Логотип Идель
Бу – тема!

МӘМИ АВЫЗЛАРГА ЯРДӘМ

Борын-борын заманда син дә, мин дә тумаганда, егетләр кыюрак, кызлар оялчанрак булган. Ә хәзер ничек? Егет заты башта танышыр өчен бер ел көч җыя, соңынан вкда дуслык тәкъдим итә. Әле монысына – рәхмәт. Алайса бит кайберләре үзең килеп эндәшкәнне көтә. Кызлар, дөнья безнең өскә калып бара. Мәми авызларга булышырга кирәк. Үзебезнең дәрәҗәне төшермичә, сиздертми генә беренче адым ясарга өйрәник, булмаса?!

Киңәш первый

Тәәәк! Без дә, ВКдан ерак китми генә, егетләр ысулы буенча эш итәрбез. Мәктәптә ошатып йөргән мачоның диварына керәсең дә, фотосурәтләре астындагы «йөрәк»кә басып чыгасың. Курыкма! Всё пучком. Ул синең аның диварын минутсаен карап торганыңны белмәячәк, хәзер бит актуаль фотолар дигән нәмәрсә бар. Шунда күргән дип уйлаячак! Так что, шашып сөйгәнеңне аңламаячак та! Әйтергә онытып торам, мачобыз онлайнда булсын инде, йә күрмәс! Логика буенча ул: «О, нинди шәп кыз минем фотосурәтләремне карый», – дип, сине дусларга кушарга тиеш. Әгәр  болай да килеп чыкмаса, алга барабыз ...

Киңәш второй

Шулай ук социаль челтәр аша кадрить итәбез. Киңәш, йә булмаса, ярдәм сорап хат сал: «Карале, синең сеңлеңнең матур күлмәге бар, кайдан алды икән ул аны?» – дип түгел инде. Берәр глобальрәк тема кирәк моның өчен. Ул гына белә торган. Фитнесклуб номеры, спортзалда ничә туп, һич югы «Ауди»ның ничә маркасы барлыгы турында сорарга була. Бер дә юк икән инде: «Классташ егетеңнең номеры кирәк», – дип яз. Ачуын да чыгарасың, кызыксынып та китәчәк. Ләкин бит әле: «И, бу Айнурны ошата икән», – дип башы буталачак егетебезнең!!! Шуңа күрә мәсьәләне ачыклап яз. Ни өчен кирәк ул сиңа, кайчан кирәк?

Киңәш третий

Әгәр дә син ошатып йөргән егет белән бик еш очрашасыз икән, мондый ысул бар. Кулыңда булган сумка, китап, ачкыч, айфоныңны (егет бик нык ошаса, билгеле) җиргә «ялгыш» төшереп җибәрәсең дә: «Оййй!» - дип сузасың ( ишетерлек итеп кычкыр, чукрак егетләр күп ул!). Җентелмен булса, әлбәттә, килеп синең әйберләреңне күтәрәчәк. Син исә, рәхмәт әйтеп, сүз бәйләп җибәрәсең инде. Ә менә булышмаса (!!!), андый егет чуртыма да кирәкми! Җимерек айфоныңны күтәреп өйгә кайтып китәсе генә кала.

Киңәш четвертый

Әгәр дә син бу егетне заочно гына, ягъни танышлар аша гына беләсең, ВКда да теркәлмәгәнсең икән, димәк, ул еш була торган җиргә йөри башла. Спортзал, бию түгәрәге. Гел алдында тыз-быз чабып йөр. Аягына китереп бас, кыенсынып торма. Үзеңә дигәнне яулый белергә кирәк ул!

Киңәш пятый

Аның «компашкасы» белән дуслаш. Сеңлесе, йә апасы белән. Сөйгәнеңне алардан да яхшырак  белүче булмас. Ул яныңда булганда, аны кызыктыра торган темаларга сөйләш. Игътибарын үзеңә юнәлтүнең иң яхшы ысулы шушы булыр.

Киңәш шестой

Әгәр дә син бик кыю икән, барып исәнләш, хәлләрен сораш. Авызын йомып карап тормас әле, эндәшер. Ә авызын йомып торса, китәрсең, тормоз егетләр дә кирәкми безгә.

Бер киңәшем дә ошамаган икән, димәк, көтәргә генә кала. Сиңа дигәне адашып йөридер. Килер бер көн – очрашырсыз.

Шундый үртәвеч бар бит : «Кызлар, кызлар - Һавадагы йолдызлар. Малайлар, малайлар - Чүплектәге калайлар.» – Чын-чынлап калайга әйләнәсез инде, егетләр. Бигрәк хиссез, үзегез куркак. Әллә без бигрәк өстә очабыз, йолдызлар кебек... Әллә күпне таләп итәбез. Кызларга беренче адым ясарга өйрәтеп утырмас идем, сезне оялтасым килә. Ә кызлар, безгә килгәндә, шуны әйтәм: егет каратам дип үз бәягезне төшермәгез. Ошатып йөргән кыздан бәйләнчеккә әйләнү дә озак түгел. Авызны чамалап ачарга, итәкнең озынын да кия белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев