«КҮРӘЗӘЧЕЛЕК – КЕШЕГӘ ТЕГЕ ЯКИ БУ ФИКЕРНЕ ИНАНДЫРУ ГЫНА»
Тормышта, карьерада, гаиләдә яки мәхәббәттә билгесезлек булганда, күпләр «караңгы көчләргә» мөрәҗәгать итәргә уйлый. Ләкин күпләрне нәрсәдер туктата. Бу язмада без кешеләрнең ни өчен күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итүе, диннең моңа мөнәсәбәте турында сөйләшербез.
Мин бу темага Амелия исемле кыз белән сөйләшергә булдым. Аның күрәзәчегә мөрәҗәгать итү тәҗрибәсе бар.
– Амелия, ни өчен күрәзәчегә мөрәҗәгать итәргә булдыгыз?
– Аерылышу белән бәйле тормыш авырлыклары килеп чыкты, интернетта рекламага тап булдым, җан ачысын шул рәвешле җиңеләйтергә уйладым.”
– Күрәзәче ниләр сөйләде?
– Беренчедән, ул миңа барысы да яхшы булачак, дуслашасыз, дип ышандырды. Ул аерылышубызның сәбәбен дә әйтә алмады, шул шикләндерде. Аннан соң мин аңа сораулар бирә башладым, ул аларга башта җавап бирә алмады, соңыннан элемтәдән югалды.
– Бу мизгелдә үзегезне ничек хис иттегез?
– Дөресен әйткәндә, бушлык биләп алды, мине барысы да ташлап калдырган кебек булды, нишләргә дә белмәдем, чөнки дусларым да юк, беркемгә дә мөрәҗәгать итә алмадым. Бу халәттән мине медитация генә чыгарды.
– Сеанс өчен тулы сумманы түләдегезме?
– Әйе, ул түләүне 100% алдан җибәрергә кушты, акчаны кире кайтаруны сорый да алмадым, Телеграммда бикләп куйды, анда аралаша идек»
Тагын бер шактый актуаль сорау: дин тотучылар күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәргә аламы?
Сораштырулар күрсәткәнчә, фикерләр икегә бүленде: 56% кеше дин тотучыларга күрәзәчеләргә һәм дәвалаучыларга мөрәҗәгать итәргә ярамый, дип саный. 35% кеше моның бер куркынычы юк, ди, 9% җаваптан баш тартты. Исегезгә төшерик, сораштыруда христианннар да, мөселманнар да катнашты. Мисал буларак Айрат (мөселман) һәм Александр (христан) белән сөйләштем.
Айрат: «Мөселманга гомер китабына язылганнар турында сорау һәм белештерү дөрес түгел. Булганына риза булып яшәргә, бу темага төшенмәскә кирәк”.
Александр: «Күрәзәчеләргә, дәвалаучыларга, багучыларга, сихерчеләргә мөрәҗәгать итүнең бик аяныч нәтиҗәләре турында дәлилләр бар. Аллаһ андый аралашуны тыя.”
Святослав (психолог): «Бу тема безнең көннәрдә бик актуаль. Интернетта фикерләр күп, ләкин төгәл бернәрсә дә юк. Минемчә, күрәзәчелек – ул кешегә теге яки бу фикерне инандыру (алар тормышка ашарга да, ашмаска да мөмкин). Багучылар – бик оста психологлар. Алар борчылуны вакытлыча җиңеләйтә беләләр. Ләкин проблема, чыннан да, җитди булган очракта, ул ышану белән генә хәл ителмәячәк.
Айгөл УСМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев