ЭЙ, ЭЙДЖИЗМ!
Күптән түгел яңа эшкә урнаштым. Миңа 18 һәм хезмәттәшләр арасында мин – иң яше (офис эшчеләренең уртача яше – 30-40). Яшемне әйткәнчегә кадәр, барысы да миңа нейтраль карашта иде, тик алар арасында мин иң кечкенәсе икәнлекне белгәч, мөнәсәбәт үзгәрде. Күпләр миңа «бала» дип кенә карый башлады. Бер атна буе эчке конфликт кичердем: «Нигә минем яшемне мәсхәрлилләр? Миңа 18 булу – мин җавапсыз икәнлекне аңлатмый бит. Гомумән, яшем – паспорттагы сан гына бит». Күпмедер изаланулардан соң бу халәтне кабул итә башладым.
Тик әлеге очрак мине эйджизм темасына кызыксыну уятты. Әйдә, бергәләп яшь белән бәйле булган дискриминация турында сөйләшик.
Эйджизм: нәрсә ул?
«Эйджизм» – кешене яшь буенча дискриминацияләү. Бу төшенчәне лексиконга 1969 елда Америка психиатры һәм язучы Роберт Батлер керткән. Эйджизмны, кагыйдә буларак, картаю белән бәйлиләр, тик 21 гасырда бу термин яшьләргә дә кагыла.
Эйджизм билгеле бер яшьтәге кешеләр турында стереотиплар булдыру белән бәйле. Дискриминациянең әлеге төре белән төрле яшьтәге кешеләр очраша. Балаларга үз фикерләрен әйтергә ирек бирмиләр, яшүсмерләрне җавапсыз дип саныйлар, утыз яшькә җиткәннәрдән билгеле бер казанышлар җыелмасы таләп ителә (гаилә, балалар, фатир, яхшы эш һәм хезмәт хакы), өлкәннәргә: «Сез инде яшисегезне яшәдегез!» дип искәртеп торалар. Эйджизм, гомумән, җәмгыятькә, аның үсешенә зыян сала һәм, минемчә, һәрберебезгә кагыла.
Эйджизм – гади тормышта
1. Олы яшьтәге кешеләргә һәм яшь белгечләргә эшкә урнашу кыен. Социологлар сораштыруына таянсак, 37% яшьләрләрне «сез әле артык яшь» сәбәпле эшкә алудан баш тартканнар, ә олыларның 60% ын — «артык карт» булу сәбәпле. Башка мәгълүматлар буенча, сораштырылучыларның 98% ы яшь дискриминациясенә юлыккан. 45 яшьтән өлкәнрәкләр эшкә чакыру буенча әңгәмәгә уртача 1,8 чакыру ала. Эш эзләүнең дәвамлылыгы да 45тән соң арта һәм 40% очракта ярты елга сузыла.
Күп кенә җитәкчеләр үз командасында яшь һәм амбициоз, заманча технологияләр белән таныш, тиз өйрәнүчәннәрне, коллективта җиңел эшли, табибларга йөрми һәм 5-7 елдан пенсиягә китми торган кешеләрне генә күрергә тели. Нәтиҗәдә, бу категориягә эләкмәгән кешеләр читтә калырга мөмкин, шуңа күрә алар квалификациясез һәм түбән түләнә торган яки кара хезмәт хакына килешергә мәҗбүр. (менә монысы мине бик борчый, елыйсылар килә…)
Кызыклы факт: 2019 елда Россиядә пенсионерларның 40%ы гына рәсми рәвештә эшкә урнашкан.
Болар барысы да коточкыч гадел түгел: эш бирүчеләрнең сүзләренә караганда, яшь кандидатлар үзләренең олы хезмәттәшләре белән чагыштырганда күпкә тәҗрибәлерәк һәм нәтиҗәлерәк. Тик шул ук вакытта, шул «эш бирүчеләр» яшьләрне «сәләтле» дип санаса да, алар хезмәттәшләре өчен әле – «кечкенә тәҗрибәсез кыз/малай».
Бу ситуация ике яклы: олыларны: «Сез инде карт», дип эшкә алмыйлар, ә яшьләргә ишек ачык булса да: «Син әле яшь һәм күп әйберне аңламыйсың», дип искәртеп торалар яисә: «Син яшь әле, безгә туры килмисең», дип эшкә алудан баш тарталар.
Тарихка күз салсак
Әле ике гасыр элек кенә Россиядә уналты яшьтә кияүгә чыгу – «норма» дип саналган, 1830 елга кадәр кәләшләргә унөч-унбиш яшь кенә булырга мөмкин иде. XIX гасырда егерме яшьлек кәләшне «картайган» дип атый алалар, ә егерме биштәгеләргә аерым губернияләрдә «перестарок» дип мөрәҗәгать итәләр.
Бүген исә «картаю» фразасы күбрәк өлкәннәргә кагыла. Әйтик, россиялеләрнең 30% ы картлык 50 һәм 59 яшь арасында башлана, дип саный, өстәвенә, халыкның уртача яше, Росстат мәгълүматлары буенча – 39,7 яшь (хатын-кызлар өчен 42 яшь һәм ир-атлар өчен 36,9 яшь). Безнең илдә уртача гомер озынлыгын – 72 яшь.
Эйджизм 21 гасырда
Бүгенге көндә кешене яшь буенча дискриминацияләү алай ук актуаль түгел кебек тоелырга мөмкин. Подиумнарда 50-56 яшьлек хатын-кызлар чыгыш ясый, журнал тышлыкларында да еш кына төрле яшьтә булган хатын-кызларны күрергә мөмкин. Мәсәлән, Никола Гриффин бикинида Sports Illustrated тышлыгында балкый, ә 1955 елда туган Ясмина Росси Marks&Spencer компаниясенең «йөзенә» әйләнә һәм YSL, Hermès һәм Jil Sander брендлары белән эшчәнлек алып бара. Бу, әлбәттә, бик зур сөенеч, тик ул гади тормышта булган проблеманы чишәме соң?
Эйджизм яшьләр арасында
Күпләр үзен 18 яшьтә идеяләр һәм амбицияләр тулы шәхес итеп күрә, яшьтәшләре белән кояш сыман балкып тора, эчтән энергия ташый. Ә менә өлкәннәр бу яшьтәге сине башкача кабул итә: алар сине тормышта берни дә аңламый торган яшь кыз/малай ролендә күрә. Эш, мөнәсәбәтләр яки иҗтимагый эшчәнлек турындамы бу – мөһим түгел, әлеге күренеш барлык өлкәләрдә дә чагылыш таба.
Шәхси тәҗрибәмдә аңалаган нәрсә: “дәрәҗәле” оешмаларда яшь хезмәткәрләрне еш кына (әлбәттә, бу бөтен җирдә түгел) яратмыйлар, чөнки алар үзләрен күрсәтергә өлгермәгән, өлкән хезмәттәшләренең укытуга һәм аңлатуларына мохтаҗ. Вузны тәмамлаган студентлар «яшь конвейер»ына эләгә: эш алу өчен тәҗрибә кирәк, ә аны ничек алырга соң, син бу вазыйфага әле беренче тапкыр гына дәгъва итәсең бит. Мондый очракта яшьләргә я «нинди бар, шундый» эшкә ризалашырга, я карьера баскычының беренче баскычына басып, әкрен-экрен генә, хезмәтнең кыргый девальвациясе белән очрашып теләгән юнәлештә камилләшергә туры килә.
Эйджизмның ачык мисалы – еллар буе экологияне өйрәнгән Грета Тунберг. Унсигез яшьлек кызның беренче репликасыннан соң БМО саммитында шаркылдап көлү башлана, гәрчә ул шаяртырга омтылмаса да. Гретаның яше турында, аның сүзләренә караганда, күпкә күбрәк кешеләр фикер алышкан, һәм аны күпләр «олыларны хөрмәт итмәгән швед укучысы» дип атаган.
Әгәр син яшь, үз фикере һәм холкы булган кеше икәнсең, сиңа үз фикереңне генә түгел, ә аны яңгырату хокукы өчен дә көрәшергә туры килә. Россиядә яшьләр чыккан митинглар дулкыны үтеп киткәч, массакүләм мәгълүмат чаралары бертавыштан – «урамга я акча түләнгән, я нинидер сәясәтче белән алданган балалар чыккан», дип нәтиҗә ясады. Танылган «Окей, бумер» фразасы исә өлкәннәргә карата нәфрәт түгел, ә яшьләрнең симметрик реакциясе, минемчә.
Неля Кадырова, 20 яшь, психолог:
Яшь буенча дискриминация – бик еш күренеш. мин аны бөтен җирдә күзәтәм. Кайбер олы клиентларым: «Сез миңа ничек ярдәм итә аласыз, сез бит әле тормыш күрмәгән» – дип әйтә. Яшьләрнең һөнәри сыйфатлары, фикерләре һәм карашлары, мавыгулары һәм һәвәслекләре тәнкыйтькә дучар ителә: «Нәрсә белсен әле алар!». Һәм бу бәяләүнең нәтиҗәсе дә бар – ул буыннарны бик нык аера, элемтә өчен киртә булып тора, еш кына яшь кешеләр һәм белгечләр үсешен кыенлаштыра. Яшь белгечкә, чыннан да, башкаларны үз компетентлыгына ышандыру авыр – кешеләр тәҗрибәлерәк, өлкәнрәк белгечләрне сайларга тырыша. Бу җәмгыять cистемасының зур проблемасы, әмма һәр кешегә белгечнең компетенцияләре, потенциалы, кызыксынуы һәм ачыклыгы дәрәҗәсенә игътибар итәргә киңәш итәр идем. Кеше – характеристикалар җыелмасы гына түгел ул – күпкә зуррак!
Эйджизм темасы белән без әле саубуллашмыйбыз, алга таба олылар дискриминациясе турында сөйләшербез. Stay turned!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев