ИСЛАМ КӘЛИМУЛЛИН: «КЕШЕ АРБАСЫНА УТЫРЫП, ҖӘННӘТКӘ КЕРЕП БУЛМЫЙ»
Татар эстрадасында да Мот бар икән бит. Белә идегезме? Чыгышы белән Самара өлкәсеннән булган бүгенге әңгәмәбез герое – 26 яшьлек җырчы Ислам Кәлимуллин. Әлеге язмада аның иҗат юлы, тормыш авырлыклары, Данир Сабиров төркеменнән китүе һәм башкалар турында белә аласыз.

– Ничек җырчы булып киттең?
– Без, гомумән, әти-әниләр белән чегән тормышы белән яшәдек, төрле шәһәрләрдә тордык. Минем әти төзүче иде, ул үз гомерендә алты йорт салган кеше. Без шулай йорт салабыз да, сатып, башка җиргә күченәбез. Шулай йөри торгач, без үзебезнең туган якка кайттык. Музыка дәресендә укытучым: «Синең әти-әниең дә җырлый, җырлап кара әле», – диде. Шунда беренче тапкыр җырлаган идем. Аннары Сабан туйларда, бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнаша башладым. Гомумән, иҗатым, җырларым 2021 елда башланды: шул елны беренче җырым да чыкты. Башта Данир Сабиров төркемендә өч ел эшләдем. Хәзер инде аннан киттем, аңа кадәр Мәскәүдә дә яшәп алдым, ләкин анда башка өлкәдә эшләдем. Үземнең концертларны Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә куеп карадым, ә хәзер репертуар туплыйм.
– Иҗат юлында нинди кыенлыклар очрады? Аларны үтәргә нәрсә мотивация бирде? Кем ярдәм итте?
– Берәр өлкәдә уңышка ирешәсең килә икән, авырлыклар килеп чыга. Минем тормышымда да булды. Беренчесе ул, әлбәттә, материаль як иде, чөнки җырлар яздырырга акча кирәк. Иҗатыңны халык кабул итмәсә, җырлар яздырудан мәгънә юк. Иң зур сынау, шул булгандыр. Минем иң зур мотивация – әти-әнием. Иҗат кешеләре нечкә күңелле булалар. Хәлсез, кәефсез, яшисе килмәгән вакытлар булганда, еш кына әти-әни көч бирә. Авырлыкларны җиңәргә алар бик ярдәм иттеләр. Шулай ук туган ягымда хәлле апам бар, ул бик каты ярдәм итте. Данир абыйның төркемендә эшләүгә дә юл ачучы ул иде.
– Үзең турында нинди кызык әйберләр ишеткәнең бар?
– Бер вакыт спортзалдан кайтканда, артта ике кызның сөйләшкәннәрен ишеттем. Берсе: «Бу бит Ислам», ди, ә икенчесе «Нигә җыен билгесез кешеләр турында әйтәсең миңа», дип җавап кайтарды. Алар мине ишетми дип уйлаганнардыр иде. Бу хәл миңа ул вакытта кызык тоелды.
– Син Данир Сабиров төркемендә эшләгәнсең, аны сайлаганда башка җырчыларны карадыңмы?
– Әлбәттә, татар эстрадасында, артистларны гел тыңлый идем, ләкин ниндидер артистны алып, аңа минем иҗатым ошаса ярар иде дигән уйлар булмады. Мин һаман эзләнүдә – иҗатта әле үземне тапмадым. Элек ретро, авыр җырлар җырлый идем, ә андый җырчылар эстрадада бар. Мәсәлән, тагын бер Ришат Төхвәтуллин, Марат Яруллин, Салават абый эстрадага кирәк түгел, шуңа мин гел үземне эзлим... Минем җырларым күбрәк яшьләргә туры килә, олы яшьтәге абый-апалар бик аңлап бетермиләр, иҗатымны кабул итмиләр.
– Киләчәктә өлкәнрәк буыннарга җырлар язырга уйларың бармы?
– Әйе, әлбәттә, бар. Минем иң зур хейтер – әти. Ул миңа гел: «Улым синең шундый матур тавышың бар, яшереп ятасың, нәрсәгә андый җырлар җырлап йөрисең син?» дип сорау бирә. Кайчакта ничек җавап бирергә белмичә, югалып калам. Без төрле заман кешеләре, әтием 62 нче елгы, ул мине аңлап бетерми. Иҗат – минем ипием. Уңышка ирешер өчен төрле жанрда җырларга кирәк. Миңа инде 26 яшь, күпмедер вакыт узгач, мәсәлән, 40 яшьләрдә, яшьләр өчен сикергәләп җырлау матур булмаячак.

– Ни өчен Данир Сабиров төркеменнән китәргә булдың?
– Кеше арбасына утырып, җәннәткә кереп булмый. Гел алай йөреп булмый бит, чөнки яшем бара. Үземнең тормышымны көйләргә вакыт. Мин Данир абыйга бик рәхмәтлемен, бик зур мөмкинлек бирде. Минем сәхнә тәҗрибәм юк иде.
– Алда кайсы җырчылар белән дуэтың булачак?
– Дүрт зур артист белән сөйләшеп караган бар һәм алар каршы түгел. Искәндәр Вәлиев белән тагын бер дуэт чыгачак.
– Кемнән үрнәк аласың?
– Абыйларымнан үрнәк алам, чөнки алар зур нәтиҗәләргә ирештеләр, ә мин үземнең юлымны башлап кына киләм. Татар эстрадасында минем күңелне тетрәндерерлек артистлардан шул Салават абый булса гына. Ул сәхнәгә олы яшенә җитеп чыккан кеше, ул – минем өчен үрнәк.
– Кайсы җырчыларны тыңларга яратасың?
– Миңа Джониның иҗаты бик ошый. Минем иҗат Мот белән тәңгәл бара дип уйлыйм, чөнки ул да үзен «романтичный» артист буларак күрсәтә.
– Алдагы планнар турында сөйлә әле?
– Үземне рус киносында сынап карыйсым килә, күптән шундый хыял йөри. Берәр проект булса, шәп булачак. Ә болай яңа җырлар көтелә, минем студиядән чыккан да юк, көн дә шунда. Зур максатым гастрольләр белән чыгып китү, аның өчен күбрәк җырлар, тамашачылар кирәк.
– Татарча киноларында уйнар идеңме?
– Юк, чөнки режиссерларның эшләве ошамый, безнең татар сериалларын спектакль кебек кенә төшерәләр. Кинода бар әйбер дә чын кебек булырга тиеш.
– Хайп өчен нәрсә дә булса эшләгәнең бармы?
– Андый инструментлар бар, кайбер артистлар кулланалар һәм бу дөрес тә. Мине шулай тәрбияләделәр, әгәр миңа берәр әйбер яки кеше ошамаса йөземә чыга, икейөзле була белмим. Хайп өчен конкрет әйберләр эшләгән юк. «Алия Төхвәтуллина (Карачурина) белән ни өчен дуэт эшләдегез», дип әйтүчеләр булды. Без аны бары тик Алиянең сольный концерты өчен генә эшләгән идек. Бик матур җыр ясадык, халык тыңлый.
– Күңелгә тигән иң начар комментарий бармы?
– Мин андый әйберләр укыйм, ләкин күңелгә тими. Синең халыкка эшләгән эшең нинди дә булса эмоция тудырса – шәп, әйбәт әйбер дигән сүз. Кайбер чакта, яңа җыр чыккач, сине пычрак суга салып чайкыйлар. Сине хейт итсәләр, бер урында гына тормыйсың, үсәсең дигән сүз. «Асылъяр» дигән җыр чыккач, «Салават абыйның җырларына кагылма, сиңа ул әйбер кирәкми», дип язучылар булды.

– Җырчы булмасаң, нинди һөнәрне сайлар идең?
– Миңа футбол ошый иде... Кайбер чакта стадионга килеп, футболчыларны күргәч, күңел тетрәндереп куя. Әти-әниләр мине футбол түгәрәгенә йөрткән яки академиягә биргән булсалар, бу хыял тормышка ашкан булыр иде. Мин спорт белән шөгыльләнергә яратам, хәзер падел ошый, хәтта туй алдыннан кашымны да ярдым.
– Хәзер әз генә финанс турында сораулар булачак. Бирми китә алмыйм. Беренче зур дип әйтерлек акчаңны кайчан эшләдең? Сер булмаса, күпме иде?
– Мине ун яшьтә туйга җырларга чакырдылар, бала гына чагым иде, шунда 15000 акча тотырганнар иде. Ул вакытта 15000 зур акча иде. Шул акчага мин 1 нче сентябрьгә киенгән идем. Киемнәр, пеналлар алган идем, әле дә хәтерлим, Аршавин төшкән көндәлек тә бар иде. Хәзерге акчага килсәк, әле мин Ришат абыйлар, Алияләр дәрәҗәсендә түгел, әлегә иҗатымны башлап кына киләм, шуңа зур акчалар эшлим дип әйтә алмыйм. Хәзер эшләгән акчаларым иҗатка кереп бара, чөнки яңа җырлар чыгарырга кирәк.
– Ә аена ничә сум сарыф итәсең?
– Кайбер вакытта Сбербанкка кергәч, шаккатам үземнең чыгымнарыма. Аның хәтлек эшләмим дә, ләкин күп тотыла. Хәзер гаилә башлыгы булгач, чыгымнар артты.
– Туегызга ничә сум акча тотылды?
– Туйга тагын да күбрәк акча тотылыр иде, әгәр җырчылар чакырган булсак. Ришат абый, Алия, Марат, Данир абый – барысы да бәйрәмебезнең бизәге булдылар, үзләре теләп җырларын җырладылар. Без аларга бик рәхмәтлебез. Алар булмаса, бәйрәм аның чаклы матур булмас иде. Шундый дусларым, коллегаларым булганга Лилия белән без бик шат. Туйга 150 кеше килгән иде. Бер кешегә 5000 нән күбрәк тотылды, яхшы тавыш, урыны матур иде, шуннан саный аласыз күпме чыкканын (көлә). Күп чыкты, андый чыгымнар булыр дип уйламаган идек. 20-25 елдан Лилия белән тагын шундый матур бәйрәм үткәрәсе килә.
– Чыгышың күпме тора?
– 35000, аңа биш җыр керә.
– Яшь җырчыларга нинди киңәшләр бирәсең?
– Егетләр, кызлар, үзегезгә ышаныгыз һәм эзләнүдән туктамагыз, үзегезне табарга тырышыгыз. Тагын бер Ришат, Марат, Салават абый, Хәния апа кирәк түгел, үзегез булып калыгыз. Сынмагыз, кайчан да булса сезнең урамыгызда да ут яначак.

Фотолар: Эльвина Йосыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев