КЕСӘДӘ АКЧА КАЛСЫН ДИСӘҢ...
Яңа наушник, тәмле каһвә, дуслар белән кинога бару, онлайн-уендагы донат… һәм акча бүтән юк. Сездә дә шулаймы ул? Акчаны эшләү генә түгел, аңлы итеп тота белү дә кирәк. Кулыгызга кергән акча әтәч булып кычкырмасын өчен бу язмадагы киңәшләргә колак салыгыз.
Акча белән дус булу өчен үзеңне бөтен нәрсәдән дә чикләү кирәкми. Финанс грамоталылыгына ирешергә берничә гади кагыйдә, ысулны гадәткә кертү ярдәм итәчәк:
1. «Башта үзеңә түлә» кагыйдәсе: акча кулыгызга керү белән иң беренче чиратта аның 10-20% өлешен алып куегыз. Калган өлешен генә көндәлек чыгымнарга сарыф итегез.
2. Конвертлар ысулы: айлык яки атналык акчагызны 3 өлешкә бүлегез һәм конвертларга салыгыз:
• кирәкле әйберләр (50%): юл бәясе, уку кирәк-яраклары.
• күңел ачу (30%): дуслар белән кафега бару, кино, тәм-томнар.
• сейф (20%): җыелып барыла торган акча (киләчәккә).
3. 24 сәгать кагыйдәсе: берәр кыйммәтле әйбер күреп, аны бик тә аласыгыз килә икән, ашыкмагыз – 24 сәгать көтеп карагыз. Бу вакыт эчендә эмоциональ кызыксыну сүрелергә мөмкин, һәм сез бу әйбернең чынлап та кирәкме-юкмы икәнен аңларсыз.
4. «Түгәрәкләү» кагыйдәсе: кесәгездә яисә сумкагызда җыелып килгән вак акчаларны көн ахырында бер савытка («копилка»га) салып бару гадәтен кертегез. Ай ахырында анда шактый әйбәт сумма җыелачак.
Бу кагыйдәләрдән тыш тагын берничә нәтиҗәле киңәш бар:
– «телим» һәм «кирәк»не аера белегез: берәр әйберне сатып алыр алдыннан үзегезгә сорау бирегез: «Бу миңа чынлап та кирәкме әллә бу минем минутлык теләгем генәме?»;
– конкрет максат куегыз: алдыгызга билгеле бер максат куегыз, мәсәлән, «яңа телефон», «гитара» яисә «курс сатып алу». Максатның бәясе билгеле булса, атнасына яки аена никадәр акча җыелып барырга тиешлеген исәпләве җиңелрәк була;
– чыгымнарны теркәп барыгыз: акчаның кая киткәнен белү мөһим. Моның өчен махсус бушлай телефон кушымталары кулланып, алар аша нинди категорияләрдә артык акча тотуыгызны ачыклап була. Бу атна ахырында кирәкмәгән чыгымнарны күрергә ярдәм итәр;
– картадагы акчаны контрольдә тотыгыз: банк картасындагы акча тизрәк сарыф ителә, чөнки без аның юкка чыкканын күрми калабыз. Чыгымнарны чикләр өчен мобиль кушымтада көндәлек, атналык яки айлык лимит куегыз;
– бәяләрне чагыштырыгыз: бер үк әйберне төрле урыннан карап, иң яхшы бәялесен сайлагыз;
– бөтен акчаны үзегез белән йөртмәгез: урамга чыкканда бүген кирәк булачак сумманы гына алыгыз. Кесәдә акча күп булганда аны тоту теләге дә зуррак булачак;
– сатып алулар исемлеге ясагыз: кибеткә барыр алдыннан телефонга кирәкле әйберләр исемлеген языгыз һәм аннан читкә тайпылмагыз.
Финанс грамоталылыгы катлаулы фән кебек тоелырга мөмкин, ләкин ул көндәлек гади гадәтләрдән башлана.
Зәринә Җиганшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
21 июля 2026 - 13:52
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ УҢАЕННАН ӨСТӘМӘ ЯЛ БУЛМАЯЧАК
-
21 июля 2026 - 13:45
РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛҮЧЕЛӘР САНЫ 11 ЕЛДА БЕР МИЛЛИОННАН АРТЫККА КИМЕГӘН
-
20 июля 2026 - 13:08
АЛДАГЫ ЕЛЛАРДА БДИ 1 ИЮНЬНӘН ИРТӘРӘК БАШЛАНМАЯЧАК
Нет комментариев