«ГАГАРИНСКАЯ СМЕНА» СЛЕТЫ СЕЗНЕ ДӘ ЧАКЫРА!
«ГАГАРИНСКАЯ СМЕНА» слеты сезне дә чакыра: ләкин ашыгырга кирәк, вакыты чикләнгән. «ГАГАРИНСКАЯ СМЕНА» слеты Юрий Гагаринның 55 ел элек космоска күтәрелүенә багышланып үткәрелә, 12-16 декабрь көннәре Сочида узачак.
Биредә сез Россия очучылары, пилотлары һәм космонавтлары белән якыннанрак таныша алачаксыз. Шулай ук күккә гашыйк башка яшьтәшләр белән дә аралашу – олы тәҗрибә. Әлеге чара кысаларында «КОСМИЧЕСКАЯ ШКОЛА» проекты да узачак. Бирдә катнашучыларны космик дәресләр көтә: космос кагыйдәләрен өйрәнү, яңа технологияләр белән танышу, «Виртуальный транспортный космический корабль «Союз-ТМА»; тренажерында үз кчеңне сынау кемне генә кызыктырмый икән?! Тарих белән дә танышу каралган.
Слетның конкурслары исемлеге шактый: «Визитная карточка команды», символика һәм атрибутика конкурсы, «Мы с тобою, Россия!» патриотик җыр ярышы, «ЮНИСПАС» газеталар күргәзмәсе, «Юные спасатели космонавтов» эстафетасы һәм башкалар.
Слет кысаларында «Роза Хутор»га сәяхәт тә бар икән. Шулай ук Сочи шәһәрендәге барлык спорт объектларын да күрсәтәчәкләр ди. Слетта җиңүчеләрне исә махсус бүләкләр, кубок һәм рәхмәт хатлары көтә.
Катнашырга теләсәң, биел. Бирегә, 6-11 сыйныф укучыларын (кызларны һәм егетләрне) чакыралар. Барлык төр белем бирү йортлары да катнаша ала: мәктәпләр, гимназияләр, кадер корпуслары, хәрби училищеләр һ.б.
Төгәлрәк мәгълүмат өчен сайтка рәхим итегез: www.cadet.mir—obr.ru яки (812) 7154325 шалтыратыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июня 2026 - 08:00
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
-
25 июня 2026 - 09:56
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
-
24 июня 2026 - 16:34
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
-
23 июня 2026 - 10:22
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев