ЕЛАН ЕЛЫНДА НӘРСӘЛӘР АШЫЙБЫЗ?
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Бәйрәм табыны турында уйлана башлагансыздыр инде. Әлеге язмада нәкъ менә шуның турында сөйләшербез. Киттек!
Яңа ел өстәлен без нәрсәсез күз алдына китерә алмыйбыз? Әлбәттә, оливье, пилмән һәм мандариннарсыз. Мин исә бу ризыкларны бүтәннәре белән алыштырырга тәкъдим итәм.
2025 – елан елы. Әлеге сөйрәлүчеләр яшел төстән илһам алалар икән. Шуның өчен табында яшелчәләр булуы зарур. Шпинат, петрушка, базилик һәм руккола белән ризыклар әзерләүгә өстенлек бирегез.
Итле азык-төлек – өстәл күрке. Шулай ук балык ризыклары турында да онытмагыз. Аны һәр кешегә аерым итеп тә, тоташ итеп тә әзерләп була. Икралы кабымлыкларга да игътибар бирегез. Гарнир итеп дөге яисә барыбызга да якын булган бәрәңгене сайлый аласыз.
Җиләк-җимешсез бәйрәм өстәлен күз алдына китерүе кыен. Быел исә яшел төстәгеләрен сайлагыз. Әйтик, йөзем, фейхоа, груша, алма һәм киви.
Десертларга килгәндә, артык мәшәкатьләнергә кирәкми. Хәзер бер тәмле ризыкның рецепты белән дә бүлешеп узабыз.
Кирәк булачак: 5 данә яшел алмалар (әчкелтем булсалар, әйбәтрәк), 150 грамм әстерхан чикләвеге, бал, 1 лимон согы, дарчин (корица), мөшкәт чикләвеге, төелгән имбирь. Алманың төшләрен алыгыз һәм өстенә лимон согы сыгыгыз. Аерым савытта бал, дарчин, әстерхан чикләвеген бутагыз. Алмаларны килеп чыккан массага салыгыз һәм 20 минутка духовкага тыгыгыз. Әзер! Тәмле кышкы десерт сезнең өстәлегездә.
Иң мөһиме, Яңа ел табыны артында якыннарыгыз булсын. Сау-сәламәт булыйк.
Сурәт:«freepik.ru»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 января 2025 - 11:12
ИЛЬЯ АВЕРБУХ КАТНАШЫНДА WINTER FEST ФЕСТИВАЛЕ «КАРА КҮЛ» ПАРКЫНДА УЗАЧАК
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
Нет комментариев