ЯЗГЫ КАНИКУЛЛАРГА ЧЕК-ЛИСТ
Ниһаять, зарыгып көтеп алган язгы каникуллар башлана. Бу берничә көнне ничек продуктив һәм кызыклы уздырырга? «Ялкын»лылар сезгә чек-лист тәкъдим итә.
1. Сәяхәтләр һәм экскурсияләр
- Шәһәр паркларына яки урманнарга экскурсиягә чыгу
- Яңа урыннарны өйрәнү максатыннан, күп вакыт җәяү йөрү
- Авылга кайтып, кулдан ясалган көймәләр йөздерү
2. Спорт белән шөгыльләнү
- Футбол, баскетбол яки башка командалы спорт уеннарында катнашу
- Иртән йөгерергә чыгу
- Велосипед белән күрше авыл клубына бару
3. Яңа һөнәрләр өйрәнү
- Программалаштыру, график дизайн яки видео монтажларга өйрәнү
- Янәшәдәге матурлыкка башка күзлектән карап, фотосурәтләр ясау
- Яшел суган һәм йомыркадан «пирожкилар» пешерергә өйрәнү
4. Табигатькә чыгу
- Дуслар белән җыелышып, «пикник» оештыру
- Тал песиләрен җыю
- Балык тоту
5. Бакчачылык эше
- Чәчәк яисә яшелчәләр утырту
- Бакчачылык буенча төрле экспериментлар уздыру
- Беренче язгы чәчәкләрне җыеп, әнигә бүләк итү
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев