Логотип Идель
Бу – тема!

ИҖАТ – ҮЗ КҮҢЕЛ ТАРИХЫН ЯЗУ

Бүгенге интервьюның герое – Татарстанның халык шагыйре, журналист, публицист Газинур Морат. Әлеге әңгәмәдән без аның тормышы, иҗаты, хыяллары һәм яшь язучыларга әйтергә теләгән киңәшләре турында белербез.

 

Газинур абый, сез кайсы яклардан буласыз һәм кайчан тудыгыз?

– Мин Кукмара төбәгенең Зур Сәрдек авылында туып үстем. Дөньяга 1959 елның 18 нче августында килгәнмен.

 Сезне язучы булырга нәрсә этәрде? 

– Шигырь яза башларга балачакта олыларча гашыйк булу мәҗбүр иткәндер дип уйлыйм. Чөнки шигырь уты да, шул гыйшык уты да мине гомер буе озата барды.

– Үз иҗатыгызда иң якын темалар дип нәрсәләрне әйтер идегез? 

– Төгәл әйтә алмыйм шул. Барлык теманың да үз кызыгы, үз рәхәте бар. Иҗат – үз күңел тарихын язу инде ул. Анда бар темалар да төенләнеп, чуалып беткән була.

– Сезнең өчен төп илһам чыганагы кем яки нәрсә?

– Халкымның язмышы, аның тарихы, бүгенгесе, киләчәге, ана теле мине һәрчак дулкынландырып, илһамландырып тора. Нәкъ тә менә шуларны мин илһамымның чыганагы дип әйтер идем.

– Сезнең өчен иң кыйммәтле тәнкыйть һәм мактау нәрсә ул? 

– Иҗат кешесенә тәнкыйть тә, мактау да кирәк. Ләкин алар нигезле һәм ихлас булырга тиеш. Урынсызга сүгеп, урынсызга мактап торуның бер хаҗәте дә юк. Алар икесе дә иҗатчыга ярдәмче булсын.

Яңа каләм ияләре күп очракта тәнкыйтьтән куркып, ярты юлда туктап калалар. Моңа ничек карыйсыз?

– Тәнкыйть дигән сүздән куркырга кирәкми. Ул бит, киресенчә, әйбәт. Иҗат юлы башында син аннан башка бара алмыйсың. Ул – синең ярдәмчең. Тәнкыйть аша син үз хыялларыңа кул бирәсең, үсәсең.

Ә менә сезнең язучы буларак иң зур хыялыгыз нинди? 

– 66 яшь тулып килгәндә әллә нинди зур хыяллар белән яшәп булмый инде ул. Иҗат кешесе буларак та, татар баласы буларак та, иң зур хыялым – ана телебез, ниһаять, үгисетелеп, рәнҗетелеп яшәүдән арынсын иде. Ә бит ул юкка гына дөньяның иң кәттә 14 теле арасына кертелмәгән.

Иҗат процессы тәмамланганнан соң, әсәрне иң беренче кемгә укытасыз?

– Яшьрәк чакта каләмдәш дуслар бергә җыелышып, бер-беребезгә шигырьләр укыша торган идек. Хәзер үзең укыйсың, үзең тыңлыйсың.

– Сез 1984-1988 елларда «Ялкын» редакциясендә бүлек мөдире булып эшләгәнсез, хәзерге вакытта журнал белән кызыксынасызмы, укыйсызмы?

– Борын-борын заманда эшләгән идем шул, ягъни әдәби журнал чагында. Соңгы дәвердә укыганым юк.

– Һәм азакта, яшь язучыларга үзегездән нинди киңәш бирер идегез?

– Мин аларга болай яз, тегеләй яз дип әйтә алмыйм. Иҗат юлы башында абына да, тора да белергә кирәк. Кыю булырга кирәк. Ләкин алар үз язмаларында алда әйтеп киткән халык язмышы, ана теле турында әйтеп китсәләр яхшы булыр иде. 

Фотолар: Газинур Моратның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев