Логотип Идель
Бу – тема!

ӘФГАНСТАН – ЙӨРӘК ЯРАСЫ

18 яше тулган һәр сәламәт егет, Ватан алдындагы бурычын үтәр өчен, хәрби хезмәткә барырга тиеш. Элек-электән үк армиядә булу егетләр өчен зур горурлык саналган. Безнең әтиләр заманында авылдагы барлык егетләр дә, үзләре теләп, армиягә барганнар.

Күршебез Илгиз абый да үз теләге белән Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Ләкин ул бу вакытларны искә алырга яратмый. Сораша башласаң, күзләре яшьләнеп чыга...

[caption id="attachment_33346" align="alignright" width="500"] Илгиз абый Гарифуллин[/caption]

Гарифуллин Илгиз абый 1982 елның 30нчы сентябрендә үз теләге белән солдатка китә. Аны башта – Казанга, аннан – Пензага, Ташкентка, соңыннан Термезга җибәрәләр. Үзбәкстанның Термез шәһәрендә хезмәт иткәндә, аларны Әфганстанга кертәләр. Бу вакытта анда инде сугыш бара торган була. «Сугышка керәсен белгәч, нинди хисләр кичердегез?» дигән сорауга, Илгиз абый: «Курыктык, әмма артка чигенергә ярамый иде», – дип җавап бирде. Алар Термездан Әфганстанга снарядлар, азык-төлек, көнкүреш товарлары ташыйлар. Берничә тапкыр һөҗүмгә дә эләгәләр. Иптәшләре арасыннан яраланучылар да күп була, кайберләре үлеп тә кала. Ә бит аларга нибары унсигез яшь! Алда күпме гомер... Яшисе дә яшисе иде... Ә алар сугышта...

Сугыш. Безгә бу сүзне аңлавы да авыр. Шуңамы мин: «Яшәү шартлары нинди, ашатулары ничек, авырганда ничек дәвалана идегез?» – дип, үзебез өчен гадәти булган сорауларны тезәм. Ә Илгиз абый моңсу гына елмая да: «Нишлисең, авырсаң тереләсең инде шунда, аңа игътибар итүче дә булмады», – дип җавап бирә. Дөрестән дә, аларга яшәргә бик авыр булган. Кайчак палаткада, кайчак машинада, хәтта урамда кунарга да туры килгән аларга. Ач та йөргәннәр, эссе кояш астында сусызлыктан да тилмергәннәр, салкын төннәрдә өшегәннәр дә. Анысына түзәр идең әле, тик өстән пулялар гына яумасын да, снарядлар гына ярылмасын, йөртеп барган җирдән машинаң минага эләгеп шартламасын гына...

Җитезлеге аркасындамы, әллә бәхет елмайгангамы, Илгиз абый 1985 елның 2нче февралендә туган иленә сау-сәламәт килеш әйләнеп кайта.

Илгиз абыйдан кала әфган сугышында безнең авылдан тагын дистәдән артык егет катнаша. 1962 елда туган Тимергалиев Наил абый – безнең Борындыктан бу сугышка иң беренче кергән кеше. Шул сугышның истәлеге булып, аны хәзер дә «дошман» дигән кушамат озатып йөри (әфган сугышчыларын «дошманнар» дип атаганнар).

1964 елгы авылдашларыбыздан бу сугышка 5 егетне җибәрәләр. Илгиз абый сүзләре буенча, Мөхәммәтҗанов Рамил абый белән Сафиуллин Рафил абый – бер батальонда, ә ул үзе Кәлимуллин Раил абый белән икенче батальонда булган.

Мөхәммәтҗанов Рамил абыйга шушы сугыштан исән чыгу насыйп булмый. Бер хәрби частька йөк илткәндә, аңа һөҗүм итәләр, машинага ут каба. Машинаны коткарырга азапланганда, каты яралана һәм янып үлә. Рамил абый, үлгәннән соң, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Бүген аның исеме мәңгеләштерелгән: ул яшәгән урам Мөхәммәтҗанов Рамил исемен йөртә.

Гаиләдән әфган сугышында бер бала катнашса, икенчесен армиягә алмаска тиеш булганнар. Ләкин бу канун чынлыкта үтәлмәгән. Безнең авылдан Җиһангиров Шәйхулла абыйның ике улын – Марат һәм Илшатны – Әфганстанга бер-бер артлы җибәрәләр. Бәхеткә, икесе дә бу сугыштан исән-имин әйләнеп кайта.

Алардан соң Әхмәтҗанов Рамил, Хәйруллин Госман, Мингалиев Рафил һәм Миңнуллин Марат шушы сугыш мәхшәрләрен үз башларыннан үткәрәләр.

10 елдан соң безнең гаскәрләрне бу илдән чыгаралар. «Дөньяда нинди халыклар булса, барысы да катнашты бу сугышта. Иң аянычы шул: сугышлар хәзер дә бара, һаман да бер гаепсез кешеләр кырыла», – ди Илгиз абый.

Бу сугыш беткәнгә дистәләгән еллар үтсә дә, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән авылдашларыбыз ул хатирәләрне яңартырга яратмыйлар.

Аллага шөкер, без бәхетле: тыныч һәм мул тормышта яшибез. 30 ел элек булган фаҗига кабатланмасын, анда үлеп калганнарның исемнәре онытылмасын иде...

[caption id="attachment_33347" align="aligncenter" width="1040"] Наил абый Тимергалиев белән[/caption]

Ләйсән Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев