Логотип Идель
Бу – тема!

ИЗОЛЯЦИЯНЕҢ 4 ФАЙДАСЫ

Бу үзизоляция режимының бернинди файдасы да юктыр кебек. Әмма уңай яклар бар нәрсәдә дә була. Күрә белергә генә кирәк. Бүген без изоляциянең балаларга биргән 4 файдасы турында сөйләшербез.

Белгечләр фикеренчә, пандемия балаларга кешенең ни дәрәҗәдә көчле була алуын, авырлыкларга бирешмәвен күрсәтте. Коронавирус безгә нинди “дәресләр бирде”? Һәм бу тәҗрибәне тормышта ничек кулланырга?

Файда № 1: Билгесезлектә яшәргә өйрәнү.

2 ай эчендә гадәти тормыш бик нык үзгәрде. Бу хәлләрнең кайчан бетәчәген балалар түгел, олылар да белми. Ә бит алда нәрсә көтәчәген дә белмичә яшәүне дәвам итү – баланың шәхес буларак формалашуы өчен нормаль һәм файдалы күренеш.

Файда № 2. Теләсә-кайсы ситуациядә башны имәскә өйрәнү.

Күп кенә балалар, яшүсмерләр психик яктан бик чыдам була. Алар бик авыр чакларда да шат күңелле булып кала белә. Әмма бу бөтен балалар белән дә алай түгел. Шуңа күрә әгәр балагызның кәефе булмаса, аның белән бу турыда сөйләшеп карагыз. Аңа гына түгел, сезгә дә авыр булуын аңлатыгыз. Бу халәтне җиңү өчен нәрсәләр эшләп булуы турында сөйләшегез. Стресс белән бергәләп көрәшегез.

Психологик чыдамлылыкны ныгытырга үзлектән карарлар кабул итү дә ярдәм итә. Бала алдында берәр дилемма торса, аны үзегез чишеп куярга ашыкмагыз.

Файда №3. Мәктәптән һәм түгәрәкләрдән кала да тормыш барлыгын аңлау.

Мәктәп укучылары дәресләр, түгәрәкләр дөньясына шундый итеп кереп чумган ки, аларның хәтта тормыш турында уйланырга, тирә-юньгә күз салырга да вакытлары юк. Бәлки, аларның шәхси кызыксынулары бардыр? Бу ашарга пешерү дә, рәсем ясау да, гитарада уйнау да була ала.

Әгәр бала югалып калса, аңа бу эштә ярдәм итегез. Нәрсәләр белән кызыксынуын бергәләп ачыклагыз.

Файда №4. Гаиләнең мөһимлеген аңлау.

Бөтен кеше йә мәктәпкә, йә эшкә ашыкканда кемдер гаиләдә үзенең ролен аңлап җиткермәскә мөмкин. Ә хәзер - гаиләнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлау өчен менә дигән вакыт. Гаилә ул – зур бер команда һәм аның һәр әгъзасы билгеле бер вазифа башкара. Балаларга шуны аңлатырга кирәк. Алар да гаилә тормышында актив катнашырга тиеш. Шуңа күрә һәр балага билгеле бер эш бүлеп бирегез. Ул аның өчен җаваплы булырга тиеш. Шул очракта ул үзен дә кирәкле итеп тоячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев