Логотип Идель
Бу – тема!

ЙӨРӘК - БЕРЕНЧЕ УРЫНДА!

"Тип, йөрәгем, бер дә туктама син!" дигән җырны хәтерлисеңме син! Ə бит ул синең сәламәтлек девизы булырга лаеклы ләбаса. Йөрәк яхшы эшләсә, уку да шәп була, бәйгеләрдә катнашу мөмкинлегең дә зур дигән сүз. Һәрчак йөрәгеңнең кәефен тыңлап йөрергә генә кирәк икән бит (Монысы туры мәгънәдә әйтелгән сүзләр :)). Кардиологка күренергә кирәклеге турында да онытма!

Ə син йөрәкнең үз бәйрәме дә барлыгын белә идеңме икән?! 29 сентябрь – Бөтендөнья йөрәк көне. Бу дата беренче тапкыр 1999 елда пәйда була. Аны Бөтендөнья йөрәк федерациясе гамәлгә кертә. Башта ул сентябрьнең соңгы атнасында үткәрелсә, соңрак аның аерым көне барлыкка килә. Бу датаның максаты да изге – йөрәк-кан тамыры авырулары эпидемиясенең куркынычы турында җәмгыятькә искәртү. Шуңа да Бөтендөнья йөрәк көне "Тормыш өчен йөрәк" девизы белән уздырыла.

Чыннан да, бүген йөрәк авырулары үлемгә китерә торган чирләрнең берсе булып тора. Бу авыру ел саен дөньядагы 17 миллион кешенең гомерен алып китә.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына нәрсә сәбәпче була соң?

- кан басымының югары булуы;

- канда холестерин һәм шикәр күп булу;

- яшелчә, җиләк-җимешне аз ашау (Тикмәгә инглизләр " An apple a day keeps the doctor away" - "Көнгә бер алма ашасаң, табибларга азрак күренерсең", дими);

- авырлык күп булу;

- физик активлык аз булу.

Балачактан бел!


Йөрәк-кан тамырлары авыруларына алып килә торган яшәү рәвеше инде балачактан ук формалаша. Шуңа бу авыруларга карата профилактиканы яшьтән үк үткәрергә кирәк. Сәламәт яшәү рәвешеннән кала, табибка да күренү мөһим. Чөнки бу вакытта авыруның башлангыч стадиясендә күреп, тиешле чаралар кабул итәргә мөмкин. Бүгенге җәмгыятьтә авыр экологик ситуация булган очракта да сәламәтлекне саклап калу, стресска каршы тора алу... Йөрәк авырулары булмасын дисәң, боларына да өйрәнә башлага вакыт.

Əнә бит, Татарстанда да йөрәккә булган операцияләр саны арта бара икән. Сентябрь аенда Казанга килгән танылган кардиохирург Ренат Акчурин да шулай ди.

- Əгәр СССРда елына йөрәккә 10 мең операция ясалса, ә 2016 елында 65-70 мең операция уздырыла. Хәзер йөрәккә операция ясатыр өчен башкалага бару мәҗбүри түгел. Хәзер аны күп кенә шәһәрләрдә ясыйлар. Безнең операцияләрнең дәрәҗәсе Европаныкыны тиң, - Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы Ренат Акчурин.

Йөрәкне ныгытыр өчен балаларга һәм яшүсмерләргә нәрсә ашарга?


Беренче чиратта:


​ Туклану рационын төзергә;


​ Көн саен бер үк вакытта ашарга;


​ Иртәнге аштан баш тартмаска;


​ Физик күнегүләр ясарга;


​ Үлән чәйләре эчәргә;


​ Витамин һәм минералларга бай булган ризык ашарга.


Калий, магний һәм йод – организмга керергә тиешле иң кирәкле минераллар.

Калий организмда су балансы өчен җавап бирә.

Калий кайсы азык-төлектә бар:


1.​ Җиләк-җимеш: әфлисун, банан, мандарин, виноград, алма


2.​ Җиләк: җир җиләге, кавын, карбыз, гөлҗимеш, өрек (абрикос), алыча, карлыган;


3.​ Яшелчә: кыяр, кәбестә, петрушка, бәрәңге


4.​ Кара ипи


5.​ Ярма: солы, тары


6.​ Чикләвек


Магний. Йөрәк яхшы эшләсен өчен, составында магний булган ризыкны ашарга кирәк. Ул мышцаларны йомшарта, артериаль басымны нормальләштерә.

Магний кайда бар:


1.​ Ярма: солы, арпа


2.​ Бөртекле үсемлекләр


3.​ Борчак, фасоль


4.​ Кәбестә


5.​ Лимон, грейпфрут, алма


6.​ Абрикос, абанан


7.​ Диңгез продукциясе: камбала, карп, креветка, сельдь, скумбрия, треска.


8.​ Сөт, эремчек


Йод кайда бар:


1.​ Йодлы минераль су


2.​ Креветка, устрица, диңгез кәбестәсе, краб, диңгез балыгы.


3.​ Яшелчә: кишер, ачы торма, спарж, шпинат, томат, бәрәңге, кәбестә.


4.​ Җиләк: кара карлыган, каен җиләге, кара виноград


5.​ Йомырка сарысы


Əгәр син сәламәт тормыш рәвешен алып барасың, тәмәке тартмыйсың, дөрес тукланасың һәм физик культура белән шөгыльләнәсең икән, димәк, син бу авыруга каршы тора аласың. Чөнки бу очракта инфаркт, инсульт очракларыннан 80 процентка котылырга мөмкин. Йөрәгеңне һәрчак тыңлап яшә!

Алинә МИННЕВƏЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев