Бу – тема!
ИДЕЛ АША ТАТАРСТАН БУЙЛАП СӘЯХӘТЛӘР: КАЯ? НИЧӘДӘ? БӘЯСЕ?
Ял итү һәм дөнья күрү өчен чит илгә чыгу мәҗбүри түгел! Бүген без сезгә Казан елга портыннан Идел буйлап арзан бәягә кайларга сәяхәт итеп булуы турында сөйләрбез!
1. Печищи - 81 сум.
Әлеге авылга анда урнашкан тортка охшаган яр буен күрер өчен генә дә барырга була. Тортны кискәч, эчендә ниләр барлыгын күреп булган кебек, анда да тау токымнары катламнарын күреп таң калырга мөмкин.
Кузгалу вакыты: көн саен 07:00, 09:00, 12:00, 16:00.
Юлга күпме вакыт китә? 45 минут.
Кире кайтырга чыгу: көн саен 07:50, 12:50, 16:50.
2. Болгар – 368 сум.
Болгардагы төп мәчет – 13 гасыр корылмасы. 13-14 гасырларга караган корылмалар тагын бар: мавзолей, Ак пулат, Кара пулат.... Тарих... Табигать... Гомумән, әлеге шәһәрне үстерү өчен күп көч куелды. Андагы матурлыкка барып хозурланып кайту бик мөһим!
Кузгалу вакыты: көн саен 8.00, шимбә, якшәмбе – 9.00.
Юлга күпме вакыт китә? 2 сәгать 25 минут
Кире кайтырга чыгу: көн саен 15.05, шимбә, якшәмбе – 16.00.
3. Кама тамагы – 232 сум.
Юрьев мәгарәсе – табигать һәйкәле, ул Идел белән Кама кушылган урында урнашкан. Аның озынлыгы 1 чакрымнан артык. Якында гына Лобач тавы урнашкан. Анда менеп Иделгә карап хозурланырга мөмкин.
Кузгалу вакыты: көн саен 8.00 дә
Юлга күпме вакыт китә? 1 сәгать 20 минут.
Кире кайтырга чыгу: көн саен 16.35
4. Тәтеш – 376 сум.
Әлеге шәһәрдә кырпы балыгына багышланган бик үзенчәлекле 5 метрлы һәм 960 килолы һәйкәл бар. Мондый балыкны Тәтештән ерак түгел урында 1921 елда тотканнар: аның авырлыгы 1 тоннага якын, ә озынлыгы 5 метрдан артык булган. Эченнән 300 кило тирәсе уылдык чыккан. Шулай ук Тәтештә борынгы биналар да күпләп сакланган. Араларында 18 гасырга караганнары да бар.
Кузгалу вакыты: көн саен 8.00 дә
Юлга күпме вакыт китә? 3 сәгать
Кире кайтырга чыгу: көн саен 15.05
5. Кызыл байрак - 139 сум.
Әлеге авылны матур табигате өчен булса да күреп кайтырга була. Бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев җәй айларын нәкъ менә биредә уздыра торган була. Шулай ук төрле елларда монда Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов кебек шагыйрь, язучылар да ял иткән. Әлеге шәхесләр бу авылда рхәтләнеп иҗат белән шөгыльләнгән: роман, поэмаларының шактые нәкъ менә монда туган. Кызыл байракта урнашкан ике манаралы мәчетне карап китәргә дә онытмагыз.
Кузгалу вакыты: көн саен 14.00
Юлга күпме вакыт китә? 2 сәгать, 35 минут.
Кире кайтырга чыгу: көн саен 16.40
6. Зөя шәһәрчеге - 127 сум һәм туристлар өчен 650 сум.
Зөя утравы Казаннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Аңа нигезне Явыз Иван сала. Биредә күпсанлы һәйкәл, биналар сакланып калган. Кайберләре шәһәрчек белән бер елгы. Ягъни аларны салганга инде 460 ел узган.
Кузгалу вакыты: көн саен 9.00, туристлар өчен 8.30, 13.30
Юлга күпме вакыт китә? 2 сәгать, 10 минут, туристлар өчен 1 сәгать 30 минут.
Кире кайтырга чыгу: көн саен 15.15, туристлар өчен 12.40, 17.40.
7. Шеланга -120 сум.
Әлеге авылда гыйбадәтханә дә, борынгы йортлар да сакланган. Боларга өстәп, биредә Даша Севастопольскаяга, ягъни 1853-1856 елларда Кырым сугышында беренчеләрдән булган шафкать туташына, мемориал да урнаштырылган.

Әгәр елга һәм яр буйлары белән хозурланырга теләсәгез, Идел буйлап 2 сәгатьлек сәяхәтне сайлый аласыз. Теплоход көн саен 15.00 һәм 19.00 дә кузгала, бәясе - 250 сум.

Зилә САБИТОВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев