Логотип Идель
Бу – тема!

«КОЯШ ГОМЕРЕ ТЕЛИМ МИН, ӘНИЕМ СИҢА»: БЕЗНЕҢ «ЯЛКЫН»ЛЫ ӘНИЛӘР

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе – елның иң җылы һәм матур көне. Чөнки ул көн ел да чәчәк бәйләмнәре, ихлас котлаулар, бүләкләр һәм рәхмәт сүзләренә төрелә. Ул көнне кадерле Әниләребезне иң мөһим бәйрәмнәре – Әниләр көне белән белән котлыйбыз. Якты тормыш, бәхетле балачак, әни назы һәм җылысы бүләк иткән газиз кешеләребезгә чиксез яратуыбызны һәм рәхмәтләребезне әйтү өчен тагын бер сәбәп бу матур көн. 

«Ялкын» редакциясе чын күңелдән барлык Әниләрне шушы матур бәйрәм белән котлый! Бәйрәм уңаеннан редакциябез коллективы да әниләре белән бәйле истәлекләрне барлады. 

«РӘХМӘТ СИҢА, ТОРМЫШЫМ МАЯГЫ!»

Әдилә Закирова:

«Әни бик нык гөлләр ярата. Тәрәзәдә куярга урын булмагач, инде идәнгә тезә башлады. Өйдә чат иткән оранжерея. Бер көнне әти эштә булганда, әни килеп: «Кызым, шул-шул авылда (бездән 40 км ераклыкта урнашкан) биик матур гөл калдырткан идем, шуны гына барып алыйк», – дип мине рульгә утыртты.

Юлда барганда «әтиеңә әйтмәбез инде», ди үзе (бу безнең гаиләдә ниндидер фишкага әйләнде инде, әни берәр нәрсә ала калса «әтиеңә әйтмәдем әле мин моны» ди һаман).

Килеп җиттек без, 5 минуттан әни чыга, кулында берни дә юк. Әйбәтләбрәк карасам, кечкенә генә пластик стаканчикта күп булса 5 сантиметрлы сабак чыгып тора. Әнинең «биик матур гөл» дигәне шул булып чыкты. Шул бер «гөл» өчен 80 км барганыбыз һаман да хәтердә әле.

Лалә Кәримова:

«Әнием – укытучы. Кечкенә вакытта мине 7дә уята иде дә, «бешеный» тизлектә әвәләп, җыеп, 7:10да инде алып чыгып китә иде мәктәпкә. Әле күз дә ачылып бетмәгән була. Аның мине җитәкләп, ашыгып барган чагында, аягым җиргә дә тими иде. Өебез мәктәптән болай да ерак түгел, әнинең тизлеге белән очып, өч секундта барып җитә идек. Авыл халкы әле һаман да искә төшереп, көлеп: «Зур-зур атлап Чулпан чаба, артыннан кечкенә Лалә бер атлап, бер очып бара иде», – дип әйткәли (хехе, смишно). 

Шуннан бирле мин әкрен йөри белмим. Ашыкмасам да, гүләйткә генә чыккан булсам да, миннән кызу кеше юк. Тыннарым кысылып, аяклар тотмаслык дәрәҗәгә җитсә дә, тизлегемне ташлый алмыйм хәзер. Рәхмәт яусын Әнигә!»

Зилә Дәрҗеманова: 

«Әнием – миңа бу дөньяның матурлыгын күрсәтүче кеше. Нәкъ аның белән без республикабызның, илебезнең, дөньянын төрле почмакларына сәяхәт итәбез. Барлык шундый сәфәрләрәбездә миңа әнинең ихласлылыгы һәм бала кебек соклануы ошый һәм сөендерә. Соңгы сәяхәтебез Үзбәкстанга бару иде. Анда әнинең бар нәрсәгә соклануы һәм шатлануы күңелемне шундый йомшартты! Ничә яшькә карамастан төрле урыннарга йөри, үзеңне сынап карау, эштән курыкмау, сәламәтлекне кайгырту – боларның барысына миңа әнием үрнәк булды. Рәхмәт, сиңа, тормышым маягы!»

Алсу Касыймова:

«Мин беренче сыйныфка барганда бик бәләкәй булганмын. Кыш айларында әни һәр көн мине мәктәпкә озата иде. Мин күпме генә аңа: «Әни, озатма инде, сыйныфташлар көлә бит», – дип әйтсәм дә, ул кайтып китми иде. Әле дә аның үбеп, кочаклап озатып калганын хәтерлим. Хәзер инде мин студент. Һәм әнинең шулай матур итеп озатуларын бик сагынам.

Алинә Закирова: 

«Әни сине беркайчан да аңламас кебек. Ләкин 20 яшькә җиткәч кенә Әнидән дә якынрак кеше булмаганын аңлый башлыйсың.

Мин үземнең бер туган көнемә бүләк итеп кыйммәтле телефон сораган идем. Аңлашыла ки, шундый акчаны бер көнне үк чыгарып салуы кыен. Шуңа күрә мин бу бүләкне өмет итүдән туктадым. 

Минем туган көн иртәсе гади үтте. Ашыга-ашыга җыенып, әти-әни эшкә, ә мин мәктәпкә чаптык. Дәресләр бетүгә бүлмәмә ишеген ачып карасам: бүлмә матур шарлар белән тулган, ә кроватьта нәкъ мин кызыккан телефон».

Энҗе Габдуллина:

«Әнием бик йомшак характерлы, кеше үпкәләтүдән курка, үзе гел ярдәмгә чаба торган кеше. Һөнәрне дә характерына карап сайлагандыр. Әнием район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.

Кечкенәдән аның «врач апа» булуың аңлап, күреп үстем. Чөнки безнең өй хастаханәнең филиалы кебек – дарулар, уколлар, тагын әллә нәрсәләр тулы бер шкаф, әнинең телефоны да, «Ашыгыч ярдәм»неке кебек үк, бер дә тынып тормый. Авылда әниемә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше калды микән әле. 

Өйдә «личный врач» булгач, безгә дә чирләгән саен укол эләгә иде. Әни ясарга яратмый, әмма ансыз да булмый. Иң кызык та, иң кызганыч та хатирәләр шул укол белән бәйле инде. Авырган чакта әнинең укол җыя башлавы – минем өчен куркыныч төш иде. Заманча сленг белән әйткәндә, шунда ук «атаческая паника» башлана. Кечкенә генә Энҗегә кечкенә генә укол кадау өчен өч зур кеше катнаша: әти башны тота, дәү әни – аякны, әнинең кулында – укол.. Шулай бер авырып, теге укол эләккәннән соң төнлә уянып киттем. Әни янда басып тора. «Кызым, берәр җирең авыртамы?» – ди. Мин әйтәм: «Авырта-а-а». Ул инде һаман температура бардыр, башы авыртадыр дип сорый: «Кай җирең авырта?» – «Укол ясаган җир авырта». Ул хәлләрне әле дә көлеп искә алабыз. Хәзер дә укол ясатырга кирәк булса, кечкенә чак искә төшә. 

Тышлыктагы фото: freepik.com

Теги: әни әниләр көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев