Бу – тема!
КӨЗЕН НӘРСӘЛӘРНЕ ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ КИРӘК?
Көзен генә эшләп була торган, көзен генә аерым бер тылсымга ия булган эшләр була. Бүген әнә шуларның исемлеген тәкъдим итәбез.
- Иртәне китап белән каһвәханәдә тәрәзә янында уздыру. Яңгырлы көндә булса, бигрәк тә яхшы.
- Җәен эссе, көз ахырында кияргә салкын булган аяк киемен киеп өлгерергә.
- Яңа зонт, көзге шапка һәм перчатка алырга.
- Җәйге киемнәрне җыеп алып куярга.
- Урманга барырга.
- Карбыз ашарга.
- Шарф бәйләргә.
- Дуслар белән ешрак очрашырга.
- Җәйге фотоларны чыгартып, диварга элеп куярга.
- Гөмбәгә барырга.
- Көзге плейлист булдырырга.
- Шәм кабызып куярга.
- Алма пирогы әзерләргә.
- Көзге фотосессия ясарга.
- Җылы пижама сатып алырга.
- Үзең белән үлән чәйләре салынган термос йөртергә.
- Җиргә берәр хәзинә күмеп калдырырга. Киләсе язда аны казып алырга.
- Көзге салкын кичләрдә укыр өчен күп итеп китаплар сатып алырга.
- Кышын эшлисе эшләр исемлеген төзергә.
- Яфраклардан букет җыеп, вазага утыртырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев