Логотип Идель
Бу – тема!

ЭНЕРГЕТИК КУЛЛАНЫП, ОРГАНИЗМНЫ АЛДАМЫЙБЫЗМЫ?

Энергетик эчемлекләр бүгенге көндә шактый киң таралган продукт санала. Аны өлкәннәр дә, шул исәптән, яшь буын да еш һәм яратып куллана. Тәме һәм энергия бирү үзлеге яшүсмерләрне аеруча җәлеп итә. Әмма энергетикларны еш куллану – үз организмыбызны алдау чарасы гына түгелме? Ул безне нәрсәсе белән шулай кызыктыра икән? Аның нинди дә булса файдасы бармы? Барысын да сөйләргә әзермен!

Энергетикларның тарихы

Кофеин дозасы белән баетылган баллы газлы эчемлек рәвешендәге энергетиклар 1962 елда Япониядә барлыкка килә. Башта алар амфетаминны (наркотик психостимулятор) алыштыру өчен кулланылган. 1980 еллар башында мондый эчемлекләр АКШ һәм Европада киң тарала. Дитрих Матешиц 1984 елда энергетик җитештерү буенча «Red Bull» дип аталган беренче популяр предприятиегә нигез сала. Продукт шулкадәр уңышлы булып чыга ки, тиздән сатуда мондый үзлекләре булган дистәләгән эчемлек пәйда була башлый.

Организмга йогынтысы

Энергетикларның иң беренче тәэсире кәеф күтәрелүдән гыйбарәт. Бу берничә сәгатькә кадәр саклана, әмма вакыт белән кәефнең кисәк начарлануын тоярга  мөмкин. Моңа йокысызлык, баш авыртуы, игътибарны югалту һ.б. өстәлә. Энергетик эчемлекләр газлы булу сәбәпле, алар кариес китереп чыгарырга, кандагы шикәр күләмен арттырырга, организмның иммун системасының саклану көчен киметергә мөмкин.

18сез ярамый?

Игътибар иткәнең бардыр: һәр энергетикның кабында «18 яшь тулмаган затларга куллану киңәш ителми» дигән сүзләр бар. Чыннан да, глюкоза һәм кофеин кушылмасы булган энергетик эчемлек яшь организм өчен зарарлы. Нәкъ менә шуның өчен, 18 яше тулмаган затларга энергетиклар «ярдәменнән» тулысынча баш тарту киңәш ителә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 250 мл. энергетик эчемлекне куллану кешенең тромбоцитларын агрегацияләүне арттыра, ә бу тромблар артуына китерергә мөмкин.

Энергетик эчемлекләрнең составы:

Кофеин. Нәкъ менә кофеин тәэсирендә кешегә үзенең көче арткан кебек тоела. Бүгенге көн энергетикларында кофеин аеруча күп (бер шешәдә 80-150 миллиграмм тирәсе).

Шикәр. Ул энергетикларда бик зур күләмдә була. Эчемлекнең калорияле булуы да анда шикәр күп булуы белән аңлатыла.

Таурин стресска каршы тору үзлегенә ия.

В төркеме витаминнары организмның кеше кулланган ризыкны тизрәк эшкәртүе өчен өстәлә.

Икенчел аминокислоталар. Биредә сүз ике матдә турында бара – таурин һәм Л-карнитин. Икесен дә организм үзе җитештереп чыгара. Алар тәнгә кайбер биологик процесслар вакытында кирәк.

Үләннәр экстракты. Энергетик эчемлеккә, гуарана, женьшень өстиләр. Алар баш миенең эшләү сәләтен яхшыртырга ярдәм итә.

Флюра Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

Энергетиклар эчүнең бернинди дә файдасы юк. Составында таурин һәм кофеин булу һәм аларның кушылмасы кеше организмына начар йогынты ясавы сәбәпле, беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары системасына зыян салына. Тәме буенча баллы һәм газлы әлеге эчемлекләр, лимонадтан аермалы буларак, энергия, концентрация, эшчәнлек, үзләштерүчәнлек арту эффектын  булдыралар. Әмма бу эффект берничә сәгать кенә дәвам итүен онытырга кирәкми. Яшүсмерләрдә исә энергетикларга бәйлелек тә башлану куркынычы бар. Әлеге бәйлелек тора-бара наркотик сыман тәэсир итә башларга да мөмкин. Бу инде энергетикларны куллануны туктатырга дигән җитди «сигнал». Яшь чакта һәрнәрсәне эшләп карыйсы килә, әмма бу киләчәктә начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Аноним, 17 яшь:

– Энергетикларны еш эчәм. Бу миңа энергия өстәп җибәрә. Озын һәм авыр уку көненнән соң энергетиклардан кала миңа башка бернинди эчемлек тә мондый эффект бирми. Хәтта каһвә дә. Организм өчен начар тәэсирен сизгәнем юк, бары тик кәефне генә күтәреп җибәрә. Шуңа күрә куллануымны дәвам итәм.

Энергетик эчемлекләр, чыннан да, кирәкле ситуациядә ярдәм итәргә мөмкиннәр. Әмма аларны даими рәвештә эчәргә ярамый. Болай эшләү сәламәтлек белән шаяруга тиң. Ә яшүсмер чакта аларны бөтенләй кулланмау организм өчен тиңсез бүләк булачак.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев