Бу – тема!
КҮП КИТАП УКУ СЕРЛӘРЕ
Уоррен Баффетны 20нче гасырның иң зур инвесторы, дип атыйлар. Бервакыт аннан бер студент инвесторлык карьерасына ничек әзерләнергә кирәклеге белән кызыксына. Бер кап кәгазь һәм сәүдә исәп-хисапларын чыгарган эшмәкәр “Һәркөн шушыңа охшаш 500 бит мәгълүмат укыгыз. Шул вакытта белемнәрегез киңәя. Сез барыгыз да моңа сәләтле, әмма бары тик кайберләрегез генә лаеклы”, дип әйткән.
Баффет эш вакытының 80 процентын укуга яки фикер йөртүгә багышлый торган була. Ә эшмәкәр, фотограф, спортчы, сәяхәтче Джеймс Клир елына 30дан артык китап укырга мөмкинлек биргән акыллы система уйлап тапкан.
Уку өчен күбрәк вакыт сарыф ит
Әлбәттә моңа Instagram, Facebook, Вконтакте, Twitterдагы язмалар керми. Интернетта яхшы язмалар күп булса да, яхшы сыйфатлы китаплар күбрәк булуын онытма. Китапларны яхшылап язалар, аларда сыйфатлы мәгълүмат та күбрәк. Шуңа да вакытны онлайн-контентны түгел, ә китап уку өчен файдалан.
Көненә – 20 бит
Көн башында 20 бит китап укы. Соңгы ун атнада яңа гадәткә ияләшсәгез, 10 атна эчендә – 7, ә елына 36 китап укып була.
20 бит – ул кадәр куркытырлык сан түгел. Күпчелек халык 20 битне 30 минут эчендә укып бетерә ала. Җитмәсә, 20 бит кечкенә генә кебек тоелса да, тамчыдан күл җыела. Әгәр вакытың бар икән, тагын 20 бит укып куй. Мисал өчен, йоклар алдыннан. Менә сиңа көненә – 40 бит.
Беренче сәгать
Син көнеңнең беренче сәгатен ничек үткәрәсең? Күпчелек халык бу вакытта киенә, әзерләнә һәм өйдән чыгып чаба. Ә моның урынына, 1 сәгать алданрак уянып, үз өстеңдә эшләсәң, мөнәсәбәтләрдә шәхес буларак та үсәр идең. Көндәлек ыгы-зыгыга чумганчы, үзеңә инвестиция яса. Синең тормышың тәгәрмәчтәге тиеннекенә әверелгәнче, бер баскычка күтәрә торган китап укы. Әлбәттә, тормышны үзгәртә торган теләсә нинди гадәт кебек, аның нәтиҗәсе тиз генә пәйда булмый. Әмма соңрак барыбер килә. Һәм моның өчен көненә бары тик 20 бит китап уку да җитә.

Ничек күбрәк укырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
Нет комментариев