 балага Кыш бабайдан өстәмә бүләк буларак бер тартма мандарин (2 кг) бүләк итәләр.

Май азагында, бөтен баллар кушылып, укучылар рейтингы чыгарыла. 3 яшь категориясендә иң-иңнәрне билгелиләр. Әлеге исемлекне интерактив тактада бәйрәм алдыннан карап була.

Әлеге көн гимназиянең традицион бәйрәме кебек инде! Һәр елны көтеп ала торган чара. Ул көнне гимназия халкының 1/3 өлеше сәхнә артында була, чөнки бәйрәм мәктәпнең җыр-бию ансамбльләренең матур чыгышлары  белән үрелеп бара. Аннан кала укучылар холлда гимназиядә эшләп килүче проектлар белән таныштыра, кунакларны  кабул итә, ә  кемдер берничә эшне берьюлы башкара: проект та яклый, сәхнәдә дә чыгыш ясый.

Бу кечкенә бәйрәмгә күп кенә билгеле шәхесләр чакырыла, рәхмәт хатының олырак дәрәҗәдә булуына карап сине статуста зуррак булган танылган кеше бүләкли.  Гимназия әзерләгән кыйммәтле бүләкләрдән тыш әлеге кунаклар үз исемнәреннән дә бүләкләр әзерләргә мөмкин. «Кыйммәтле бүләк» дигәч, күз алдыгызга нәрсә килә?  Җавап – мәктәп укучыларында! Тизрәк бел!

Зилия Мансурова, «Адымнар-Актаныш» күптелле мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

– Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәрбер категориядә җиңүче укучыларны гимназиябезнең ел саен үткәрелә торган алдынгыларны хөрмәтләү тантанасында ноутбуклар, электрон китаплар, велосипедлар, акыллы колонкалар, роликлар, наушниклар һәм башка-башка кыйбатлы бүләкләр белән шатландыра. Ләкин иң көтеп алынган бүләк алар түгел. Ел саен Актаныш гимназиясенең 15 «йолдызы» кайсы да булса илгә бушлай диярлек сәяхәт итә. Безнең укучылар Мальта, Чехия кебек илләрдә булдылар. Мин үзем, рейтингта җиңеп, 2019 елның җәендә кояшлы Испаниядә, ә 2020 елның көзендә пандемия чикләүләре сәбәпле республикабыз мәркәзе – Казанда булып кайттым. Испаниядә булу миңа онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Ә гимназия алдынгылары белән Казанга сәяхәт итү миңа бу шәһәргә тагын бер кат гашыйк булырга ярдәм итте.

Ә Испания... Испаниядә рәхәт идеее. Андагы температура көндез +32 дән дә төшмәде, ләкин төнге икеләргә катып үлмәле + 17 гә төшкәне истә. Без дустым белән тышта лежакларда ятабыз дип хыялланып чыккан идек... тот сиңа! Салкынга тузә алмыйча, кире җылы урынга кереп яттык. Ул елны без 12 укучы һәм бер инглиз теле укытучысы барган идек. Андагы сөяхәтнең төп максаты – шул аланда ял итуче балаларга татар телен өйрәтеп, үзебезнең инглиз теленең белү, аралашу дәрәҗәсен яхшырту иде. Практика дигәннән, без көн саен зур сәүдә үзәкләренә йөри идек. Анда мин үземә күп киемнәр, сувенирлар, ризыклар җыйдым. Ул сатучылар белән сөйләшү... Шулай, бер кибеттә , «How many it costs?» – дип сорыйм, сатучы бәяне аңлата, шуннан соң минем хата ясавым һәм акцентыма бәйле (How much does it cost? булырга тиеш), «Sorry, where are you from?» – дип сорады. Мин соң инде: «From Russia,» – дидем, һәм шуннан соң ул көлеп, миңа русча аңлата башлады...

Шулай ук без анда берничә сериядән торган «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштереп татарча видеолар төшердек, балаларга татар халык биюе өйрәттек. Испаниянен Көньяк-Көнчыгыш регионнарында бар районнарны диярлек урап чыктык. Көн саен су керергә йөрдек. Ул диңгезнең рәхәтлегеее... Башта гимназистлар аерым бер зууур өйдә торды. Бассейн, душ, икешәр санузел, бик күп булмәләр, мангаллар, төрле уеннар һәм җайланмалар, палаткаларга хәтле бар иде. Холодильник гел тәм-томнар белән тулы иде. Әле Нәфисәнең туган көнен дә шунда үткәрдек. Бик күңелле бәйрәм булган иде. Соңрак без калган балалар ял итә торган өйгә күчтек. Ул зур коттедж-отель кебегрәк корылган иде. Күчүебез булды – кайту көннәре дә якынлашты. Испания турында бик күп сөйләргә була. Анда үткәрелгән һәрбер минут минем хәтеремдә калачак. Гимназия укучыларына мондый мөмкинлек биргән бар кешегә бик зур рәхмәт. Озын сузнең кыскасы, рейтинг системасында мин шәхсән үзем өчен бары тик плюслар гына күрәм.

Нәфисә Вәлиева – мәктәп рейтингында иң күп балл җыеп гел беренче урында булган рекордсмен кыз. Хәзерге вакытта «IT-лицей» да белем ала (2021 елга кадәр гимназиядә укыды).

– Бер яктан караганда, балл системасы – ул әйбәт иде – укучыларны илһамландыра, максатчан булырга өйрәтә, яңа эшләргә этәрә. Укытучылардан еш кына: «Менә балл бирәләр дигәч, укучылар бәйгеләргә, олимпиадаларга  катнаша башладылар», –  кебек җөмләләр ишеткәнем бар иде.  Актив булмаган укучылар өчен бу «пинок» булып тора.  Ә болай да актив булган кешеләр өчен бу искелек кебек булды, минемчә. Минем үземә, балл системасы бик үк ошап бетми иде. Беренче елны барысы да яхшы иде, икенче елдан башлап, укучылар балл өчен генә эшли башладылар. Чит илгә чыгу, ул һичшиксез, бик кызык иде. Әмма кайбер  очракта анда әти-әниләре гимназия тормышында актив катнашкан балалар эләгә иде. Миңа бу әйбер ошамады, чөнки андыйлар бу сәяхәтне үз көчләре белән тырышып алмаган, аның кадерен белмиләр һәм алардан да яхшырак, лаеклырак укучылар бар.

2019 нчы елның 31 июнь-13 август аралыгында без, гимназиядән тугыз укучы Чехиядә, Прага шәһәрендә Халыкара Яшүсмерләр Оешмасы оештырган инглиз теле курсларында укып кайттык. Дөресен генә әйткәндә, Прагага төшкәч, ул матур булып күренмәскә дә мөмкин. Яши торган урыныбызны күргәч тә шулай дип уйлап куйдым: бар җирдә дә урам рәсемнәре (граффити), бөтен биналар шул граффити белән тулган, ә югыйсә шундый матур, күз явын алырлык бит биналары! Өч көн безнең белемебезне тикшерделәр, аннан соң инглиз телен белү дәрәҗәсеннән чыгып, аерып төркемнәрдә укыттылар.  Шушы төркемнәрдә без көнгә 5 сәгать, барысы бергә шушы курста 50 сәгать инглиз теле укыдык. Әлеге сәяхәттә Карловы Вары, Алманиянең Дрезден шәһәрендә эксуурсиядә булганыбыз иң истә калганы. Шулай ук без , «Азатлык» радиосының резеденциясендә булып кайттык.

Айнур Гилаев, «Адымнар-Актаныш» күптелле мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

– Бу елны рейтинг системасы шактый үзгәрешләр кичерде, ике рейтинг кертелде. Беренчесе укучының шәхси рейтингы булса, икенчесе тәрбия эше буенча, ягъни сыйныфлар арасында алып барыла. Шәхси рейтинг үз эченә укучының олимпиада, уку сыйфаты һәм башка нәтиҗәләрен кертә. Ә тәрбия рейтингы – укучыларның сәнгать, спорт өлкәләре өчен баллары.

Быел сыйныф эшчәнлегенә бик җитди карый башладылар. Һәр чирек саен сыйныфтагы бар укучыларның да тәрбия рейтингы буенча җыелган баллары кушыла һәм мәктәпкүләм җиңүчеләр игълан ителә. Әлеге рейтингта җиңгән беренче 3 сыйныф төрле шәһәрләргә экскурсия ота. Уку елы азагында исә укучының шәхси рейтингы баллары һәм тәрбия рейтингына керткән өлеше кушыла һәм бердәм рейтинг булдырыла, аның буенча иң яхшы укучыларны билгелиләр. Шулай ук бу укучыларга чит илләргә яки Россиянең төрле шәһәрләренә бару мөмкинлеге бирелә.

Мин +/- 400 баллны бик җиңел җыя идем (Искергән лайфхак!). Татар Википедиясендә мәкаләләр язу буенча бәйгеләр алып барыла һәм аларны язып акча да, баллар да алып була. Узган елны бер мәкалә өчен 10 балл бирелә иде. Мин моны күреп алдым да, үземнең «Татар 4.0 – 2021» бәйгесе кысаларында булдырылган 57 мәкаләм өчен 468 балл оттым. 40 мәкаләм яңа иде, аңа тулы 10 балл өстәделәр, калаган 17се – тулыландырылган гына, аларның һәрберсенә 4 шәр булды. Бөтен кеше шаккатты: балл да, акча да алам җитмәсә. Барсы да алдан куелган тәлапләргә туры килә, моны һәркем дә эшли ала, тик тырышырга гына кирәк. Әлеге елга килгәндә, ТатВикида шулай ук мондый типтагы бәйгеләр үтте һәм язган мәкаләләрем өчен балларны 3нче чирек нәтиҗәләре буенча тәрбия рейтингына өстәргә мөмкинлек барлыкка килде. Минем төрле бәйгеләрдән 116 мәкалә җыелган иде. Тик быел инде бер мәкалә бәясен 10 баллдан 3 баллга төшерделәр. Шулай ук төрле канәгатьсезлекләр туу сәбәпле, дүртенче чиректә максималь рәвештә 5 кенә мәкалә өчен балл өстәү мөмкин. Хәзер инде мин 15 баллдан артыграк җыя алмыйм.

Кызык хәлләргә килгәндә, Чехия супермаркетында мин 200 кронга (ул вакытка 500 сум тирәсе) 1 кг матур тышлыклы «Нутелла»ның оригиналын таптым, бәясеннән шаккатып, алырга булдым. Ачмадым, өйгә дип сакладым. Әмма аэропортның тикшерү ноктасында миңа: «No, no!» – дип, тәм-томны алып калдылар. Кызык та, моңсу да.

Бу мәкалә турында уйлап йөргәндә мәктәпнең тагын бер тәҗрибәсе искә төште. Мин 8 сыйныфта укыганда «срез знаний» була иде. Һәр фәннән укытучылар тарафыныннан 10 сораулы тест төзелә. Төп дәресләрдән соң барлык сыйныфларны бутап парта артына утырталар иде дә, билгеле вакытта (ялгышмасам 2 сәгать эчендә) бу сорауларга җавапны язып тапшырырга тиеш идек. Бер-ике көннән барлык укучыларның балалары бар мәктәп халкы каршында балларыңны элеп куялар: иң яхшы белүче укучыдан – көчсезрәкләргә таба. Нәкъ кино-сериалардагы кебек, яңа гына караган бер дорамада егет үз балларын белергә һәм белдертергә теләмәгәнгә ул рейтингны ертып йөгереп киткән иде, ярый әле бездә андыйлар булмады!

Айнур сөйләгән сыйныфлар рейтингы безнең чорда да бар иде.  Әлеге ярышта без  9 сыйныфта җиңү яулап, 10 сыйныфта Чаллыга бардык.

Шәхсән миңа, рейтинг системасы ошый иде, чөнки синең тырышлыгыңны бәялиләр: бүләкләр, акча, мөмкинлекләр бирәләр. Әмма бу рейтинг белән бар укучы да «яшәми», кайберләренә барыбер, иң соңгы булмасалар – шул җитә, билге дә төзәтмиләр, гимназия тормышында да катнашмыйлар.  Кемнеңдер әниләре, укытулары рейтинг белән яши (бүләге кыйммәтле бит).  Миңа әлеге рейтинг сыйныфташлар, дуслар, мәктәп халкы арасында үземнең позициямне, урынымны аңларга ярдәм итә иде. Әмма миңа калса, кечкенәрәк сыйныфларда, рейтинг көндәшлек хисен арттыра, ә мин – һәрвакыт дуслык яклы. Миңа чит илгә чыгу бәхете тимәсә дә, үкенмим, чөнки иптәшләрнең магнитлары, кызык хәлләрен тыңлап, сторизлары, фотосурәтләрен карап, үзем шунда барып кайткандай булдым. Тагын шуны әйтәсем килә: гимназиянең алдагы тормышында чит илгә чыгучы укучылар исемлеге артсын иде, һәм аз гына җиңүдән калган 5-10 урыннарга да нинди дә булса аланнарга юллама бирсәләр иде, әйтик «Сәләт», «Артек» ише танылган лагерьларга. Уңышлар!

Алисә ФӘРДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев