«ТАТФАК»ТА ЮБИЛЕЙ ФАТИРНИГЫ: «ОСТАЗЛАРЫБЫЗ АЛДЫНДА БАШ ИЯБЕЗ!»
28 ноябрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институында бик күркәм чара булып узды. Әлеге уку йортын тәмамлаган танылган шәхесләр белән «фатирник» оештырылды.
Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга быел 80 ел! Шул уңайдан, 2024 елда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институында бик күп файдалы, кызыклы, истәлекле чаралар гамәлгә ашырылды.
Фатирникта әлеге уку йортын тәмамлаган танылган җырчылар һәм актерлар катнашты. Алар – Рамил Төхвәтуллин, Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Ильяс Гафаров, Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар, Ләйсән Ветрова. Һәрбер кунак үзенең күңелле студент елларын искә төшерде, кызыклы вакыйгалар белән бүлеште.
«Мин мәктәпне бетергән вакытта апаең кайда укый, син шунда барырга тиеш кебек иде. Башка вариант бөтенләй каралмады да. Чөнки ике ел алдан минем ике туган апам – Гөлүсә шушы уку йортына кереп, укый башлаганнан соң, минем күңелемдә «мин дә шунда барам!» дигән теләк уянды. Мәктәптә укыганда минем башыма башка вариант килмәде дә. Апа укыганга, бирегә килдем!» – дип сөйләде Айгөл Җиһангирова. Нәкъ менә биредә ул үзенең мәхәббәтен, булачак тормыш иптәшен очрата да инде. Җиһангировларны нәкъ менә татфак кавыштыра дисәк, һич тә ялгыш булмас.
Фатирник театр актерларының спектакль өзекләре белән бергә үрелеп барды. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары – Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Кәлимуллиннар гаиләсе кунакларга спектактакльдән өзекләр тәкъдим итте. Җырчылар исә матур композицияләре белән сөендерде.
«Туган тел ул – әти-әни теле. Безгә белем биргән мөгаллимнәребез, остазларыбыз алдында баш иябез. Кайда белем алдың, дисәләр: «Мин татар теле бүлегендә белем алдым», – дип җавап бирәм. Рәхмәт сезгә! Татар телен яратуым һәм татарча сөйләшә белүем белән бәхетлемен!» – диде Динә Латыйпова.
Кунаклар арасында шулай ук «Yummy Music» инди-лейблының директоры, продюссер Ильяс Гафаров та бар иде. Ул Дәрдемәнднең «Кораб» шигыренә язылган җырга клипны тәкъдим итте. Тамашачылар аны бик җылы кабул итте.
Мондый матур, җылы чара оештырган остазларга, студентларга зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев