КӨЗГЕ РЕЦЕПТЛАР
Һәр ел фасылының үз матурлыгы. Әмма көз, минем өчен, башкаларыннан үзенең мул уңышы, алтын яфраклары белән аерылып тора. Күпләр көз айларында төшенкелеккә бирелә дип санала. Көз аеның яңгырлы көннәрендә, өйдән чыгарга да теләмәүчеләр булмый калмас безнең арада. Бүгенге рубрикабыз нәкъ менә шундый укучылар өчен.
Көз ул – тәмле, жинел һәм шул ук вакытта файдалы, витаминнарга бай ризыклар әзерләү өчен иң кулай вакыт. Көзге уңышларны кулланып, сез үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген ныгыта аласыз. Көн дәвамында үзебезне яхшы хис итәргә һәм кәефебезне күтәрергә дә безнең рецептлар сезгә ярдәм итәр.
1. «Табигать төсләре» салаты

Ингредиентлар:
– 1 кишер
– 1 кызыл чөгендер
– 1 алма
– 2 аш кашыгы зәйтүн мае
– Тоз, борыч (тәм буенча)
Әзерләү:
1. Кишер, чөгендер һәм алманы юып, шакмаклап турагыз.
2. Барлык ингредиентларны бергә кушып, зәйтүн мае, тоз һәм борыч белән тәмләгез.
3. Салатыгызны 10 минутка суыткычта тотыгыз, аннары табынга бирегез.
2. «Көзге сөю» чәе

Ингредиентлар:
– 1 аш кашыгы хуш исле үләннәр (мелисса, бөтнек)
– 1 грушa
– 1 алма
– 1 чәй кашыгы бал
Әзерләү:
1. Грушаны һәм алманы вак итеп турагыз.
2. Суны кайнатып чыгарыгыз, аннары үләннәрне һәм туралган җиләк-җимешләрне өстәп, 5 минут пешерегез.
3. Балны кушып, яхшылап болгатыгыз.
3. «Табигать сәламе» исемле көзге коктейль

Ингредиентлар:
– 1 киви
– 1 стакан гранат суы
– 1 чәй кашыгы лимон согы
– Боз
Әзерләү:
1. Кивины блендерда яхшылап изегез, гранат суы һәм лимон согы кушыгыз.
2. Стаканнарга боз өстәп, коктейльне салыгыз.
3. Әзер коктейльне матур итеп бизәп, табынга куегыз. Тәмле булсын!
Сезгә тәмле көзләр һәм рәхәт көннәр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев