Логотип Идель
Бу – тема!

КОМПЬЮТЕРДА УТЫРЫП СПОРТЧЫ БУЛЫП БУЛАМЫ?

«Киберспорт» сүзе тиз арада миллионлаган фанатның йөрәген яулап алды. Ул компьютер каршында утырып, күнел ачу гына түгел, ә фикерләү һәм махсус күнекмәләр кирәк булган спорт төре. Барысы да профессиональ спортчыларныкы кебек: авыр тренировкалар, команда, күп турнирлар, зур җиңүләр, дан һәм хәтта разрядлар. Тик барысы да виртуаль дөньяда.

2012 нче елда компьютер уеннарын спорт төре кебек атаудан көлгән булсалар, хәзерге вакытта киберспорт караучыларының саны Формула-1 ярышларыныканнан берничә тапкырга күбрәк дип санала. 2019 елда белгечләр санавы буенча, барлык кешеләрнең алты миллиардтан артык сәгате виртуаль спорт буенча трансляцияләрне карауга киткән. Бу спорт төре турында тагын нинди кызыклы фактлар бар икән? Әйдәгез киберспорт белән бергәләп танышыйк!

КОМПЬЮТЕР СПОРТЫ  (КИБЕРСПОРТ) – спорт уеннарының бер төре һәм компьютер яки видео уеннар нигезендә ярышларга әзерләнүнең махсус практикасы. Ул кеше һәм компьютер арасында көндәшлек түгел, ә кеше белән кеше яки команда белән команда көндәшлеге өчен тигез шартлар тудыра. Әмма монда шуны билгеләп үтәргә кирәк: компьютер уенында көненә 12 сәгать уздырган кеше һәрвакытта да киберспортчы булып саналмый. Компьютер уеннары һәрвакытта да киберспорт түгел, ә геймер  киберспортчы түгел. Беренчедән, барлыгы егермеләп уен киберспорт уеннарына керә, аларның иң популярлары – Dota 2, CS 2 һәм физик спорт төрләренең виртуаль симуляторлары.  Икенчедән, спорт – ул тренировкалар системасы. Профессиональ командаларның һәм спортчыларның теоретик һәм практик дәресләр, хаталарны анализлау, тренер белән эшләү, физик активлык һәм ял элементлары кергән системасы бар.

Татарстанда виртуаль спорт буенча беренче рәсми ярышлар 2016 нчы елда, компьютер спорты рәсми спорт төре дип танылган елда уза башлады. Ярышлар үткәрү өчен компьютер спортының төбәк бүлеге җавап бирә. Алар арасында: Студентлар өчен ярышлар – Татарстан Киберспорт Студентлар лигасы (Бөтенроссия киберспорт Студентлар лигасының төбәк этабы); Татарстан Республикасы Студентлар лигасы; КНИТУ-КАИ ректоры Кубогы; КИУ университеты чемпионаты һәм Кубогы. Мәктәп укучылары өчен ярышлар – Бөтенроссия интеллектуаль-киберспорт мәктәп лигасының төбәк этабы. Иң кызыгы шунда: киберспорт хобби кебек кенә чикләнми, төрле турнирларда катнашкан өчен чын спорт разрядлары да алып була. Алар күп плюсларга ия, мәсәлән, югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар бирә.

Әле дә компьютер уеннарын бушка вакыт үткәрү кебек санаучылар булса да, быел Халыкара Олимпия комитеты Олимпия киберспорт уеннары оештыру турында игълан итте. Мондый беренче чемпионатның оештыручысы Согуд Гарәбстанының Милли олимпия комитеты булачак. Уеннар 2025 елда узачак.

 

«Тренировкалар башында мәҗбүри рәвештә физик күнегүләр булырга тиеш».

«Компьютер каршында көне-төне вакыт уздыру зыянлы бит, нинди спорт булсын инде бу?» дип каршы килгәннәргә виртуаль уен оештыручыларының җавабы бар: Рәсәй Компьютер спорт федерациясе санаулары буенча, копмьютер уеннарын ләззәт өчен генә уйнаучыларга караганда, киберспортчылар монитор артында вакытны ике тапкыр азрак үткәрә икән. Шулай ук, әзерлек программасының федераль стандарты буенча тренировкалар башында мәҗбүри рәвештә физик күнегүләр булырга тиеш. Шуңа һәр профессиональ командада физик әзерлек буенча аерым тренерлар бар. Нәтиҗә ясасак, дөрес алым һәм яхшы периферия булганда сәламәтлеккә тискәре йогынты минималь дәрәҗәдә булачак.

Спортчылар 14 яшьтән рәсми ярышларда катнаша ала. Мондый яшьтә булып та алар Бөтенроссия ярышларында җиңүче булган очраклар булгалый. Әгәр өйдән уйнарга мөмкинлек юк яки команда белән махсус җыелырга кирәк икән, Казанда Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта урнашкан «Cyber Park Arenaда» бушлай шөгыльләнеп була.

Бүгенге көндә профессиональ рәвештә бик күп уенчылар чыгыш ясый, алар Казанда локаль турнирларда үз юлларын башлаган булсалар, хәзер Россия буенча һәм халыкара турнирларда үзләрен күрсәтәләр. Мәсәлән, Аяз «nAts» Әхмәтшин – VALORANT буенча Liquid командасы уенчысы, дөнья чемпионы, Айрат «Silent» Газиев – элек Dota 2 буенча профессиональ уенчы, ә хәзер Spirit командасы тренеры һәм башкалар.

 

«БЕР ЯЛГЫШ ЭМОЦИЯ БАРЛЫК НӘТИҖӘНЕ БОЗА АЛА»

 Без дә Татарстан Компьютер спорты үсүе өчен зур тырышлык куйган шәхес, Татарстан Республикасының компьютер спорты буенча региональ хөкемдарлары коллегиясе секретаре, ФИДЖИТАЛ һәм БРИКС уеннарында эшләү тәҗрибәсе булган 2 нче категорияле хөкемдар, КИУ киберспорт клубы җитәкчесе – Илназ Шакиров белән сөйләштек.

«Киберспорт турында мин яшүсмер чактан ук хыяллана идем. Казан инновацион университетына укырга кергәч, спортчы буларак юлым башланып китте, уку йорты миңа профессиональ юлны башлар өчен күп мөмкинлекләр һәм күнекмәләр бирде.

Киберспорт – күңел ачу гына түгел, ул зур тырышлык. Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам – киберспортның уңай яклары күп. Ул лидерлык сыйфатларын һәм реакция тизлеген үстерә, вак моториканы һәм стратегик фикерләү күнекмәләрен яхшырта. Тик аның да чиге бар. Иң авыры – уйнау сәгатьләрен контрольдә тоту, чөнки аз гына да артыгын уйнап җибәрсәң, уеннарга бәйлелек һәм виртуаль дөньяда күп вакыт уздыру ихтималы бар.

Технологияләр тиз үсүчән дөньяда, виртуаль спорт белән шөгыльләнү бик актуаль һәм шәп фикер. Әгәрдә сез бу спорт төрендә үсәргә телисез икән, миннән мондый киңәш:

Бар нәрсәгә дә салкын баш белән карагыз, үз хәрәкәтләрегезне тәртиптә тотарга өйрәнегез, чөнки бер ялгыш эмоция  барлык нәтиҗәне боза ала. Шулай ук фикерләү өстендә эшләргә кирәк – стандарт рәвештә булмаган уйлар йөртә  алу һәм турнирдан соң үз уеныңны анализлау - мөһим этап».

Нәтиҗә ясасак, барысы да аңлашыладыр, киберспорт – бик тиз үсүче актуаль спорт төре. Әгәр дә дөрес тренировкалар программасын төзисез икән, өйдә уйнап та, сәламәтлеккә зыян салмыйча, зур уңышларга ирешә аласыз. Иң мөһиме, барысы да сезнең тырышлыктан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев