17 ноябрь 2021 яңалыклары
-
КОРОНАВИРУС КОФЕДАН КУРКА
Ә син белә идеңме? Даими рәвештә кофе эчү COVID-19 белән авыру дәрәҗәсен күп тапкырга киметә. Бу хакта Американың Иллинойс штатында урнашкан Төньяк-Көнбатыш университеты галимнәре хәбәр итә. -
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН БҮЛӘКЛӘҮ ТАНТАНАСЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
17 ноябрь көнне без, ниһаять, «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесе җиңүчеләрен җыеп бүләкләдек. Бер айдан артык дәвам иткән әлеге бәйгенең быел географиясе дә, саннары да шактый зур һәм үзгә иде. «Текст», «Рәсем» һәм «Видео» номинацияләренә 130дан артык эш килде, ата-аналары белән, сыйныфлап катнашучылар да бар иде. Җиңүчеләрне янәдән котлыйбыз һәм фоторепортаж тәкъдим итәбез! -
ЭШТӘ ГАДИ СЛЕСАРЬ - СӘХНӘДӘ МОҢЛЫ САНДУГАЧ: КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ ЗАМАН-НАШЕ ВРЕМЯ» ГАЛА-КОНЦЕРТЫ ГӨРЛӘДЕ
Казанда Пирамида сәхнәсендә эшләүче яшьләр өчен ел саен уздырыла торган «Безнең заман-Наше время» фестиваленең финалы узды. Фестивальнең тугызынчы елында Гран-прины Менделеевск шәһәреннән Амоний химия сәнәгате комплексы командасы яулады!