КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДАГЫ ПРЕМЬЕРА ТУРЫНДА ИШЕТТЕГЕЗМЕ ӘЛЕ?
18 декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» спектакленең премьерасы узды.
Спектакльнең идея авторы – Рабит Батулла, режиссеры исә Туфан Имаметдинов. Вакыйгалар 1921 елда бара. Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге труппа Ташкентка юл тота. Ачлык еллары булуга карамастан, алар бирешми. Рухи азык белән «тукланып» халыкны яңа спектакльләр белән шатландыру теләге белән яналар. Төп герой, ягъни Кәрим Тинчурин, поездда барган вакытта яңа пьеса яза. Ул «Хыялга бер адым» дип атала. Биредә артистлар төп рольләрне бүлешә, репетицияләр оештыра, кызыклы вакыйгаларын сөйли. Әлеге тамаша елата да, көлдерә дә, уйландыра да. Татар театрының якты киләчәге өчен үз-үзләрен жәлләмәгән артистлар һәм, әлбәттә, Кәрим Тинчурин зур игътибарга лаек. Нәкъ менә әлеге спектакль аша без тарихыбызның бер битен ачып, аны җентекләп өйрәнәбез, яңа мәгълүматлар туплыйбыз!
Үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарган артистларга, режиссерга һәм әлеге спектакльне булдыруда ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт!
Фото: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 января 2025 - 11:12
ИЛЬЯ АВЕРБУХ КАТНАШЫНДА WINTER FEST ФЕСТИВАЛЕ «КАРА КҮЛ» ПАРКЫНДА УЗАЧАК
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
Нет комментариев