Бу – тема!
КАЗ БӘБКӘЛӘРЕ «ВОЖАГЫ», яки ЭКСКУРСОВОД БУЛУ ТАБЫШЛЫМЫ?
Бауман урамына чыксаң, каз бәбкәләре сыман тезелешеп йөргән төркем-төркем туристларны күрми калмыйсың. Әлбәттә, алар янында «вожагы» – экскурсоводлары да бар. Шәһәрнең истәлекле урыннары, тарихы турында сөйләү, сорауларга җавап бирү, һәр туристның игътибарын җәлеп итә белү һәм шәһәрне яраттыра алуы – экскурсоводның төп эше шушы.
Бер карашка, экскурсовод булуның әллә ни авырлыгы юк кебек. Тик бу бер дә алай түгел икән бит! Бәйрәм уңаеннан, Казанның 155нче гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы экскурсовод Эмиль Шәйдуллин белән бу һөнәрнең нечкәлекләре турында аралаштык.
– Эмиль, экскурсовод һөнәре сине кайчан үз эченә алып кереп китте?
– Мин экскурсовод булып 3нче курстан эшли башладым. Тәүге экскурсиям Казан - Алабуга арасында булды. Шушы юлда Казан, Татарстан турында мәгълүмат сөйләргә кирәк иде. Иң куркынычы сүзне башлап җибәрү иде. Ә аннары үзеннән-үзе китте, хәзер мине туктатуы авыр инде.
– Тарих белән кайчаннан кызыксынып киттең?
– Институтта укыганда, дусларым белән бергә Казан тарихы белән кызыксына башладык. “Вконтакте”да махсус төркем булдырып, анда шәһәребез турында кызыклы фактлар чыгара идек. Очрашканда, бер-беребез белән шушы темага фикерләштек. Минем өйдә Казан, Татарстан тарихы, татарлар турында кечкенә генә китапханә бар, анда барлыгы 80-100 китап бар. Үземдә күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат туплагач, башкаларга да тарих турында сөйләргә теләдем.
– Экскурсовод булу сине нәрсәсе белән җәлеп итә?
– Миңа кеше белән эшләү, төрле шәһәрләрдән килгән туристлар белән аралашу ошый. Казаныбызның нечкәлекләре турында бар күңелемне биреп сөйли. Күп кенә экскурсоводлар вакытка карый. Гадәттә, бер экскурсия 1,5 сәгатьтән артмый. Мин вакытка игътибар итмим. Туристлардан алдан ук: “Вакытыгыз бармы?” дип сорыйм. Уңай җавап ишетүгә, рәхәтләнеп сөйлим, алар теләгән җиргә керәләр, фотога төшәләр. Шулай итеп, экскурсия 2-3 сәгатькә сузыла. Мин үзем генә сөйләп калмыйм, килгән туристлар белән дә аралашам. Казанга Чиләбе, Екатеринбург, Мәскәү, Ижау, Санкт-Петербург, Ульяновск шәһәрләреннән туристлар еш килә.
– Экскурсияләр вакытында кызыклы хәлләргә тап булганың бармы?
– Әйе, бервакыт бер экскурсиядә Казахстан, Америка Кушма Штатлары, Израиль туристлары бар иде. Башка илләрдән килүчеләр үз шәһәрләрен Казан белән чагыштыра башлый, милли гореф-гадәтләр белән кызыксына. Мисал өчен, Америка, Израиль туристлары исә милли кухняга мөкиббән китте.
– Үз эшеңдә нинди фишкалар кулланасың?
– Вакытны жәлләмим. Бауман урамында сәгать янында басып торганда Габдулла Тукай турында сөйлим, аның шигырьләрен укыйм. Бу вакытта туристлар татар теленең яңгырашын да ишетә ала. Кунакларга татарча берничә сүз өйрәтәм. Туристларның сорау бирүен аеруча яратам - бик теләп җавап бирәм.
– Экскурсовод булу укытучылык хезмәтеңә зыян салмыймы?
– Юк, мин хәзер экскурсияләрне җәй көне яки каникул вакытында уздырам.
– Рәсми рәвештә экскурсовод булыр өчен нишләргә кирәк?
– Вузда бер ел укырга, аннары Казан Кремле, Болгар, Зөядә экскурсияләр уздыру өчен аккредитация узарга кирәк. Мин, гадәттә, экскурсия уздыру өчен аккредитация кирәк булмаган җирдә – Бауман урамында, Иске татар бистәсендә экскурсия уздырам. Минемчә, рәсми рәвештә аккредитация алу кирәк. Махсус белем алган кеше дөрес, тикшерелгән мәгълүмат сөйли. Мин үзем, укытучы булгач, күп укыйм. Экскурсия эшендә өй китапханәсендәге китапларны кулланам. Шулай ук Youtube та үземнең каналыма Татарстан тарихы турында 9 видеоролик төшердем. Алар аша Татарстан, татарлар тарихы, милли гореф-гадәтләребез турында сөйлим.
– Дөрес мәгълүмат сөйләүче экскурсовод белән дөрес түгелен сөйләүчене ничек аерып белергә?
– Туристларга моны ачыклавы авыр. Шуңа күрә теге яки бу шәһәргә барыр алдыннан әлеге кала турында бераз булса да укырга кирәк.
– Экскурсовод эше табыш китерә торган хезмәтме?
– Табышлы, ләкин сезонлы эш. Май ае, җәй көне кеше аеруча күп килә. Ә кыш көне заказлар аз була.
– Экскурсовод булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
– Экскурсовод эше авыр, чөнки һәр кеше белән елмаеп, күңелеңне биреп аралашырга кирәк. Биредә сәхнә теле, актерлык осталыгы булырга тиеш. Күп укырга, күп белергә кирәк. Монда тарихны гына белү түгел, әкият, миф, шигырьләрне сөйли алу мөһим. Шунысы да бар: кеше белән аралашу энергияне ала, экскурсиядән соң бераз арганлык тоясың.
– Кемдер акча эшләр өчен экскурсовод булып хезмәт куя. Ә син?
– Мин җан рәхәтлеге өчен эшлим, бу эшемне бик яратам.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.
Баксаң, Бөтендөнья экскурсоводлар көне дә бар икән бит. 21нче февральдә билгеләп уздырылган әлеге бәйрәм 1990 елда Лондонда үткәрелә башлый. Беренче тапкыр ул Экскурсоводлар ассоциациясенең халыкара федерациясе президенты Т. Лоизедес иниицативасы белән оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
Нет комментариев