КОРОНАВИРУС КОФЕДАН КУРКА
Ә син белә идеңме? Даими рәвештә кофе эчү COVID-19 белән авыру дәрәҗәсен күп тапкырга киметә. Бу хакта Американың Иллинойс штатында урнашкан Төньяк-Көнбатыш университеты галимнәре хәбәр итә.
Билгеле булганча, галимнәр тикшеренү эшләре алып барган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, тәүлегенә берничә чынаяк кофе кулланган кешеләрнең, аны эчмәүчеләргә караганда, коронавирус белән авыру куркынычы 10% ка диярлек кимегән. Шулай ук кофеның 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларда үпкә ялкынсынуы арту ихтималын да киметүе ачыкланган.
Кайбер табиблар кофены коронавирус белән авырган вакытта да эчәргә киңәш итә. Моның сәбәбе икәү: кофе ашказаны-эчәк тракты микрофлорасына уңай йогынты ясый һәм ялкынсынуга каршы тәэсир итә торган файдалы бактерияләр барлыкка килүне стимуллаштыра. Шулай ук бу микроорганизмнар туклыклы матдәләрне үзләштерергә булыша. Эчемлек тагын коронавирус белән авырган вакытта организмны тонуста тотарга ярдәм итә. Кофеин кан әйләнешен яхшырта, шул сәбәпле инфекциягә каршы көрәштә иммунитет активлаша.
Ә нинди кофе эчәргә соң?
Табиблар бернинди өстәмәләрсез натураль кофе кулланырга куша. Алар әйтүенчә, бу эчемлекне көннең беренче яртысында эчәргә кирәк. Рейтинг буенча, сатып алучылар арасында түбәндәге кофелар популяр санала:
Segafredo Speciale 100% Arabica
Illy Classico
Woseba Cafe Brasil
Lavazza Qualita Oro
Jardin Colombia Supremo
Bushido Specialty
Lavazza Super Crema
Lucaffe Espresso Bar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев