Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛ БЕТСӘ ДӘ, УКУ ЕЛЫ ӘЛЕ БЕТМӘГӘН!

Ел ахырында нәтиҗәләр ясау, планнар кору – гадәти эш. Тик мәктәп укучылары, студентлар өчен уку елының әле яртысы гына бетте, дисәк тә, һәркем Яңа елга яңа-өмет хыяллар белән керә. Шул исәптән, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов өчен дә 2018 ел гадәти булмаган. Моннан нәкъ бер ел элек ул кабаттан министрлык кәнәфиенә утырды. Хәтерләсәң, моңа кадәр ул Дәүләт Советында, ана кадәр Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры булып хезмәт куйган иде. Шуңа да бу аның узып баручы елга гына түгел, ә үзенең берьеллык эшчәнлегенә йомгак ясавы да әле. Шул уңайдан министр журналистлар белән очрашты.

– Үзгәрешләр артыннан җитешер өчен булган тәҗрибә генә җитми. Журналистларның “Мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар бар?” дигән соравы еш яңгырый. Бер ел эшләгәннән соң, шуны аңларга мөмкин: белем бирү процессындагы процесслар инертлы, күп нәрсәне үзгәртер өчен бер түгел, ә берничә ел таләп ителүе бар. Мәгариф системасында укытучы һәм укучыдан кала, өченче актив як – ата-аналар – бар һәм ул баланс таләп итә. Бездә беркем дә белем бирү системасына битараф түгел. Шуңа да без борчыган мәсьәләләрне иҗтимагый “суд”ка – онлайн узучы ата-аналар җыелышына чыгарып, анда хәл итәбез, – ди министр.

Укытучы позициясе турында


– Бүген укытучы катлаулы позициядә калды, чөнки балалар супермәгълүматлы. Шундый ялгыш фикер яшәп килә: әгәр укучының кулында iPhone яки iPad икән, “Мин кнопкага басам да, бөтен нәрсәне беләм” дип уйлый алар. Ә бу мәгълүматны 5 минуттан онытуы беркемне дә кызыксындырмый. Ә педагог – системалы, нигезле белем бирә, үз предметын белә торган кеше.

БДИ турында


– Быел укучыларның БДИ нәтиҗәләрен бөтен кешегә ачып салмадык. Бу муниципаль районнар арасында ярыш булмасын өчен шулай эшләнде. Ләкин эчке мониторингны алып барабыз. Артта калган мәктәпләргә көчле мәктәпләрдән десант җибәрәбез. Көчле составның укучылар белән шөгыльләнүе аркасында артта калган мәктәпләрдә БДИ нәтиҗәләре 10 баллга артканын күрәбез.

WorldSkills чемпионатыны әзерлек турында


– Әлегә без чемпионатка әзерлек буенча финиш сызыгында, шулай да тулысынча әзер, дип әйтеп булмый. Универсиаданы без тел-теш тидермичә уздырдык. Шул вакытта чараларны ничек үткәрергә кирәклеген аңладык. Безгә WorldSkills буенча дөнья чемпионаты вакытында 14 илдән киләчәкләр. Чемпионат уздыру үзмаксат түгел,  төп максатыбыз – эшче профессияләргә яшьләрне җәлеп итү. Тулаем төбәк продукты да эшче урыннарда ясала бит. Шуңа да без эшче профессияләр престижын арттырырга тиешбез.

Искә төшерсәк, 1990нчы елларда эшчеләрнең уртача яше 55 яшь булса, хәзер бу сан 40 яшькә җитә. Әтнә, Буа авыл хуҗалыгы техникумында белгечләрне әзерләү вуз дәрәҗәсендә оештырылган. Шул ук вакытта материаль-техник базалары аксаган, ремонт таләп иткән уку йортлары да җитәрлек. Кызганыч, районнардан яшьләрнең китү күзәтелә. Мин, элеккеге район башлыгы буларак, район хуҗаларының борчылуын аңлыйм. Шуңа да йә без авылларда калыр өчнен шартлар булдырабыз, йә яшьләр китүен дәвам итәчәк.

Татар телен өйрәтү


– Татарстан мәктәпләрендә туган телләр өйрәтелә. Аларның саны 7: рус, татар, удмурт, чуаш, мордва, мари, иврит телләре. Бу телләрнең саны теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Әгәр параллельдә 15 кеше башка телне өйрәнергә теләк белдерсә, без укытучылар белән тәэмин итәргә әзербез. Туган тел дәресе атнага ике тапкыр укытыла.

Без татар телен өйрәтү методикасын караганнан соң, укыту программасын бераз гына үзгәрттек. 10 ел грамматиканы да, сөйләм телен дә өйрәнеп нәтиҗәдә грамматиканы да, сөйләм телен дә белмичә чыгаргамы, әллә психологик барьерны узып, сөйләшергә өйрәтергә кирәкме дип фикерләштек. Икенчесенә тукталды. Дәреслекләр дә үзгәрде. Ике чирек укыганнан соң, балалар сөйләшә башлады. Бүген татар телендә руслар да, татарлар да түгел, ә отличниклар сөйләшә башлады. Бәлки, бу парадокстыр. Тик отличник бар нәрсәгә дә җитди карый, ә монда аны сөйләшер өчен методика белән тәэмин иттеләр. Тик без телнең аралашу инструменты булуын телибез. Өстәмә тел белү – көндәшлелеккә сәләтле булган үзенчәлек. Миңа татар теле теләсә нинди төрки халыклар берләшмәсендә аралашырга булышты. Бүген республика халкының 50 проценты татарлар, ә мәктәпләрдә татар телен өйрәнүчеләр саны 70 процентка җитә. Әгәр рус әти-әниләре баласының көндәшлеккә сәләтле булуын тели икән, рус телле балалар татар телен өйрәнә һәм кайвакыт татарлардан да аны яхшырак белә.

Тәрбиячеләрне, укытучыларны әзерләү


– Эшкә алыр өчен кешенең белеме дә, тәрбиясе дә булырга тиеш. Укытучыларны тәрбияләр өчен безнең Казанда, Арчада, Минзәләдә педучилищелар бар. Мине тагын бер борчыган әйбер: кайчан һәм ни өчен без укытучыларны әзерләү практикасын бетердек. Укытучы буласы кешене балалар янына җибәреп, сынап карарга кирәк. Мин 10нчы сыйныфны тәмамлаганда, медицина университетына укырга керергә дигән фикер килде. Әнкәй: “Барасың килсә, барырсың, тик башта "анатомичка"га кереп чык әле”, – диде. Анда кереп 20 минут узгач, фикерем үзгәрде. Әнкәй үзе медицина өлкәсендә эшләгәч, “сәламәт кеше белән эшләве авыр, авыру белән тагын да катлаулырак”, дия иде. Шуңа да укытучыларны тәрбияләргә өйрәтергә генә түгел, алар балаларны күрергә, алар белән эшләп карарга өйрәнергә тиеш. Балалар белән эшләү сәләте бармы-юкмы икәнлеген белергә кирәк. Иң беренче чиратта, теләк булса, белемен биреп була. Теләге булмаса, ул барыбер кайчан да булса, бу өлкәдән китәчәк. Теләге булган укытучыларны эзләргә, чүпләргә кирәк. Теләк белән белемне иртәрәк күрсәк, ярдәмебез бушка китмәс иде.

Инклюзив белем бирү турында


– Без коррекцион мәктәпләр белән эшләргә ияләшкән идек. Татарстанда аларның саны 50дән артык. Ләкин, кызганыч, мондый балаларның саны әллә арта, әллә без аларны күбрәк ачыклыйбыз. Хәзерге вакытта республикада 200дән артык мәктәптә инклюзив формада белем бирелә. Мисал өчен, мәктәптә 5 аутист бала бар икән, аларның һәрберсе белән аерым укытучы шөгыльләнә. Өлешчә тайпылышлары булган балаларны контрольдә тотмасаң, авырулары көчәергә мөмкин. Беренче чиратта, аларга карата җәмгыятьнең фикерен үзгәртергә кирәк. Бүген укучылар, ата-аналар гына түгел, хәтта кайбер укытучылар арасында да шикәр диабетын йогышлы, дип санаучылар бар. Ходай Тәгалә алардан ниндидер мөмкинлекне алса, аларга ниндидер өстәмә сәләт бирә. Танылган шәхесләрне карасак та, алар да төрле авырулардан инетккән. Ләкин бу аларның үсешенә комачауламаган. Мәсәлән, танылган футболчы Пеле диабет белән авырган. Аутистлар арасында да бөек дәрәҗәгә ирешкән кешеләр бар. Бездә андый балалар бар, без алар белән шөгыльләнергә тиеш.

Рус теле һәм математика укытучыларының БДИ тапшыруы турында


– Безнең укытучыларның нәтиҗәләре Россиянең уртача күрсәткечләреннән югарырак. Укытучыларның БДИ тапшырганын укучыларның беренче тапкыр БДИ бирүе белән чагыштырып була. Ул чакта чыгарылыш сыйныфлар ничек эшләргә икәнен аңламыйлар иде. Хәзер инде алар үзләрен нәрсә көтә икәнен белә. Миндә математика укытучысы үз фәнен белми дигән фикер яшәми. Ничә еллар бер төрле методика белән укыткан мөгаллим өчен мондый сынау узу – психологик яктан зур йөкләмә. Әлбәттә, соңгы вакытта укытучыларга үз өстендә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Монысы – берсүзсез. Белем бирү системасында яңалыклар артыннан җитешмәүчеләр өлгермәүчеләр статусында булачак. Белем бирүдә “өлкән укытучы”, “әйдәп баручы укытучы” исемнәре пәйда була. Бу педагогларга остазлык форматында да күп йөкләмәләр бирәчәк.

Өчтелле мәктәпләр булдыру турында


Әлеге мәктәп Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән булдырыла. Бу белем бирү учреждениесендә өч телдә белем бирү оештырылачак. Аның концепциясен эшләү өчен махсус эшче төркем булдырылган. Әлеге мәктәп башкаларыннан нык аерылып торачак: анда яңа идеология буенча эшләячәкләр. Аның концепциясендә балалар бакчасы, башлангыч мәктәп өчен тагын яңа элементлар булачак. Әлегә аларның нинди икәнлеген сер итеп саклыйлар.

Мәктәпләрдәге шахмат дәресләре турында


Татарстан милли проект буенча грант яулаган. Шуның сәбәпле, республика мәктәпләрендә тормыш нигезләрен өйрәнү кабинетларында ремонт булачак. Шуңа өстәп, мәктәпләрдәге рекреация зоналарында укучылар шахмат серләренә төшенәчәк. “Шахматлар белемнәрне системага салырга, экстремаль ситуациядә баш миен яхшырак эшләтергә булыша. Шулай эшләмәсәң, тормышта да мат алуың бар”, – дип саный министр.


Мәктәпләрдәге куркынычсызлык турында


– Пермьдәге вакыйгаларны гына искә алыйк: анда видеокүзәтү, саклык бар, периметр ябык иде, полиция, хәбәр килеп ирешкәч, 4 минуттан соң килеп җиткән, балалар, укудагы кебек, эвакуацияләнгән. Ләкин әлеге ситуация барыбер булган. Әгәр укучы уку бинасында нәрсә булса да алып керергә тели икән, ул аны алып керә ала. Тик хикмәт башка нәрсәдә: беренче чиратта, җәмгыятьтә мондый ситуацияләргә дөрес караш булырга тиеш. Әгәр кеше “Бомба алып киләм” дисә, мондый сүзләргә игътибар бирмичә калдырырга ярамый. Шаярта икән, моңа җавап тотсын.

Реаль шартларны искә алсак, зур мәктәпләрдә саклык чаралары эшли. Татарстандагы һәрбер муниципалитетта тревога кнопкалары булачак. Минемчә, мәктәп периметры ябык булырга, анда чит-ят кеше керә алмаска тиеш. Тик шул ук вакытта укытучылар мондый ситуацияләрдә үзең һәм якыннарыңны ничек сакларга, ни эшләргә кирәклеген өйрәтергә тиешләр. Бу юнәлештә без әлегә артта калып барабыз. Шуңа бу юнәлештә эшләргә кирәк.

Укытучылар турында


– Белем бирү системасында нәрсә дә булса үзгәрсә, без укытучылар, әти-әниләр өчен борчылабыз. Ел ахырына аеруча мөгаллимнәргә ярдәм итәсебез килә.  Чөнки бөтен кеше аларга кинәттән генә ябырыла башлый. Әллә безнең берәребез укытучыны чыгырыннан чыгарыр өчен берәр нәрсә эшләмәдеме? Мондый әйберләр еш була иде. Аларны эшләгән кешеләрне без шелтә белән искә алабыз. Ләкин ул вакытларны искә төшерәм дә, укытучылар ул кадәр сабырлыкны кайдан алганнар икән, дип шаккатам. Без сыйныфта 38 бала укыдык, беребез белән дә эшләү җиңел түгел. Бу сабырлык бит еш кына инфаркт, инсульт һәм башка авыруларга китерә. Шуңа да һәрберегездән укытучыларга булышлык күрсәтергә сорыйм. Алар авторитетларын үзләре генә кире кайтара алмый. Без аларга ышанырга, алар моны тоярга тиеш, шул ук вакытта алар да үз-үзләренә таләпләрен арттырачак. Шуннан соң укытучы кабаттан безнең балачактагы дәрәҗәле фигурага әвереләчәк. Киләчәктә роботлар пәйда булса да, безне кемдер укырга, язарга, санарга өйрәтергә тиеш. Җәмгыятьтәге прогресс һәм тотрыклылык укытучыларга булышлык күрсәтүдән дә тора.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар: mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев