КӨЧЛӘП АШАТУ ЯКИ БУЛИМИЯГӘ БЕР АДЫМ
«Биргәнне аша!», «Ашап бетермичә, беркая китү юк!», «Мин тырышып бетердем, ә син ашамыйсың да...». Бу фразалар күпләргә таныштыр. Тик гап-гади кебек тоелган бу сүзләр, ахыр чиктә, булимия кебек җитди проблемаларга китерергә мөмкин бит.
Төптән үк башласак, мондый сорау туа: ни өчен әти-әниләрдә балаларны көчләп ашату теләге барлыкка килә?
1 СӘБӘП. Балага үз акылы, фикере булмаган затка караган кебек карау, ягъни әти-әни болай дип уйлый: «Минем тормыш тәҗрибәм күбрәк, шуңа мин үз балама ни кирәклеген яхшырак беләм».
2 СӘБӘП. Әгәр бала начар ашый икән, димәк, ул әти-әнисен тыңламый һәм аларга үч итеп ашаудан махсус баш тарта, дип уйлау.
3 СӘБӘП. Әгәр бала ашамый икән, димәк ул авырый. Әлбәттә, монда күпмедер мантыйк бар: чыннан да, хәлсезлек аппетитны киметә ала, шуңа күрә кеше ризыктан баш тарта. Ләкин бу очракта да ашаудан баш тарткан кешенең сүзләренә колак салырга һәм көчләп ашарга мәҗбүр итмәскә кирәк.
Гомумиләштереп әйтсәк, көчләп ашату әти-әниләрнең борчулары аркасында булырга мөмкин – алар бала артык ябык, ул әз ашый, аның аппетиты юк, ул авырый, дип борчыла.
Әти-әниләрнең көчләп ашату алымнары/фразалары:
1. Ашап бетермичә, өстәл яныннан китмисең.
2. Биргәнне аша, кәҗәләнеп утырма.
3. Аша, алайса үсмисең.
4. Ашны ашап бетерсәң, шоколад бирәм.
5. Аша, әбиең синең өчен дип тырышты.
6. Әйдә, тагын бер кашык – әти өчен, әни өчен...
Балачактан көчләп ашату РПП һәм аның кискен очраклары булып саналган булимия белән анорексиягә китерергә мөмкин. Әлеге авырулар күпчелек яшүсмерләрдә очрый.
РПП – ашау белән бәйле психик тайпылышлар классы. Бу очракта кешегә ашау яисә киресенчә ашамау бик авыр бирелә.
Булимия – ризыкны контрольсез күп ашау һәм ашказанын көчләп бушату белән характерлана торган психик авыру.
Анорексия – үз тәнеңне кабул итмәү һәм ябыгырга теләү аркасында, махсус рәвештә ризыктан баш тарту белән бәйле психик тайпылыш.
Болар булмасын өчен белгечләр әти-әниләргә түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итә (һәм бу киңәшләр әти-әниләргә генә кагылмый):
1. Әгәр бала ашарга теләми икән, мәҗбүр итмәскә.
2. Бәйләнмәскә, үгетләмәскә.
3. Ашаган өчен бүләкләмәскә: ашаган аш өчен туңдырма, шоколад сатып алырга вәгъдә итмәскә. Ашау – тәрбия чарасы булырга тиеш түгел.
4. Ашыктырмаска. Ашыгу – ризыкны үзләштерүгә начар йогынты ясый.
5. Бүлдермәскә. Уенчыклар бирү яки ашау вакытында телевизор карау киңәш ителми.
Бөтен гаилә белән бергә ашау – бала үсешенә уңай йогынты ясый. Шуны да онытмаска кирәк: әти-әнисе табын янында нәрсә эшли, бала шуны истә калдыра, аларның гадәтләрен үзләштерә. Шулай булгач, өстәлдә һәрвакыт туклыклы матдәләргә бай ризыклар булырга тиеш. Гаилә белән бергә ашау – баланың ашау белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга ярдәм итә торган вакыт.
Болар – кеше тормышында ашауга мөнәсәбәт формалашуда әти-әни тәрбиясенең тәэсиренә мисаллар иде. Тик бу киңәшләрне дуслар, яраткан кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә карата да истә тотарга кирәк. Иң беренче чиратта, кешегә аның туклануы турында төрттерүле, авыр сораулар бирмәү хәерле. «Ә син нишләп ашамыйсың, симерәм дип куркасыңмы?», «Бигрәк ябыккансың, ашамыйсың мәллә?», «Нигә диетада утырасың?» кебек сораулар бирмәскә кирәк, чөнки кешенең моңа бәйле ниндидер авыр хәтирәсе булырга мөмкин. Бер-беребезгә карата йомшак булыйк, сәламәт булыйк!
Адилә ЗАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев